"Белем җәүһәрләре - 2017" бәйгесендә катнашучы интернет-проектлар

Катнашучылар саны: 60

.tatar домены - җәүһәрләр чыганагы

  1. "Аксу ТВ" интернет-телевидениесе
    "Аксу ТВ" интернет-телевидениесе
  2. "Идел" яшьләр үзәге сайты
    «Идел» яшьләр үзәге 1999 елдан башлап Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар яшьләре белән өзлексез эш алып бара.
  3. Табышмак
    Сайтта татарча табышмаклар урын алган. Һәр табышмакның җавабы татарча һәм русча бирелә: язылышын һәм рәсемнәрен карап, әйтелешен тыңлап була. Әлеге ресурсны сүзләрне өйрәнгәндә кулланырга мөмкин.
  4. Төп дәүләт имтиханын татарча бирәм!
    Татар телендәге төп дәүләт имтиханын укучылар бик аз күләмдә бирәләр. Аның бер сәбәбе имтиханга әзерләнү өчен онлайн тренажерларның булмавы.
  5. Җиһан
    http://cihan.tatar
  6. Үзебезчә Тәмле Татарча
    Татар рецептлары

Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре

  1. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре"
    Шәхси сайтымда башлангыч сыйныф укытучылары, укучылар, сыйныф җитәкчеләре өчен файдалы мәгълүматлар урнаштырылды. Сайттагы һәр язма туган телебезне саклау, аның куллану даирәсен үстерү максатына хезмәт итә.
  2. Башлангычлар иле
    Бу сайт укучылар, әти-әниләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен төзелде. Бергә булыйк, бердәм булыйк, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик!
  3. Белемле шәкертләр
    Изге бурычым - кешелек өчен изге эшләр генә кылучы балалар тәрбияләү. Бүгенге көндә мин татар балаларына рус телен өйрәтү буенча шөгыльләр алып барам.Туган телен һәм рус телен белгән бала халкыбызны, мәдәниятебезне туган телебезне саклап кала ала.
  4. Бәхетле балачак
    Биредә башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар өчен кызыклы мәгълүматлар урын ала
  5. Нәселем-горурлыгым
    Гаиләбез сайты. Биредә аш-су пешерү, татар теле һәм әдәбияты һәм башка кызыклы темаларга мәгълүмат таба аласыз
  6. Тел-белем чишмәсе
    Тел киләчәктә баланың барлык фәннәр буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә уңай йогынты ясый.
  7. Яшәү яме гаиләмдә! Хезмәт төбе - хөрмәт.
    Әлеге сайтта мин гаиләмә, хезмәтемә багышланган материаллар, кызыклы, файдалы вакыйгалар урнаштырып барырга тырышам. Максатым: башка гаиләләр белән танышу, тәҗрибә уртаклашу.

Күренекле татар җәүһәрләре

  1. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр
    Үзем яраткан, үзем горурланган халкым турындагы материалларны бер урынга туплап, укучыма тәкъдим итәсем килде. Шулай ук Мөслим районы Тойгелде авыл җирлегенә кергән авылларның шәхесләре - күренекле җәүһәрләребез турында язмалар урнаштырылды.
  2. Халкым минем
    Үзем яраткан, үзем горурланган халкым турындагы материалларны бер урынга туплап, укучыма тәкъдим иттем...
  3. Язучы Зиннур Хөсниярның рәсми сайты
    Cайтның максаты: татар язучысы Зиннур Хөсниярның әсәрләрен киң катлам укучыга җиткерү, язучы белән укучы арасында элемтә булдыру.
  4. ӨМЕТ ЙОЛДЫЗЫ
    Күренекле татар шагыйрәсе, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе, туганыбыз Бурнашева Заһидә Хөсәен кызы шәхесенә багышланган Интернет-проект

Тематик ресурс - иҗади җәүһәр

  1. Актаныш районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты
    Әлеге сайт Актаныш районы теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе сайты буларак ачылды. Сайтта районыбыз укытучыларының эш тәҗрибәсе, татар теле һәм әдәбияты буенча яңалыклар яктыртыла.
  2. Габдулла Кариев театры
    Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сайты
  3. Калеб
    Татар мәдәниятенә яңа буын иҗатчылар килде. Язучы, җырчы, композитор, рәссам, музыкант, артист, режиссерлар... “Калеб”нең беренчел максаты – төрле өлкәдә иҗат итүчеләрне бер казанда кайнату һәм киләчәктә аларның уртак эшләрен алкышлау.
  4. Камал театры сайты
    Галиәcгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының рәсми сайты
  5. Кыйблам
    Татар халкының үткәне, бүгенгесе миндә һәрчак горурлык хисе уята. Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану өчен бу проект бик уңайлы.
  6. Этнографик музей
    Туган якны өйрәнүче мәктәп музее материалларыннан төзелгән сайт.

Укучы - җәүһәр

  1. "Авылдашлар" - Якты Күл авылы блогы
    Татарстан Республикасы Нурлат районы Якты Күл авылы блогы
  2. "Дуслык" балалар бакчасы
    Мин узем тәрбияләнгән балалар бакчасы турында сайт булдырырга булдым. Дуслык балалар бакчасы турында мәгълүмәт тупладым.
  3. Айгизә сайты
    Әлеге сайт үземне кызыксындырган шөгыльләр турында. Сайтта халкыбызның милли бәйрәмнәре, башкалабыз Казан, туган ягым Актаныш, аның күренекле шәхесләре , туган телебез турында материаллар, балалар өчен җырлар, аларның караокелары урын алды . Шул
  4. Айнур сайты
    Әлеге сайтымда үземнең кызыксынуларым, уңышларым, гаиләм, туган авылым һ.б турында мәгълүмат тупланган. Яшьтәшләрем үзләренә кирәкле мәгълүматны тапсалар, мин бик шат булырмын.
  5. Барысын белергә телим!
    Биредә минем кызыксынуларым, уңышларым, авылыбыз тарихы, туган ягым әдипләре һ.б. мәгълүматлар урын алган.
  6. Динар сайты
    Укытучы апа белән иң элек мәктәбебездәге "Туган якны өйрәнү" музеена танышу.
  7. Тубылгы Тау-Борынгы Болгар шәһәре
    Бу сайтта минем туган авылым - Тубылгы Тау турында, авылымның күренекле шәхесләре, авыл тарихы турында мәгълүмат алырга була.
  8. Туган авылым минем - Аккүзем
    Актаныш муниципаль районы Аккүз авылы тарихына багышланган сайт.
  9. Туган ягым Ташкичү
    Тормыш дулкыннары безнең авыл кешеләрен кая гына илтмәсен, ул нинди юллар үтмәсен, һаман туган ягын сагына, күңеле белән, уе белән туган якларга омтыла. Туган якка мәхәббәт нигезендә бөек көч-туган илне, шул җирләрдә яшәүче халыкның эшен, тормыш
  10. Шагыйрә Гөлнара Әюпова сайты
    Биредә төбәк шагыйрәсе Гөлнара Әюпованың тормыш юлы һәм иҗаты яктыртыла
  11. Шәхси фотогалерея
    Әлеге сайт аша минем үземнең иҗатым белән таныштырасым килә. Минем галереядагы сурәтләр, бәлкем, кемне дә булса илһамландырыр, гади генә әйберләрдән дә ниндидер матурлык, сихрилек, могҗиза күреп, дөньяга башка күзлектән карый башлар.
  12. Ялгызларны яклыйк
    Әлеге интернет челтәр Каратун урта мәктәбенең ятимнәр һәм картлар йортындагы балалар һәм өлкәннәргә карата рухи һәм материаль ярдәм күрсәтүләренә багышланган. Сайтның төп максаты- кешеләрне изге эшләргә чакыру, аудиторияне мәрхәмәтле, ярдәмчел булырг

Укытучы - җәүһәр

  1. "Туган ягым -яшел бишек"
    http://nsportal.ru/sabitova
  2. Айгөл сайты
    Татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы
  3. Башлангыч сыйныф укытучысы Чукурумова Валентина Николаевнаның шәхси сайты
    Сайтта үзем турында кыскача белешмә, коллегалар өчен эш программалары, дәрес эшкәртмәләре, фәнни мәкаләләр һәм укучылар өчен олимпиада биремнәре, файдалы сылтамалар урын алган.
  4. Биология һәм география укытучысы Әмиров Айзатның шәхси сайты
    Әлеге сайт география һәм биология укытучылары өчен төзелгән. Сез әлеге фәннәр буенча шактый күп материал таба аласыз. Биредә дәресләргә һәм төрле чараларга әзерләнгәндә кирәкле мәгълүматлар тупланган.
  5. Бәхет өчен, шатлык өчен, көрәшеп яшим. Көрәшеп тапкан бәхетне өләшеп яшим. (Ф. Яруллин)
    Әлеге сайтта укытучының ни дәрәҗәдә үз эшенә бирелгәнлеге, хезмәте, эш нәтиҗәсе тупланган.
  6. Газиз телем
    Халиуллина Гөлфия Ринат кызының "Газиз телем"дигән шәхси сайты
  7. Газизуллина Зөлфия Альфред кызы
    Әлеге сайт үзем һәм педагогик эшчәнлегем турында. Монда ачык дәресләрнең, әдәби кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең методик эшкәртмәләре урын алды. Аерым дәресләргә презентацияләр эшләнде. Шулай ук Excel , онлайн программаларда эшләнгән тестлар укытучыларга
  8. И туган тел, и матур тел...
    Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы сайты - "И туган тел, и матур тел..." Сайтны төзүче турында мәгълүмат, укытучылар өчен кирәкле материаллар тупланган.
  9. Мөнирә Садыйкова сайты
    Сайт аша үземнең педагогик эшчәнлегем, эш тәҗрибәм, куанычлы уңышларым белән уртаклашасым килә. Сайт татар милләтенә, туган телебез язмышына битараф булмаган һәркемгә файдалы булыр дип саныйм.
  10. Татар теле укытучысы Фәрзиева Алсу «И газиз туган телем»
    Сайтымда татар теле укытучыларына, укучыларга, әти-әниләргә кирәкле, файдалы мәгълүматлар урын алган. Татар телендә интернет челтәрендә бай эчтәлекле, дөрес язылган язмаларның күбрәк урын алуын телим. Үземнең дә шушы изге эшкә өлеш кертә алуым белән
  11. Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты
    Педагогик эшчәнлегем турында тулырак мәгълүмат бирүче яңа сайтым аралашу һәм кайтма мәгълүмат алу өчен тагын да уңайлырак булыр дип өметләнәм.
  12. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты
    Укытучыларга ноутбук бирелгәч, безнең эшебез тагы да җанланып китте. Кирәк вакытта интернет сәхифәләреннән дәресләр, сыйныфтан тыш чаралар өчен файдалы мәгълүматлар табабыз, хезмәттәшләрем белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен дә мөмкинлекләр ачык.
  13. Татарханә
    "Татарханә" сайты татар теле укытучылары, татар телен тирәнрәк өйрәнергә теләүче укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен төзелде.
  14. Уйнап белем алабыз
    Бу сайтта бирелгән биремнәр (80% ы үземнеке) укытучыларыбызга методик ярдәм йөзеннән булдырылды. Укыгыз, өйрәнегез, эшегездә кулланыгыз! Дәресләрегез кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы да узсын!
  15. Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә
    Шәхси сайтымда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар, сыйныф җитәкчеләре өчен файдалы мәгълүматлар урнаштырылды. Сайттагы һәр язма туган телебезне саклау, аның куллану даирәсен үстерү максатына хезмәт итә.

Урта белем - яшь җәүһәрләр

  1. "Кыңгыраулар" сайты
    Әлеге сайтта "Кыңгыраулар" әдәби түгәрәгенең эшчәнлеге яктыртыла. Биредә Сез укучыларыбызның иҗат җимешләре белән таныша аласыз.
  2. Китапханә сайты
    Гомуми урта мәктәпнең китапханә сайты. Сайт шулай ук укучыларга, татар теле укытучыларына файдалы проект. Укыгыз, файдаланыгыз!
  3. Классташлар
    "Классташлар" - Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбе блогы. Блог классташлар өчен менә дигән очрашу урыны булып тора.
  4. Мөслимем - гүзәл җирем
    Сайт Мөслим районы Мөслим гимназиясе укучыларының түгәрәк эшчәнлеген яктырта. Биредә Мөслим районының тарихи сукмакларын күзәтергә һәм өйрәнергә мөмкинлек тудырылган. Сайт авторлары: Мөхәммәтдинова Р.Р. һәм Кадыйрова А.Р.
  5. Туган телем-анам теле!
    Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен файдалану өчен материаллар тупланган сайт
  6. Туган якны өйрәнү музее
    Әлеге блогта сез мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музее, аның эш юнәлешләре белән таныша аласыз.
  7. Хәзинә
    Әлеге сайтта география, биология, экология буенча файдалы язмалар урнаштырылган. Биредә түгәрәк планнары, түгәрәктә башкарылган эшчәнлек буенча да язмалар, дәрес һәм сыйныфтан тыш чара эшкәртмәләре, проект эшләре табарсыз.

Югары белем - фән җәүһәрләре

  1. Мәдәният һәм сәнгать институты
    Бу сайт Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты сайты. Сайтта студентлар, укытучылар, һәм, гомумән, инситут тормышы белән таныша аласыз

Җәүһәрләр галәме

  1. Ташкент шәһәре татар мәдәни үзәге
    Ташкент шәһәре татар мәдәни үзәге (Үзбәкстан)
  2. “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталы
    Портал Самар татарлары һәм мөселманнары тормышында булган бөтен вакыйгаларны яктыртып тору, дин, әхлак, гореф-га­дәтләребез турында материалар кую, җирле талантларыбыз хезмәтен популярлаштырып халыкка җиткерү өчен хезмәт итә.