"Белем җәүһәрләре" гимны

Татарстан - гүзәл туган ягым,

Татар теле - туган телебез.

Интернетта яңа сайтлар төзеп

Илнең, телнең данын сөйлибез.

Кушымта:

Без - җәүһәрләр, Белем җәүһәрләре,

Иң файдалы сайтлар хуҗасы.

Син дә кушыл, бергә-бергә төзик

Интернетта татар дөньясын!

Туган телем яңа үрләр яулый:

Мәдәният, тарих, мәгариф.

Алтын кебек кыйммәт безнең өчен

Туган телдә язган һәр хәреф.

Кушымта:

Без - җәүһәрләр, Белем җәүһәрләре,

Иң файдалы сайтлар хуҗасы.

Син дә кушыл, бергә ныгытыйк без

Интернетта татар дөньясын!

Без яулыйсы үрләр алда әле -

Җәүһәрләрнең булыйк җәүһәре.

Һәр татарга якты маяк булсын

Интернетның асыл гәүһәре.

Кушымта:

Без - җәүһәрләр, Белем җәүһәрләре,

Иң файдалы сайтлар хуҗасы.

Син дә кушыл, бергә танытыйк без

Интернетта татар дөньясын!