"Белем җәүһәрләре - 2021" XII Дөньякүләм бәйгедә катнашучы интернет-проектлар

Катнашучылар саны: 73

ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)

  1. Ана күңеле балада...
    Әнкәйләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү. Әниләребез исән чакта аларның кадерләрен белергә кирәклеген һәрдаим истә тоту.
  2. ВКда Гаяз Исхакыйга багышланган төркем
    ВКонтакте да Гаяз Исхакыйга багышланган төркем - бөек лидерыбыз, әдибебезнең иҗатын, тормыш юлын халкыбызга җиткерә, Исхакый турында белем тарата, халкыбызга мәгълүмат җиткерә, иҗатын популярлаштырырга үз өлешен кертә.
  3. Догалы йорт
    Ислам дине, дин нигезләре белән таныштыру. Әдәп-әхлак тәрбиясе бирү
  4. Дөрес сүзгә җавап юк!
    Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр!
  5. Изгелек
    Изгелек кыл - игелек күр! Изге гамәлләрнең нәтиҗәсе дә куанычлы. Кешеләр күбрәк изгелек кылып, изге уйлао белән яшәсә, үзләре дә рәхәт яшәрләр иде. Ит изгелек, берни дә көтмә. Яхшылык җирдә ятмый, игелек булып үзеңә, гаиләңә, балаларыңа кайта.
  6. Илексазым - моңлы сазым
    Бу төркем авылыбызның тарихын, кешеләрен, кызыклы вакыйгаларын өйрәнү өчен ачылды.
  7. Кадыбаш авыл җирлеге тыл ветераннары
    Кадыбаш авылы китапханәсе тарафыннан булдырылган әлеге биттә тыл ветераннары турында информация туплана.Тыл ветераннары-алар безнең әти-әниләребез,әби-бабайларыбыз,туганнарыбыз.Сугыш кичкән буын турында истәлекләр югалмасын иде.
  8. Мамадыш-информ.
    Мамадыш шәһәренең һәм район халкының тормышы турында хәбәрләр җиткерүче төп чыганак.
  9. Че гуглит татар кызы
    «Че гуглит татар кызы» проектының максаты — бөтен дөнья буйлап таралган татарларны милли юмор, татар мохитенә хас булган кыйммәтләр, хатирәләр, ассоцияцияләр тирәсендә туплау һәм берләштерү.

Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. "Ватаным Татарстан" газетасы сайты
    Язма, репортажларда милли үзаңны үстерү, гаилә кыймәтләре һәм сәламәт яшәү рәвеше мөһимлеген күрсәтү аша укучыда уңай сыфатлар тудырабыз.
  2. «Көмеш кыңгырау» республика газетасының сайты
    «Көмеш кыңгырау» республика газетасының рәсми сайты - файдалы интернет-чыганак. Ул газетаның электрон варианты гына түгел, ә мөстәкыйль ресурс. Рубрикалар һәрдаим тулыланып тора.
  3. Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайты
    Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан үткәрелә торган милли-мәдәни чараларны яктырту, шулай ук Россия субъектларында чыгучы татар вакытлы басмаларын координацияләү.
  4. Гаилә бәхете - балада
    Яшүсмер чорының матур истәлекләре арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм әлбәттә инде, укытучылар алып тора.
  5. Милли тәрбия
    Халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли тәрбиягә, белемгә, татар халык авыз иҗатына кагылышлы язмалар урын алачак
  6. Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе, туган якны өйрәну сайты
    Туган якка мәхәббәт нигезендә бөек көч-туган илне, шул җирләрдә яшәүче халыкның эшен, тормышын ярату, патриотизм хисе ята. Туган ягыңа, илеңә мәхәббәт, патриотизм хисе, яшь буында, үзең, әти-әниең, бабаларың, яшәгән авылның тарихын белүдән башлана.
  7. Язмышлар ярында
    Гыйбрәтле язмышларга багышланган сайт

Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты

  1. "Алтын хыял" балалар бакчасының Инстаграм-аккаунты
    Әлеге инстаграм аккаунтта "Алтын хыял" балалар бакчасының мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге эшчәнлеге яктыртылып барыла: эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, атналык дайджест, бакча хезмәткәрләре белән якыннан таныштыру, мастер-класслар һ.б.
  2. "Без бергә" гәҗитенең рәсми аккаунты
    Чит төбәктә яшәүче татарларыбыз өчен чыгып килә торган гәҗитнең аккаунтында татарлар тормышы, милләтне саклал калу турында язмалар чыга.
  3. "Татарча сату-алу" - инстаграм челтәрендәге беренче татар телендәге сату-алу төркеме
    Татарча сату-алу төркеме ул - Татарстан Республикасы җирлегендә яшәгән барлык татар халкы өчен дип төзелгән группа! Монда квартира,булмә, гостинка, йорт, коттедж, участоклар сату/арендага бирү/алу турында һ.б.төр игьланнарны калдырырга була!
  4. @ilnaz_minvaleev - instagram-аккаунт
    Instagram челтәрендә мин үз тормышымны, гаиләдә үрләргә, дәрәҗәләргә ирешүебезне, үз гаиләмнең казанышларын, Татарстан Республикасының милли эстрадасының үзенчәлекләрен, балаларны авыл тормышына өйрәтәм. Бакча карау, яшелчә үстерү тәртибен күрсәтәм
  5. kitap.fm - милли радио "КИТАП"ның инстаграмм аккаунты
    Проектның миссиясе - инстаграм аудиториягә югары зәвыклы, матур, сыйфатлы оригиналь продукт тәкъдим итү. Элек халкыбызның иң зур байлыгы булган, милләт горурлыгын тәшкил иткән Китап уку, Матур сүз белән сөйләшү күркәм традицияләрен кире кайтару.
  6. «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының Инстаграм аккаунты
    «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының инстаграм аккаунты - балалар һәм аларның әти-әниләре өчен кызыклы сәхифә. Монда балалар өчен төрле фото һәм видеобәйгеләр, уеннар уза.
  7. Гаяз Исхакый
    Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйга багышланган сәхифә.
  8. Игезәкләр әнисе @igezaklar_anise
    Үземнең тормышны (җырлыйм, шигырьләр укып, үз видеоларым белән монтажлыйм), игезәк балалар тормышын, тәрбия, гаилә турында язам, күрсәтәм.
  9. Инстаграмда татарча шәхси аккаунтым
    Татарча гына язам, күбрәк матурлык турында, гүзәллек белән уртаклашам, файдалы мәгълүмат куярга тырышам
  10. Камал театры - Инстаграм
    Татарстанның мәдәни оешмалары арасында иң популяр Instagram аккаунт
  11. Лилия Зайнуллинаның шәхси бите
    Интернет проект- инстаграмдагы шәхси битем. Анда файдалы киңәшләр, төрле рецептлар белән таныштырып барырга тырышам.
  12. Мигъмар
    Мигъмар (архитектор) эшчәнлегенә, төзелешкә багышланган татар телле һөнәри сәхифә.
  13. Мәктәп - белем һәм тәрбия учагы!
    Укыту һәм тәрбия өлкәсендәге мөһим яңалыклар, нәтиҗәле уңышлар белән уртаклашу; район, республика, чит төбәк мәктәпләре белән хезмәттәшлек булдыру; әти-әниләр белән элемтәне ныгыту. bakrchinskaya_oosh - файдалы һәм популяр татар аккаунты!
  14. Мөһәндис
    Мөһәндис (инженер) эшчәнлегенә багышланган татар телле һөнәри сәхифә.
  15. Рөстәм Сәрвәровның Инстаграм-сәхифәсе
    Рөстәм Сәрвәровның Инстаграм-сәхифәсе: язмалар, әңгәмәләр, җыр дәресләре
  16. Санак вә элемтә
    "Санак вә элемтә" проектының сәхифәсендә Сез программалау, электроника, робототехника, интернет өлкәләре турында, телефон, радио һәм башка элемтә җайланмаларының алгарышы турында татар телендә мәгълүмат таба аласыз.
  17. Татар акчасы музее
    Татар Акчасы Музееның сәхифәсендә Сез Алтын Урда, төрле төрки дәүләтләренең тәңкәләре белән таныша аласыз. Шулай ук, безнең музейда татар реклама тарихы, татар сәүдәгәрләре турында мәгълүмат, төрки-татар икътисады турында сирәк китаплар тупланган.
  18. Татар Палатасы
    Татарча, күңел күтәрә торган төркем
  19. Татарлар йөгерә
    Татарлар йөгерә - инстаграмда йөгерү турында татар телендә сөйләүче, күрсәтүче, аңлатучы бердәнбер проект. Без йөгерү һәм сәламәт яшәү рәвешен таратабыз, йөгерү турында туган телебездә файдалы мәгълүмат бирергә тырышабыз.
  20. ТР Милли китапханәсенең Instagram аккаунты
    Мин, Динара Зиннәтова, Милли китапханәнең рәсми аккаунтын 2020 елның сентябреннән башлап алып барам. Бу вакыт эчендә аның аудиториясе 1500нән 25700гә кадәр үсте. Барлык постлар ике телдә: русча һәм татарча языла.
  21. Тәмле - тәмле рецептлар!
    Үзем пешергән тәмле - тәмле ризыкларның татар телендә язылган рецептлары белән уртаклашам. Монда бик тәмле! Рәхим итегез!
  22. ТӘРТИП радиосы инстаграм аккаунты
    @tartip.tatar аккаунты радио эшчәнлеген тасвирлаудан бигрәк, халкыбызның кабатланмас күңел җәүһәрләре булган ретро җырлар, алтын хитларны искә ала. Төрледән-төрле рубрикаларда халкыбызның мәдәнияте, сәнгате, халык авыз иҗаты, тарихы чагылыш таба.
  23. Тәртипле малай инде
    Татарларны берләштергән төркем. ТӘРТИПле татар югалмый, Татар ТӘРТИПсез булалмый!
  24. Че гуглит татар кызы
    ВКонтактедагы төркемнән аермалы буларак, Инстаграмдагы «Че гуглит татар кызы»нда татар яшәешен чагылдырган күп кенә фотолар бар. Алар күбрәк авыл тормышы, "татарча хюгге" фәлсәфәсе белән бәйле.
  25. Чертушым - сайрар кошым
    Чертушым - сайрар кошым
  26. Шигърият - Мәскәүдә яшәп татарча иҗат итүче шагыйрә
    Туган телне саклау буенча дәүләт куйган максатларны үстерүдә республикакүләм"Аулак өй-баттл" проекты белән , Мәскәүдән кайтып,Татарстанның төрле районнарында уздырылган чараларда катнашам.
  27. Шәхси блог
    Матур күренеш, кичерешләремне милләттәшләремә җиткереп бару.
  28. Эльмира Сираҗиның Инстаграм аккаунты, татарча блог
    Татарча блог: күп балалы әни + шәп гәҗит = күңел кушканны язам, бәхетле булырга өйрәтәм ))

Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал

  1. АКСУ ТВ
    Халкыбызның иң яраткан җырлары - бер каналда!
  2. Балачак TV
    Балалар өчен җырлар, мультфильмнар, татар теле дәресләре
  3. Камал театры - Әле, Ютуб
    Әле. Проектның максаты - татар мәдәниятен һам театрын популярлаштыру, сәхнә сәнгатенә татар дөньясындагы проблемаларга игътибар җәлеп итү, телне саклау һәм үстерү.
  4. Татарлар йөгерә
    Татарлар йөгерә - ютубта йөгерү турында Татар телендә сөйләүче беренче һәм бердәнбер видеоканал. Максатыбыз - йөгерү һәм сәламәт яшәү рәвешен таныту, йөгерү белән кызыксындыру, йөгерү турында иң кызыклы, иң файдалы мәгълүматны туган телебездә җиткерү

Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта

  1. ТӘРТИП радиосының мобиль кушымтасы
    ТӘРТИП радиосының мобиль кушымтасыннан дөньяның теләсә кайсы почмагыннан радионы онлайн һәм шул ук вакытта популяр тапшыруларны оффлайн режимда тыңларга була.

Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. «Асылташ» онлайн-мәктәбе
    Татар халкының теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы 8-11 сыйныф укучы кызлар өчен бушлай онлайн-мәктәп
  2. Айгөл сайты
    Туган тел һәм әдәбияты укытучыларының тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы
  3. Башлангычлар иле
    Бу сайт укучылар, әти-әниләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен төзелде. Бергә булыйк, бердәм булыйк, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик!
  4. Виртуаль татар теле һәм әдәбияты кабинеты
    Укучыларга, ата-аналарга татар теле һәм әдәбиятыннан ярдәмлек.
  5. Интернет-китапханә «БЕЛГЕЧ»
    Төп максат — моңарчы Татнетта булмаган китапларның электрон версиясен һәм аларны укырга җайлы булган платформа булдыру.
  6. Рузалия Хабибуллина сайты
    Алдынгы карашлы башка татар сайтлары белән элемтәгә чыгып, эш тәҗрибәләре белән уртаклашу, яңадан-яңа эш алымнарын өйрәнү
  7. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты
    Сайт буенча сез мәктәпнең тарихы, тормышы, уңышлары, укытучылары белән таныша аласыз.
  8. Әгерҗе төбәгенең танылган шәхесләре
    Әгерҗе төбәгеннән чыккан галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре турында мәгълүмат таба, иҗатлары белән таныша аласыз. Татар теленнән белемнәрне сынау мөмкинлеге дә бар.
  9. Әдәби җәүһәрләр
    “Әдәби җәүһәрләр” дип аталган сайтыбыз киң катлау укучыларга юнәлгән. Анда республикабызда яшәүче халыкларның әдәби әсәрләрен табарга мөмкин. Сайтыбыз күптән түгел генә эшли башлады. Алга таба тагы да баету, тулыландыру өстендә эш алып барабыз.

Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. «ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ сайты
    Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре турында сөйлибез.
  2. Гаяз Исхакыйга багышланган cайт
    Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйга багышланган портал.
  3. Казан шәһәр филармониясенең рәсми сайты
    Җөмһүриятебезнең иң эре мәдәни оешмаларының берсе Казан шәһәр филармониясенең эшчәнлеген яктыртучы сайт. Биредә оешма белән бәйле барлык рәсми документлар, үткәрелә торган чаралар, солистлар һәм коллективлар турында мәгълүмат урнаштырыла.
  4. Туган авылым минем - Аккүзем
    Аккүз авылы тарихына багышланган сайт
  5. Туган ягым - гөлләр иле
    Әлеге проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Биредә Татарстан Республикасы һәм Әлмәт шәһәренең туризм өчен мөһим булган урыннары, милли тәрбия, укучылар дөньясы яктыртыла
  6. Халкыбыз мирасы
    "Халкыбыз мирасы" ҖЧҖ сайты. Җырлар, караоке, клиплар, фильмнар, китаплар. Классика, фольклор, эстрада.

Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы
    Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасының рәсми сайты

Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. "Камышлы хәбәрләре" газетасының Инстаграм аккаунты
    Самара төбәгенең Камышлы районында яшәүче татарлар тормышы турында язмалар чыгып килә. Яңалыклар да биредә яктыртыла. "Камышлинские известия" газетасының татарча аккаунты.
  2. Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге
    Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге сайты
  3. Үзбәкстанда Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге
    Үзбәкстанда Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Инстаграм-аккаунты

Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче

  1. 2021 нче елгы август аенда Татарча Википедиянең мәкаләләрен үстерү буенча катнашучылар рейтингы
    2021 нче елгы август аенда Татарча Википедиянең мәкаләләрен үстерү буенча катнашучылар рейтингы
  2. 2021 нче елгы июль аенда Татарча Википедиянең мәкаләләрен үстерү буенча катнашучылар рейтингы
    2021 нче елгы июль аенда Татарча Википедиянең мәкаләләрен үстерү буенча катнашучылар рейтингы
  3. 2021 нче елгы июнь аенда Татарча Википедиянең мәкаләләрен үстерү буенча катнашучылар рейтингы
    2021 нче елгы июнь аенда Татарча Википедиянең мәкаләләрен үстерү буенча катнашучылар рейтингы
  4. 2021 нче елгы май аенда Татарча Википедиянең мәкаләләрен үстерү буенча катнашучылар рейтингы
    2021 нче елгы май аенда Татарча Википедиянең мәкаләләрен үстерү буенча катнашучылар рейтингы
  5. 2021 нче елгы сентябрь аенда Татарча Википедиянең мәкаләләрен үстерү буенча катнашучылар рейтингы
    2021 нче елгы сентябрь аенда Татарча Википедиянең мәкаләләрен үстерү буенча катнашучылар рейтингы