"Белем җәүһәрләре - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә

"Белем җәүһәрләре - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү дә тәмамланып килә. Әлеге бәйге быел икенчесен уздырыла. Беренче бәйгене җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә 2010 елда оештырган иде. Беренче бәйгедә кырыкка якын интернет-проект катнашты, аларның күпчелеге жюри тарафыннан октябрь аенда үткәрелгән махсус тантанада олылап билгеләп үтелгән иде. Күп кенә иганәчеләр дә бу бәйгегә бик зур теләк һәм шатлык белән булышты.

Быел әлеге оештыручылар рәтенә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы да кушылды. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән дә бу юнәлештә сөйләшүләр алып барыла. Димәк, быелгы җиңүчеләр инде берьюлы өч-дүрт министр кулы куелган дипломнар белән бүләкләнәчәкләр. Шулай ук, оештыручылар призларны да күпкә саллы һәм әһәмиятле итү өстендә күп көч куялар, иганәчеләр саны артуы моны дәлилли генә.

Әлегә бәйгегә 31 сайт кабул итеп алынды, бәйге таләпләренә туры килмәгән 2 гариза кире кагылды. Иң зур "көрәш" әлегә укытучылар арасында - "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә 14 интернет-проект катнаша. "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" һәм "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинацияләрендә дә катнашучылар саны шактый. Ә менә югары уку йортлары арасында көрәш гомумән юк - югары уку йортларыбыз руслаша бара. Бу - бик аяныч күренеш.

Бәйгегә гаризалар кабул итү сроклары озынайтылмаячак, оештыру комитеты бәйгенең төгәллеген тәэмин итүне приоритет итеп куя. Гаризалар кабул итү 15 нче сентябрь көнне 23:59:59 тулу белән төгәлләнәчәк.

Бәйгедә катнашырга соңга калмагыз, зур эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын!!!

Air Force 1 High

Фикерләр