"Белем җәүһәрләре - 2012" бәйгесендә катнашучылар
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе
-
Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты - "Туган телем - иркә гөлем"Татар теле укытучыларын, укучыларны, студентларны, гомумән, туган телне сөйгән һәркемне сайтымда көтеп калам.
-
Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтыРайоныбызда үткән чаралар турында иң соңгы мәгълүматлар, мөгаллимнәр һәм аларның эшчәнлеген чагылдыруга багышланган сәхифәләр, яшь белгечләргә методик ярдәм, бәйге игъланнары, аралашу.
-
Актаныш муниципаль районы мәгариф хезмәткәре Шәрипов Илназ Илшат улы шәхси сайтыСайтта минем тормышым, эшчәнлегем белән һәм көнкүрештәге, бигрәк тә мәгариф өлкәсендә булган яңа мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм аларны куллану белән таныша аласыз. Шулай ук монда Актаныш районы Яңа Әлем авылы турында шактый материал тупланган. Сайтта әлбәттә инде мәгариф һәм авыл яңалыклары да чагылып бара.
-
Информатика һәм физика укытучысы Фатихова Фирая Хатиповнаның шәхси сайтыСайт информатика һәм физика укытучыларына, укучыларга юнәлдерелгән. Биредә кызыклы һәм файдалы материаллар тупларга омтылам.
-
Укытучыларга ярдәмгәӘлеге сайт татар теле һәм әдәбияты укыткан хезмәттәшләремә файда һәм үземнең тәҗрибәмне уртаклашу максатыннан ясалды. Гомумән, татар телендә эшли торган сайтлар күп түгел. Телефон аша да бер-беребез белән озаклап сөйләшеп, тәҗрибә уртаклашып тору мөмкинлеге юк. Нишләп соң әле интернетның бу мөмкинчелеген файдаланмаска? Шушы максат белән тотынган сайтым хәзер минем икенче эш урыным дип әйтсәм дә ялгышмам. Сайтымда яңалыкларны да һәрдаим биреп барырга тырышам. Гомумән, әлеге сайт барлык татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, татар теленә битараф булмаган укучыларга файдалы дип ышанып калам.
"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
-
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Лилия Таҗетдинованың шәхси сайтыӘлеге сайт үземнең тәҗрибәмне уртаклашу, башлангыч сыйныфлар укыткан хезмәттәшләремә ярдәм максатыннан ясалды.
-
Башлангыч сыйныфларда укытуБашлангыч сыйныф укытучылары белән тәҗрибә уртаклашу.
"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
-
Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе-белем һәм тәрбия учагыСайтта мәктәп ,авыл тарихы, мәктәпне тәмамлаган шәхесләр, укытучыларның методик Һәм тәрбия эшчәнлеге,укучыларның иҗаты, төрле чараларда катнашуы тасвирлана
"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
Әлегә катнашучылар юк.
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе
-
Islam WikiАллаһ дине - Ислам турында ирекле ачык энциклопедия
-
Йөрәкләрдә безнең син, Тукай!Әлеге проектыбызда без Татарстан Республикасы Мөслим районында әдәбият-сәнгать белән бәйле булган вакыйгаларга күзәтү ясап баруны, мөгаллимнәр, балалар һәм өлкән яшьтәгеләрнең иҗат эшләрен бер урынга туплауны, аларны бөтен дөньяга танытуны максат итеп куйдык. Сайтта шулай ук мөгаллимнәр өчен ресурслар бүлеге дә булдырылган.
"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе
-
Балачак.ру - Әниләр һәм бәбиләр сайтыБалачак.ру - Әниләр һәм бәбиләр сайты






