"Белем җәүһәрләре - 2019" X (юбилей) Дөньякүләм бәйгедә катнашучы интернет-проектлар

ХАЛЫК ФИКЕРЕН АЧЫКЛАУ


Катнашучылар саны: 97

.tatar доменында өлкәсендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. BAYĞIŞ
    Әдәбият (электрон китаплар), татар контенты...
  2. Айгөл сайты
    Татар теле һәм әдәбияты укытучысының тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы
  3. Рабит Батулла. Рәсми сайт.
    Күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулланың рәсми сайты
  4. Һарри Поттер татар телендә
    Һарри Поттер турында романнар сериясен сөючеләр һәм аларны татарчага тәрҗемә итүчеләрнең сәхифәсе

ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)

  1. "Тулпар" журналы төркеме
    Башкортстанда яшьләр өчен татар телендә нәшер ителүче әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси журналның ВКдагы төркеме.
  2. "Шәһри Казан" газетасының вконтактедагы төркеме
    Татарлар өчен файдалы, кирәкле, мәгълүматлы төркем. Татар дөньясына бәйле яңалыклар, көндәлек кирәкле киңәшләр, гыйбрәтле һәм файдалы язмалар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар, кызыклы бәйгеләр, гамьле әңгәмәләр, сораштырулар.
  3. Ана күңеле балада...
    "Ана күңеле балада..." төркеме әниләребезгә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләүне максат итеп куя.
  4. Гыйлем
    «Гыйлем» — татар телендә беренче фәнни-популяр мәгълүмат чарасы, сайт, журнал һәм лекторийлар берләшмәсе.
  5. Дөрес сүзгә җавап юк!
    Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр!
  6. Кызык-Мызык
    Вконтакте челтәрендәге иң күп татар җыелган вә иң кызыклы төркемнәрнең берсе. Бүгенге көндә 202 000 артык кеше язылган төркемгә.
  7. Мәхәббәт учагы
    Бары тик МӘХӘББӘТ! Мәхәббәт турында җырлар. Мәхәббәт турында шигырьләр. Мәхәббәт турында язмалар. Татарлар өчен һәм татарча!
  8. Мәхәббәт яшәтә, яшәртә
    Әлеге төркемнең максаты - татар шагыйрьләренең иң матур хисләрнең берсе - Мәхәббәткә багышлап язылган шигырьләрен бер төркемгә җыйнап, кешегә рухи матурлык, ял бүләк итү.
  9. Рифат Сәлах иҗатын яратучылар төркеме
    Шагыйрь Рифат Сәлахның иҗаты турында берләшмә.
  10. Татар Палатасы
    Кәеф булмаганда, без кәефне күтәрә алабыз!
  11. Татар шигърияте
    Классик һәм хәзерге татар шагыйрьләренең иҗаты
  12. Туган авыл
    Туган авыл - милли татар авылларын алга сөрүче төркем. Эше локаль булып күренсә дә, максатлары аның зур. Биредә Ислам дине, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру да алып барыла. Татарча кыска метражлы фильмнар төшерелә. Мәкаләләр языла.
  13. Тәртипле Татарлар Төркеме
    Татарлар дөньясы! Без иң кызык һәм күп татар җыелган төркем!
  14. УКЫ
    Татарча шигырьләр, хикәяләр укырга яратучы һәркем, УКЫ төркемендә үзенең буш вакытын файдалы итеп үткәрә ала. Шулай ук, язучыларның биографияләре белән дә танышып, яраткан иҗатчылары турында күбрәк мәгълүмат та белә алалар.
  15. Че гуглит татар кызы
    Проектның максатлары – яшьләр арасында татар телен популярлаштыру, күңелле милли мохит тудыру, татар юморын үстерү.

Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. "Авылдашлар" - Норлат районы Якты Күл авылы блогы
    "Авылдашлар" - Татарстан Республикасы Норлат районы Якты Күл авылында туып үсеп чит төбәкләрдә яшәүче авылдашларга туган авылыбыз яңалыклары белән танышып тору урыны өчен ясалган блог.
  2. "Башлангычым - гүзәл мизгелем"
    Әлеге проект белән мин башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелеп барган милли тәрбия, сыйныфтан тыш чаралар, бәйрәмнәр, проект эшләре, сәламәт яшәү рәвеше өлкәсендә кулланган, кызыклы дип тапкан эш алымнары белән уртаклашам.
  3. ostaz.ru
    Проектлар ясарга, дәрестән тыш эшчәнлекне оештырырга һәм дәрестә яңа алымнар кулланырга теләсәң, бирегә рәхим ит!
  4. «Көмеш кыңгырау» республика газетасы сайты
    «Көмеш кыңгырау» – республикакүләм бердәнбәр балалар-яшүсмерләр газетасы. Журналлардан аермалы буларак, балалар иҗатына зуррак мәйдан бирү мөмкинлеге булган басма ул. Газетаның сайты http://chelny-rt.ru бик күп кызыклы сәхифәләрне үзенә берләштерә.
  5. Бәхетле балачак
    Биредә Сез кызыклы табышмаклар, уеннар, әкиятләр белән таныша аласыз
  6. Гаилә бәхете - балада
    Гаилә... Бәхет... Минем өчен бу сүзләр синонимнар!
  7. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты
    Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен кирәкле мәгълүматлар
  8. Туган нигез
    Гаилә сайты
  9. Тәртип радиосы
    Татар халкының үзаңын, телен, динен, тарихын, мәдәниятен саклаучы һәм үстерүче радиопроект
  10. Халкым минем
    Үзем яраткан, үзем горурланган халкым турындагы материалларны бер урынга туплап, укучыма тәкъдим иттем...
  11. Яшәү яме гаиләмдә! (Хезмәт төбе хөрмәт)
    Бу сайтта мин гаиләмдә, эшемдә ирешкән уңышларым турында күрсәтергә тырышам. Татар телен укыту буенча кирәкле материаллар урнаштырам.

Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты

  1. "Ялкын" журналының Instagram челтәрендәге рәсми аккаунты
    "Ялкын" яшүсмерләр журналының Instagram челтәрендәге рәсми аккаунты . Биредә яшүсмерләр өчен кызыклы һәм файдалы постлар урнаштырыла. Сайттагы язмаларга ссылкалар биреп барабыз. Нәтиҗәдә, Instagram аша сайтка керүчеләр саны көннән-көн арта.
  2. 1нче татарча сату-алу төркеме
    1нче татарча сату-алу төркеме - барлык Татарстан Республикасындагы шәһәр, район, авылларны үз эченә алган татарлардан торган халыкчан группа ул!
  3. IDEL | "Идел" яшьләр үзәге
    Инстаграм челтәрендә Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләрен һәм оешмаларын берләштерүче төркем
  4. Tatar.family
    Татар халык ашлары һәм татар гаиләләре пешергән ризыклар
  5. Tatar.Superstar
    Яшь талантлы татарлар өчен интернет майдәнчык.
  6. tatarclips
    Татарча клиплар.
  7. Гөлназ - милли җанлы.
    Әниләр өчен язам. Гореф-гадат,йола. Татарча бизнес. Визаж.
  8. Дневник Татарина
    Кызык видеолар аша халыкның проблемаларын күрсәтү
  9. КАДБ | Күзеңне ач - дөнья бу!
    Татар шигъриятен таныту максатыннан алып барылучы сәхифә.
  10. Китап укучы татар
    Татар әсәрләрен һәм китап укуны популярлаштыру, укыган китаплар турында татарча фикер алышу өчен эшләнгән сәхифә.
  11. Кызык-Мызык
    Инстаграм челтәрендә иң күп язылучы туплаган татарча блог
  12. Мәдәни яңалыклар
    Мәдәни яңалыкларны халыкка тәкъдим итү. Табигатьнең матур мизгелләрен күзәтү һәм күрсәтү.
  13. Ретро хитлар
    Ретро җырлар аккаунты
  14. Татар Малай
    Татар дөньясында булган вакыйгалар һәм үземнең тормышымны төшерәм
  15. Татар Палатасы
    Инстаграмда кәеф күтәрә торган төркем.
  16. Татар телендә китаплар
    Мин балалар өчен "Тәмле төшләр" китабы яздым. Үземнең һәм башка татар китапларын тәкъдим итәм. Туры эфирда әкиятләр укый башладым.
  17. Татарлар йөгерә
    Татарлар йөгерә - йөгерү һәм сәламәт яшәү пропагандалауга багышланган бердәнбер татар сәхифәсе
  18. Татарлар. Талантлар
    Әлеге инстаграм аккаунтта без талантлы татарларның иҗаты, казанышлары белән уртаклашабыз. Язылучыларны тарих, мәдәният белән таныштырабыз. Татарларның талантларын күреп халык активрак, креативрак булыр дигән ышанычта торабыз
  19. ТР Көрәш федерациясе
    ТР Көрәш федерациясенең рәсми аккаунты
  20. Тәмлүшкә
    Татар телендә, үземнең тормышым турында сөйлим
  21. Тәртипле Татар
    Татар дөньясы, иң зур татар төркемнәренең берсе.
  22. Уйланган уйлар
    “Уйланган уйлар” үз эченә татар телендә язылган көндәлек цитаталар, хикмәтле видеолар, мәкалләр һәм башка уйлар ала. Бу проект татар теленең матурлыгын гына күрсәтми, ә кешеләр өчен көндәлек этәргеч тә булып тора.
  23. Хисле бәдри
    Татар телендә төрле видео роликлар
  24. Шәһри Казан
    "Шәһри Казан" газетасының рәсми аккаунты
  25. Җәмәгать блоггер
    Авылдагы тормыш, эретеп ябыштыру һәм хуҗалык, йорт эшләре алып бару буенча татарча блог. Шулай ук русча язма тәрҗемә белән.

Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта

  1. "Учу татарский" кушымтасы
    "Учу татарский" кушымтасы рус балаларына ярдәмлек буларак барлыкка килде, ләкин нәни балаларга да бу кушымта бик кызыклы. Кайбер телефоннарда кушымтаны йөкләтеп ачкач, эшне тизләтер өчен "приложениене" ябып, кире ачырга кирәк.
  2. "ШАЯН ТВ" каналы мобиль кушымтасы
    Бу кушымта булса, бала интернетта нәрсә карый, дип борчыласы юк. Монда татар телендә иң сыйфатлы, кызыклы мульфильмнар, тапшырулар урнаштырыла, уеннар да бар. Кушымта аша каналны онлайн, шулай ук архивтан тапшыруларны да карарга мөмкин.
  3. Дөрес яз!
    "Дөрес яз!" дип аталган мобиль кушымта уен формасында ясалды. Бу мобиль кушымта татар теле белән кызыксынучыларга, татарча дөрес итеп язарга омтылучыларга файдалы булыр дип ышанам. Монда әлегә өч кенә бүлек (киләчәктә бүлекләр өстәләчәк).

Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. "Dilus" сайты
    Математика, информатика укытучысының шәхси сайты
  2. "Классташлар" - Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбе блогы
    Яңа Иглай мәктәбен тәмамлаучы укучыларны берләштерүче блог 2010 елның 25 нче февралендә барлыкка килде. Блог классташлар өчен менә дигән очрашу урыны булып тора.
  3. Актаныш районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты
    Әлеге сайт Актаныш районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе сайты буларак ачылды.
  4. Башлангычлар иле
    Бу сайт укучылар, әти-әниләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен төзелде. Бергә булыйк, бердәм булыйк, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик!
  5. Гуманитар гимназия-интернат
    Актанышта урнашкан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның рәсми сайты. Монда үз максаты итеп яңа буын татар зыялыларын тәрбияләүне куйган белем йортының эшчәнлеге белән якыннан танышырга мөмкин.
  6. Мөгаллим язмалары
    Сайтта татар теле һәм әдәбияты укытучыларының иң яхшы дәрес планнары, үрнәк эш программалары һәм сценарийлар тупланган. Балалар бакчалары тәрбиячеләренең күптөрле шөгыль үрнәкләре бар.Мәгариф темасына актуаль язмалар белән танышырга мөмкин.
  7. Табигать кануннары
    Проектта физика фәненә кагылышлы татарча язылган материаллар урын ала. Физика буенча татар телендә мәсьәләләр чишү, кызыклы фактлар һәм ачышлар, биремнәр һәм тестлар, гомумән алганда, табигать кануннарын татар телендә өйрәнүне күз уңында тотып эшләнә
  8. Татар теле укытучысы Миләүшә Годәер кызы сайты
    Әлеге шәхси сайтта татар теле укытучылары өчен кулланма материал тупланган. Бу тәҗрибә мәйданчыгы да. "Татар теле, әдәбияты" рубрикасында куллану өчен программалар, ә "Татар теленнән олимпиадалар" рубрикасында олимпиада биремнәре тупланган.
  9. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыймадиева Ләйлә Мансур кызы сайты
    Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты. Сайтта укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә, әти-әниләр өчен дә мәгълүмат йөкләнелгән.
  10. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улының шәхси сайты
    Әлеге сайтымда татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән 23 ел буена тупланган эш тәҗрибәмнән тупланган материалларны урнаштырдым
  11. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмидуллина Алсу Тәкъсин кызы сайты
    Татар теле һәм әдәбияты укытучысының тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы. "Тырышкан табар, ташка кадак кагар"
  12. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрифуллина Гөлия сайты
    Мәктәп укучылары һәм укытучыларына куллану өчен оештырылган сайт
  13. Татарханә
    "Татарханә" сайты татар теле укытучыларына, татар телен тирәнрәк өйрәнергә теләүче укучыларга һәм аларның әти-әниләренә юнәлдерелгән.
  14. Туган телем - татар теле
    Әлеге сайт татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен ярдәмлек материал буларак төзелде.
  15. Уйнап белем алабыз
    Бу сайтта бирелгән биремнәр (80% ы үземнеке) укытучыларыбызга методик ярдәм йөзеннән булдырылды. Укыгыз, өйрәнегез, эшегездә кулланыгыз! Дәресләрегез кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы да узсын!
  16. Укытучы сайты
    Әлеге сайтта укытучыларга ярдәм өчен төрле юнәлештәге материаллар урнаштырыла.
  17. Файзуллина Алсуның шәхси сайты (И туган тел, и матур тел...)
    Татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм укучылар өчен ярдәмлек
  18. Фикердәшләр
    Проектның максаты - туган тел укытучылары өчен бердәм мәгълүмати - методик мәйданчык булдыру. Проектның бурычлары - туган тел (татар, мари, удмурт) укытучыларын берләштерү, бер юнәлештә эшләүне булдыру
  19. Фәтхетдинова Рузилә Ринат кызы сайты
    Миңа сайт коллегалар, укучылар белән эшне нәтиҗәле оештырырга ярдәм итә.
  20. Хәбибуллина Рузалия сайты
    Әлеге сайт туган тел һәм әдәбияты укытучылары өчен ясалды. Биредә дәрес эшкәртмәләре, контроль биремнәр, фәнни эшләр, туган авылымның фольклоры, якташларым турында да файдалы хезмәтләр урнаштырылды.
  21. Хәтер
    Яшь буында Ватанга тугрылык, халкының данлы үткәненә горурлык, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан төзелгән сайт. "Хәтер" сайты укучылар оешмасының Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз язмышын өйрәнүче эзтабарлык эшчәнлеген чагылдыра.
  22. Хәтер - Гыйлем
    Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучылары һәм укучылары төркеме белән "Гыйлем" проекты бергә әзерләгән сайтның максаты – Бөек Ватан сугышы турында булган белемнәребезне яңарту, рухи хәтеребезне тәртиптә тоту.

Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. "ШАЯН ТВ" каналы рәсми сайты
    "ШАЯН ТВ" - тәүлек буе татар телендә эшли торган балалар каналы. Рәсми сайтта канал турында барлык мәгълүмат урнаштырылган. Сайт аша каналны онлайн карап була. Шулай ук тапшырулар архивы да туплана.
  2. Авылга сәяхәт (Авыл туризмы)
    Авыл туризмы темасына төзелгән сайт. Татарстан Республикасы Лаеш районы Имәнкискә авылы буенча уздырыла торган туристлык маршрутының онлайн варианты.
  3. Кыңгыраулар
    Урмышлы мәктәбе "Кыңгыраулар" иҗади түгәрәгенең эшчәнлеге
  4. Резеда Мөхәмәтҗанова иҗаты
    Әлеге сайт, минемчә, кешеләрне кечкенә генә матурлыкларны да күрергә, үзеңдә булган мөмкинлекләрне тулысынча кулланырга өйрәтә торган сайт. Мин сайтта үземә кызыклы булган шөгыльләрне урнаштырдым.
  5. Рәссам һәм шагыйрь Фарух Әхмәдуллин сайты
    Якташыбыз рәссам һәм шагыйрь Фарух Әхмәдуллин Корея сугышы ветераны. Гомере буе Татарстаннан читтә яшәп иҗат белән шөгыльләнә. 70 елларда аның иҗатына танылган рәссам Пикассо да уңай бәя бирә.
  6. Туган ягым - гөлләр иле
    Әлеге Интернет-проект Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана
  7. Шагыйрь Рифат Сәлах сайты
    Шагыйрь Рифат Сәлах сайты
  8. Шагыйрә Гөлнара Әюпова сайты
    Төбәк шагыйрәсе, 100 артык җыр авторы Гөлнара Әюпова иҗатына багышланган сайт
  9. Этнографик музей
    Туган як тарихы белән кызыксынучылар өчен төзелде. Мәктәп музеендагы кызыклы экспонатлар һәм документлар белән танышыра мөмкин.
  10. Язмышмы, ялгышмы?
    Кешелек дөньясының гыйбрәтле язмышларына багышланган электрон газета

Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. Кыйблам
    Татар халкының үткәне, бүгенгесе миндә һәрчак горурлык хисе уята. Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану өчен бу проект бик уңайлы. Шулай ук бу сайтта халкымның сәясәткә үз карашы да ачык чагыла

Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге сайты
    Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге сайты. Ташкент шәһәренең Татар яшьләре советы активистлары тарафыннан алып барыла.

Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче

  1. Татарча Википедия - август ае нәтиҗәләре (2019)
    Татарча Википедия үсешендә катнашучыларның 2019 нче елгы август ае нәтиҗәләре
  2. Татарча Википедия - апрель ае нәтиҗәләре (2019)
    Татарча Википедия үсешендә катнашучыларның 2019 нче елгы апрель ае нәтиҗәләре
  3. Татарча Википедия - июль ае нәтиҗәләре (2019)
    Татарча Википедия үсешендә катнашучыларның 2019 нче елгы июль ае нәтиҗәләре
  4. Татарча Википедия - июнь ае нәтиҗәләре (2019)
    Татарча Википедия үсешендә катнашучыларның 2019 нче елгы июнь ае нәтиҗәләре
  5. Татарча Википедия - май ае нәтиҗәләре (2019)
    Татарча Википедия үсешендә катнашучыларның 2019 нче елгы май ае нәтиҗәләре