"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе старт алды

Хөрмәтле татар интернетын булдыручылар!

Ниһаять, көтеп алынган "Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе старт алды. Быел әлеге бәйге өченче тапкыр үткәрелә. Шушы 2-3 ел эчендә татар интернеты, шул исәптән татар телле интернет, нык үзгәрде һәм үсеш алды. Яңадан-яңа сайтлар калкып чыктылар, булган сайтлар яхшыра төштеләр һәм камилләштеләр. Татар интернетын булдыручылар саны нык артты һәм аларның бу өлкәдә белемнәре шактый ныгыды.

Татар интернеты шулай үсеш алуын дәвам итсен, интернет челтәрендә татар телле ресурслар саны артканнан-арта барсын иде. Андый файдалы ресурслар башкалар өчен җәүһәр һәм үрнәк булып торырга диеш, дип исәплибез. Ә инде аларның алга таба яхшыра баруына бер стимул булып "Белем җәүһәрләре" бәйгесе торса, без бик шат булыр идек.  Бәйгебез яңа җәүһәрләр калкытсын! Уңышлар сезгә!

"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 27 нче гыйнвар - җомга көнне башланып китәчәк!

Хөрмәтле сайтыбыз кулланучылары, бәйгебезнең җәүһәрләре һәм конкурсантлары!

Сезне чын күңелебездән Яңа 2012 ел белән тәбрик итәбез! Тормышыгызда бары тик шатлык-бәхетләр генә булуын, саулык-сәламәтлек, яңа уңышларга ирешүегезне телибез!

Яңа ел башланган икән, димәк, яңа бәйгебезне башларга да вакыт килеп җитте, дигән сүз. Бәйгенең Нигезләмәсе шартлары буенча бәйге һәр елның гыйнвар аенда башлана. Бу шартны истә тотып, оештыру комитеты бәйгедә катнашырга теләгән һәркемгә "Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең 27 нче гыйнвар - җомга көнне башланып китүе турында хәбәр итә.

Татар интернетының өч проекты "Белем җәүһәре" Бөтендөнья интернет-премиясенә лаек булды!

“Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында быел икенче мәртәбә үткәрелде.

Бәйгенең беренче җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең Мәскәү райоынында урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә үткәрелгән булса, быелгы бәйгенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үткәрелде.

Тантанага бәйгенең финалистлары (финалга чыккан 29 интернет-проектның авторлары, администраторлары һәм җитәкчеләре), жюри әгъзалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре, депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре, төрле даирә җитәкчеләр, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә татар дөньясына яхшы таныш шәхесләр җыелды. 

Финалистлар билгеле

"Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә катнашучылар һәм бәйгенең рәсми сайты кунаклары!

Шушы көннәрдә бәйгенең финалистлары билгеле булды, без аларны "Казан" милли-мәдәни үзәгендә 29 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә башланачак тантанада көтеп калабыз. Бәйгенең финалына чыккан интернет-проектлар:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе

"Белем җәүһәрләре"н бүләкләү тантанасы 29 октябрь көнне "Казан" милли-мәдәни үзәгендә узачак!

Хөрмәтле бәйгедә катнашучы интернет-проектларның авторлары һәм сайтыбыз кунаклары!

Менә "Белем җәүһәрләре" II бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе дә ахырына якынлаша. Жюри әгъзаларының инде күбесе сайтлар белән танышып чыктылар һәм оештыру комитеты адресына нәтиҗәләрне юлладылар. Әлеге барлык нәтиҗәләрнең бәяләре кушылачак һәм бәйгедә катнашучы проектларның рейтингы булдырылачак. Килеп чыккан нәтиҗәләр тагын бер мәртәбә Жюри рәисе тарафыннан расланачак һәм без инде бәйгенең җиңүчеләрен беләчәкбез.

Гаризалар кабул итү төгәлләнде

Хөрмәтле татар интернетында гизүчеләр һәм аны булдыручылар!

II Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү шул рәвешле инде төгәлләнде дә. Якындагы көннәрдә бәйгегә кабул ителгән эшләр белән Жюри әгъзалары таныша башлаячак. Алар профессиональ күзлектән карап Интернет-проектларның эчтәлегенә, техник яктан камиллегенә һәм дизайнына үз бәяләрен бирерләр.

Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп 44 гариза тапшырылган иде, алар арасыннан 41 интернет-проект бәйгегә кабул ителде. Алар белән сез Катнашучылар битенә кереп таныша аласыз.

"Белем җәүһәрләре - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә

"Белем җәүһәрләре - 2011" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү дә тәмамланып килә. Әлеге бәйге быел икенчесен уздырыла. Беренче бәйгене җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә 2010 елда оештырган иде. Беренче бәйгедә кырыкка якын интернет-проект катнашты, аларның күпчелеге жюри тарафыннан октябрь аенда үткәрелгән махсус тантанада олылап билгеләп үтелгән иде. Күп кенә иганәчеләр дә бу бәйгегә бик зур теләк һәм шатлык белән булышты.

Быел әлеге оештыручылар рәтенә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы да кушылды. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән дә бу юнәлештә сөйләшүләр алып барыла. Димәк, быелгы җиңүчеләр инде берьюлы өч-дүрт министр кулы куелган дипломнар белән бүләкләнәчәкләр. Шулай ук, оештыручылар призларны да күпкә саллы һәм әһәмиятле итү өстендә күп көч куялар, иганәчеләр саны артуы моны дәлилли генә.