Сайт ясаучыларга киңәшләр

Сайт ясау бик катлаулы һәм четерекле эш. Әлеге мәкаләбездә сезгә сайт ясау буенча кайбер киңәшләребезне тәкъдим итәбез. Игътибар! Әлеге мәкаләне укып Сез Интернет челтәренең татар өлешен ныгытуга алынуыгызны дәлиллисез!

Сайт ясауны берничә этапка бүлеп карыйк.

I этап. Әзерлек этабы.

Әлеге этапта нинди әзерлек эшләрен алып барырга кирәк соң?

1. Сезгә сайт ни өчен кирәк? Әлеге сайттан сез нәрсә көтәсез? Ул сезгә нинди файда китерер (рухи яктан, психологик яктан, идеология ягыннан, финанс ягыннан һ.б.)? Сез сайтыгызны ясап бетергәннән соң ук, 1 елдан, 3 елдан, 5 елдан, 10 елдан ниндирәк итеп күз алдына китерәсез? Бу сорауларга җавап бирү өчен кулыгызга кәгазь һәм каләм алыгыз, фикерләрегезне язып чыгыгыз. Язып чыкканнан соң каршыгызга куегыз да укып чыгыгыз. Сез әлеге җаваплардан канәгатьме? Сезгә сайт чынлап та кирәкме? Аллага тапшырып тотынасызмы? Алайса икенче пунктка күчеп мәкаләбезне укуны дәвам итә аласыз.

2. Сайтыгызның нинди булачагын күз алдына китерегез. Ул нинди пунктлардан торыр? Сайтта нинди бүлекләр булыр? Сайтка нинди исем бирәсез? Анда иң күп кабатланыла торган нинди сүзләр булыр? Кәгазь битенә әлеге сайт исемен, әлеге бүлекләрнең исемнәрен, иң еш очраячак сүзләрне язып чыгыгыз.

3. Эзләү системасы кулланып (Google, Яndex һ.б.) сайтыгызда иң еш кабатланаячак 1-2 сүз буенча интернетта кимендә 15-20 сайт белән танышып чыгыгыз. Аларның дизайнына, андагы бүлекләргә, аның техник ясалышына, мөмкинлекләренә игътибар итегез. Арасында иң ошаганнарын Сайланма (Избранное) буларак өстәп куя да аласыз. Билгеле бер дәрәҗәдә сез әлеге сайтларның көндәше булачаксыз. Сезгә әлеге сайтлар янында үз сайтыгызның уникальлеген билгеләргә, булачак өстенлекләрен ачыкларга кирәк. Әгәр бу өстенлекләр булмаса, сезнең сайт алар янында югалып калыр, көндәшлеккә сәләте булмас һәм кулланучылар сезнең сайтны урап узарлар. Бу темага интернетта әллә ни мәгълүмат юк икән - бик яхшы. Димәк, Интернет челтәре сезнең ресурска мохтаҗ! Сайтларны гизеп чыкканнан соң үзегезнең язылган мәгълүматны яңартыгыз һәм тулыландырыгыз.

4. Бер зур гына кәгазь битенә сайтның төп битенең булачак рәсемен яисә схемасын ясап карагыз. Схемада моннан алда язган структураны билгеләгез. Сайтның калган битләре нинди булачагын күзаллагыз.

5. Схеманы/рәсемне сызуны тәмамлаганнан соң аңа игътибар белән тагын бер кат күз ташлагыз. Бу - билгеле бер дәрәҗәдә ясалачак сайтка техник бирем (әлеге сез ясаган схема һәм кайбер өстәмә мәгълүмат буенча төрле компанияләр сезгә сайтны ясап бирә алалар). Ничек? Яхшымы схемадагы идея? Чынлап та андый сайтны ясарга кулыгыздан килерме? Үзегез ясый алырсызмы, әллә ярдәм итәрдәй танышларыгыз бармы? Бу этапта безгә - Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыятенә, яисә башка бер компаниягә мөрәҗәгать итә аласыз. Әлбәттә, бу хезмәт түләүле, төрле компания аны төрле сыйфатта, төрле срокларда, төрле бәягә ясап бирә ала. Әгәр сезнең бу өлкәдә махсус белемегез булмаса, алар ясаган дәрәҗәдә сайт булдыру өчен бик күп вакытыгыз китәргә мөмкин. Тиз арада сыйфатлы проектны ясауга бер генә оешма да алынмаячак. 2-3 көндә сайтыгыз әзер булыр, дигән "осталарга" шик белән карагыз. Бу реаль эш түгел.

6. Котлыйм! Сез сайтны ясауга үзегез алынырга булдыгыз. Бик хуп! Беренчедән, интернет челтәрендә тагын бер шәхес артты. Интернетны яуларга алынгансыз икән - димәк, сез көчле һәм акыллы шәхес! Икенчедән, сез үсеш этабына бастыгыз. Сайт ясаган вакытта алынган белемнәр Сезгә бары тик уңышлар гына алып киләчәк. Өченчедән, сайт өстендә эш алып барып, Сез үзегез өстендә дә эшлисез. Нидер барып чыкмаган вакытларыгыз да булыр. Андый вакытларда үзегезне кулга алып юлдан яңадан алга атлый алган кешене тәрбияләү - үзегезнең кулда гына булачак!

7. Сайт ясау өчен бу өлкәдә белемнәр кирәк. Иң беренче чиратта бу - HTML (Hypertext Markup Language), CSS (Cascading Style Sheets). Икенчедән - Adobe Photoshop яисә башка бер шундый график редактор белән эшләү осталыгы. Әлеге темаларга интернет челтәрендә электрон китаплар шактый күп, шуңа да һәркем үзенә уңайлысын табып укый ала. Бу белемнәр сайтны narod.ru, ucoz.ru кебек бушлай сайт ясау урыннарында ясаган очракта да файдалы булыр. Web-программист булу өчен PHP, ASP яисә башка шундый web-программалау телен һәм MySQL кебегрәк мәгълүмат базасы белән идарә итү системасын якыннан белергә кирәк булыр.

8. Сайтыгызны narod.ru, ucoz.ru кебек бушлай сайт ясау урыннарында ясарга исәпләсәгез, бу этапта, әлеге системага кереп, андагы дәреслекләрне укырга күчә аласыз.

9. Сайтны кулдан да язып утырып була, моның өчен инде әзер махсус платформалар (CMS - Content Management System) да бар. Бушлай платформалар арасында NUKE, XOOPS, Nucleus, Mambo, Plone, Joomla, Drupal, Rumba, Jimdo һ.б. "движоклар" бар. Әлеге платформаларның кайбер модульләре түләүле булырга мөмкин. Сайт ясауның бу юлын сайласагыз, әлеге этапта сайлап алган платформа буенча укуыгызны/танышуны дәвам итәргә кирәк.

10. Сайтта домен исемен сайларга кирәк. Ягъни кулланучылар сезнең сайтка нинди адрес буенча керерләр? Әлеге мәсьәлә дә бик мөһим. Сайт адресы мөмкин булган кадәр җиңел истә калырга һәм матур яңгырарга тиеш.

Әзерлек этабы шуның белән тәмам. Якын арада II этапны тулысынча язып чыгарбыз, кулланучыларыбыз белән сайт төзүнең кайбер төп моментларына тукталырбыз.

Мәкаләнең авторы: Раил Гатауллин, Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте директоры