Җәүһәрләребез!!!
"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә I урын алган web-проектлар белән сез бәйгенең махсус "Җәүһәрләр" битендә таныша аласыз, әлеге проектларның авторлары һәр ел бәйгенең мактаулы кунаклары буларак тантанага чакырылачаклар.

Катнашучыларыбыз!!!
"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә катнашырга теләк белдереп гариза биргән һәм гаризалары кабул ителгән web-осталар һәм аларның проектлары белән сез бәйгенең "Катнашучылар" битендә таныша аласыз.

"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла.
Бәйгенең "туган көне" булып 2010 елның 5 нче феврале (иң беренче бәйге ачылу көне) санала. Бәйгегә гаризалар кабул итү һәр елны гыйнвар-февраль айларында башланып китә һәм октябрь аенда аның җиңүчеләре игълан ителә.
«Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең максатлары, анда катнашу тәртибе, оештыручыларның һәм катнашучыларның хокуклары турында мәгълүмат бәйгенең нигезләмәсендә бирелгән. Форум кысаларында бәйге турында фикер алышырга мөмкин.
БӘЙГЕДӘ КАТНАШУ ӨЧЕН ИҢ ЭЛЕК ТЕРКӘЛЕГЕЗ, ТЕРКӘЛГӘНДӘ ТУЛЫ ФИО ЯЗЫГЫЗ, ГАРИЗА ТАПШЫРГАНДА ФИОНЫ ЯЗГАНДА КАЛКЫП ЧЫККАН ИСЕМЛЕКТӘН САЙЛАП АЛЫГЫЗ!
Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте бәйгенең киләчәк Катнашучыларына уңышлар теләп кала!!!






Хөрмәтле татар интернетын булдыручылар!









