«Белем җәүһәрләре 2011» II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе нигезләмәсе
I. Гомуми сораулар
Әлеге нигезләмә «Белем җәүһәрләре 2011» II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең (алга таба - Бәйге) максатларын, бурычларын, катнашу кагыйдәләрен, оештыручыларның һәм катнашучыларның хокукларын, үткәрү һәм җиңүчеләрне бүләкләү тәртибен билгели.
Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.
Бәйгенең учредителе (нигез салучысы) һәм төп оештыручысы - җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте. Үзара килешү нигезендә бәйгенең берничә оештыручы-партнёры (юридик һәм физик затлар) булырга мөмкин.
Бәйгенең рәсми сайты адресы - http://konkurs.belem.ru.
«Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең "туган көне" булып 2010 елның 5 нче феврале (иң беренче бәйге ачылу көне) санала.
Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:
- интернет челтәрендә җәүһәр дип саналырлык татар телендә ясалган кыйммәтле белем чыганакларын эзләп табу һәм аларны популярлаштыру;
- Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татарлар өчен файдалы интернет-ресурсларны бер урынга туплау;
- фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге татар телле интернет-ресурсларның сыйфатын һәм рейтингын үстерүдә ярдәм күрсәтү;
- интернет челтәрендә фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге чыганакларны булдыру өстендә эшләүче белгечләрне таныту, аларның бергәлеген булдыру.
Бәйгенең эшче органнары
Бәйгенең Оештыру комитеты. Оештыру буенча мәсьәләләрне хәл итү өчен бәйгенең Оештыру комитеты төзелә. Оештыру комитетын учредитель формалаштыра. Ул юридик һәм физик затлардан торырга мөмкин. Бәйгене үткәрү барышында Оештыру комитеты Дәгъва кылучыларның гаризаларын, һәр номинациядә Бәйгедә катнашучылар исемлеген, Бәйге Номинантлары һәм Җиңүчеләре исемлеген мәгълүмат базасында туплый, аның төгәл алып барылуын тәэмин итә.
2011 елда Бәйгенең Оештыру комитеты составы (бәйге барышында Оештыру комитеты составы үзгәрергә һәм тулыланырга мөмкин):
- Раил Гатауллин, Җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте директоры, Татар телендә Интернет-белем үзәге (http://belem.ru) җитәкчесе;
- Фәрит Зәйниев, программист, Кукмара районы порталы (http://kykmor.ru) интернет-проекты авторы;
- Гөлназ Тарханова, web-дизайнер, Тарханова Гүзәлия сайты (http://tarkhanova.ru) администраторы;
- һәм оештыручы-партнерларның вәкилләре.
Оештыру комитеты:
- Бәйгенең әлеге Нигезләмәсен булдыра, аның үтәлүен тәэмин итү өстендә эшли;
- Бәйгене үткәрү шартларын (үткәрү кагыйдәләрен, вакытын, бәяләү критерийларын, этапларын һ.б.) билгели;
- Жюри составы турында карар кабул итә һәм Жюри Рәисен билгели;
- Бәйгенең башлануын рәсми рәвештә игълан итә;
- Бәйгедә катнашырга теләк белдереп кабул ителгән гаризаларны җыя, гаризаларның төгәл бирелүен, язылышын, Нигезләмә таләпләренә туры килүен тикшерә;
- Бәйге барышында Жюри һәм Экспертлар эшен координацияли;
- Номинантлар арасында халык тавышын белү системасын оештыра;
- Бәйгедә Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын оештыра;
- Бәйгенең рәсми сайтында мәгълүмат базасын һәм архивны булдыра;
- Оештыру комитеты һәм Бәйге алдында торган башка төр оештыру сорауларын хәл итү максатыннан тиешле карарлар кабул итә.
Оештыру комитеты:
- таләпләргә туры килмәгән очракта, дәгъва кылучы сайтны кире кагарга;
- Нигезләмә тарафыннан урнаштырылган кагыйдәләрне бозу, Бәйгене үткәрү таләпләренә һәм шартларына туры килмәү очракларында Бәйгедә катнашучыны Бәйгедә катнашу мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә хокуклы.
Оештыру комитеты әлеге Нигезләмәне, Бәйгене үткәрү кагыйдәләрен һәм процедураларын бозган очракта җавап тота.
Түбәндәге очракларда Оештыру комитеты җавап тотмый:
- аңа бәйле булмаган сәбәпләр нәтиҗәсендә интернет-ресурсларны тикшереп карый алмаган очракта;
- дәгъва кылучының гариза тутырганда ялгыш язылган яисә Бәйге барышында үзгәртелгән мәгълүматы булганда.
Оештыру комитеты әгъзалары Бәйгедә үзләренең шәхси интернет-проектлары белән катнаша алмыйлар. Оештыру комитеты әгъзаларының башка затларга ясаган интернет-проектлары ачылып 1 ел вакыт үткәннән соң (әлеге затларның тиешле дәрәҗәдә үз хезмәтләре кергәннән соң) гына бәйгедә катнашырга хокуклы.
Татнет экспертлары берләшмәсе. Экспертлар берләшмәсе бәйгенең рәсми сайтында теркәлгән тәҗрибәле "Татнетчылар" арасыннан оеша. Әлеге берләшмәгә "Татнетчы" үзе теләк белдереп керә, Оештыру комитеты әлеге кандидатураны "Татнетчы"ны резюмесына карап расларга тиеш. Бәйгедә катнашкан "Татнетчы" Эксперт була алмый.
Экспертлар Нигезләмәдә расланган бәйге критерийларына таянып Дәгъва кылучылар арасыннан Жюри әгъзаларына Номинантларны һәм Җиңүчеләрне тәкъдим итәргә хокуклы.
Жюри. Жюри составына татар телен яхшы белгән, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән якыннан таныш һәм исемнәре танылган компетент белгечләр кертелә. Әлеге таләпләргә туры килгән теләсә кайсы физик зат бәйгенең рәсми сайты аша (Жюри битендә) Жюри әгъзасы булырга теләк белдерә ала. Теләк белдерүченең портфолиосы белән танышып компетентлык дәрәҗәсен ачыклаганнан соң, Оештыру комитеты әлеге теләкне канәгатьләндерергә яисә кире кагарга хокуклы.
Жюри әгъзалары:
- һәр ел саен номинацияләр санын һәм номинацияләү принципларын билгеләүдә катнаша;
- Нигезләмәдә расланган бәйге критерийлары буенча Дәгъва кылучылар арасыннан Номинантларны билгели;
- сайт/форум кысаларында оештырылган халык фикерен ачыклау системасының төгәллегенә җавап бирә һәм тавыш бирү нәтиҗәләре буенча рейтингны яңартып тора;
- тавыш бирү тәмамланганнан соң, Экспертлар һәм халык фикерен исәпкә алып Номинантлар арасыннан җиңүчеләрне билгели.
Жюри рәисе Оештыру комитеты тарафыннан билгеләнә, Жюриның кайсы да булса эш төркеме составына керә, Жюри эше белән җитәкчелек итә, Бәйге барышында Жюри әгъзаларының эшчәнлеген координацияли һәм Нигезләмәдә каралган башка төр хокукларга һәм бурычларга ия булып тора.
Оештыру комитеты, Экспертлар, Жюри әгъзалары һәм Бәйгедә катнашучылар арасында мәгълүмат алышу күзгә-күз, бәйге сайтының эчке хәбәрләшү системасы аша, электрон почта ярдәмендә яисә башка төр заманча элемтә чаралары кулланып башкарыла.
II. Бәйгене үткәрү тәртибе
Бәйгене үткәрү этаплары:
«Белем җәүһәрләре» Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү ел саен гыйнвар аенда башланып китә. Җиңүчеләр шул ук елның октябрь аенда (Укытучылар көне уңаеннан) игълан ителә. Шул рәвешле:
- гаризаларны кабул итү: гыйнвардан алып 15 нче сентябрьгә кадәр;
- Номинантларны сайлап алу: 15 нче сентябрьдән алып 1 нче октябрьгә кадәр;
- Җиңүчеләрне билгеләү: 1 нче октябрьдән алып 3 нче октябрьгә кадәр;
- Җиңүчеләрне хәбәр итү һәм бүләкләү: октябрь аеның беренче декадасында (Укытучылар көне уңаеннан) оештырыла.
Бәйге номинацияләре
Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда үзе төп өлешне керткән интернет-ресурслар катнаша ала.
- "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
- "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган яисә интернет-проектны ясауда 50%ка кадәр шул яшьтәге баланың өлеше кергән интернет-ресурслар катнаша ала.
- "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем бирүче мәктәп тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
- "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
- "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган төрле темаларга, фәнни эзләнүләргә багышланган интернет-ресурслар катнаша ала.
- "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә гаиләләр ясаган, интернет-кулланучылар өчен мәгариф өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.
Гариза кабул итү тәртибе
Бәйгедә катнашу өчен иң элек сайтта ФИОны тулысынча күрсәтеп теркәлергә кирәк. Гариза электрон формада урнаштырыла. Формада аермачык тутырылырга тиешле түбәндәге позицияләр бар: интернет-проект исеме, интернет-проектның URL адресы, номинация, ФИО тулысынча, e-mail адресы, яшәү урыны/адрес, Бәйге Нигезләмәсе белән танышып аның белән килешү.
Бәйгегә кабул итү турында карар Оештыру комитеты әгъзалары арасында тавыш бирү нәтиҗәсендә 48 сәгать эчендә кабул ителә. Тавышлар тигез булган очракта Оештыру комитеты рәисе хәлиткеч тавышка ия. Бәйгедә катнашучы шушы вакыт эчендә интернет-проектының алгы (титул) битендә Бәйге баннерын урнаштырырга тиеш. Бәйгегә кабул ителмәгән Дәгъва кылучыга, сәбәбен аңлатып, хәбәр җибәрелә.
Гариза кабул ителмәү сәбәпләре түбәндәгеләр була ала:
- интернет-проект эчтәлеге хокукый яисә әдәп нормаларына, тематикага туры килми (милләтара һәм динара каршылыкларны пропагандалый, авторлык хокукларын боза, порнографик эчтәлекле, кешене кимсетүче, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозучы, тоталитар секталар, финанс пирамидалар ресурслары, интим-хезмәтләр һ.б.);
- гариза бирү моментына сайт техник яктан әзер түгел (хостинг эшләми, сайтның кайбер бүлекләрендә мәгълүмат юк яисә алар ачылмыйлар һ.б.);
- гаризада күрсәтелгән мәгълүмат чынбарлык белән туры килми;
- интернет-проект бер айдан бирле яңартылмаган;
- гаризаларны карау вакытында интернет-проект эшләми;
- интернет-проектның оригиналь эчтәлеге юк;
- интернет-проект Internet Explorer, Mozilla Firefox яисә Opera браузерларының соңгы версияләрендә дөрес күрсәтелми;
- интернет-проект әле эшләнә генә яисә кайбер бүлекләренә кергәндә 404 хатасын бирә («бит табылмады»);
- интернет-проектның дизайны бөтенләй юк яисә шаблон нигезендә генә тупас эшләнелгән;
- интернет-проектта хокукый яисә әдәп нормаларына туры килми торган реклама урнаштырылган;
- интернет-проектта татар телендә контент (интерфейс, эчтәлек, ресурслар) тулаем контентның яртысыннан кимен тәшкил итә;
- интернет-проект чаттан гыйбарәт, теркәлгәннән соң гына яисә махсус программа нигезендә эшли торган ресурс буларак кына урнаштырылган.
Хаталары һәм кимчелекләре төзәтелгәннән соң бер кат кабул ителмәгән интернет-проектны кабаттан (бары тик 1 тапкыр гына) теркәү мөмкинлеге бар.
Бәйгедә катнашучыларның хокуклары һәм бурычлары
Бәйгедә катнашырга Дәгъва кылучы интернет-проект кимендә 50%-ка татар телендә ясалган һәм кимендә 50%-ы татар телендәге мәгълүматка ия булырга тиеш. Бәйгедә катнашырга теләк белдергән интернет-проект интернет челтәрендә ким дигәндә 1 айдан артык эшләп килергә тиеш. Гариза бирүче Бәйгедә берничә интернет-проект белән катнаша ала. Бәйгедә катнашу өчен Гаризаны интернет-проектны ясаучы web-осталар яисә интернет-проект хуҗалары бирә ала.
Бәйгедә катнашучы бер номинациядә бары тик бер интернет-проект белән генә катнашырга хокуклы.
Гаризалар электрон рәвештә Бәйгенең рәсми сайтында кабул ителә. Гариза формасында аермачык тутырылырга тиешле позицияләр йолдызчык (*) тамгасы белән тамгаланган. Гариза кабул ителгәндә, интернет-проектның статусы үзгәргәндә (расланганда/кире кагылганда) Гариза тапшыручы күрсәткән электрон адреска хат җибәрелә. Гаризаны тутырган вакытта "ФИО тулысынча" кырында кулланучының үз аккаунт исеме сайлап алына (!).
Интернет-проект катнашачак номинацияне Гариза тапшыручы үзе билгели. Оештыру комитеты номинацияне үзгәртү тәкъдиме белән чыгарга хокуклы, чөнки интернет-проектның нинди номинациядә булуы аның Катнашучылар исемлегенә кабул ителүгә һәм җиңүгә шансларын билгели.
Бәйгедә катнашучы:
- гариза бирер алдыннан әлеге Нигезләмә белән танышып чыгарга тиеш;
- Нигезләмә таләпләре белән килешкән очракта гаризаны үз вакытында тапшырырга бурычлы;
- Бәйгедә катнашучы статусы бирелү турында мәгълүматны кабул итеп алганнан соң бер тәүлек дәвамында үз интернет-проектында Бәйгедә катнашучы баннерын урнаштырырга бурычлы. Бу баннер Бәйге Җиңүчеләрен котлау тантанасы узганнан соң гына алынып куела ала;
- әлеге Нигезләмә тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр һәм процедураларны үтәргә бурычлы.
Бәйгедә катнашучы түбәндәге хокукларга ия:
- Бәйгене үткәрү тәртибе һәм шартлары турында үз вакытында мәгълүмат алырга;
- Бәйгедә катнашу өчен үз гаризасын теркәргә;
- гаризаларны кабул итү срогы тәмамланырга кимендә 3 көннән дә соңга калмый гаризасын кире алырга;
- Бәйгенең Җиңүчесе буларак игълан ителгәндә Бүләкне кабул итеп алырга.
Бәйгедә катнашучы:
- гаризада күрсәтелгән мәгълүматның төгәл булмаганы өчен;
- әлеге Нигезләмәдә каралган шартлар, кагыйдәләр һәм процедураларны үтәмәгән өчен җаваплы.
Әлеге хокук бозулар өчен Оештыру комитеты Бәйгедә катнашучыны Бәйгедә катнашу хокукыннан мәхрүм итә ала. Әлеге факт тиешле Беркетмә белән теркәлә. Бәйгедә катнашу хокукыннан мәхрүм ителү турында хәбәр аның гариза биргәндә күрсәткән электрон почта адресына җибәрелә. Төзәтүләр керткәннән соң, Оештыру комитеты рөхсәте белән ул гаризаны яңадан тапшыра ала.
Авторлык хокукын тупас бозучы (интернет-проектны урланган скриптлар ярдәмендә төзүче, сайтта автор рөхсәтеннән башка текст материаллары урнаштыручы, авторның әсәрләрен яисә аның өлешен үзенеке дип атаучы һ.б.), этика нормаларын үтәмәүче, Жюри, Экспертлар берләшмәсе һәм Оештыру комитеты әгъзаларына мыскыллы сүзләр әйтүче Бәйгедә катнашучылар шунда ук Бәйгедә катнашу хокукыннан мәхрүм ителәчәкләр. Тәртип бозулар кабатланган очракта Жюри һәм Оештыру комитеты әгъзалары гамәлдәге закон кысаларында эш йөртергә хокуклы.
III. Бәйгедә катнашучыларны бәяләү
Интернет-проектларны бәяләү процессында — теркәлү вакытыннан алып Җиңүчеләрне билгеләгәнгә кадәр — Экспертлар берләшмәсе, Жюри һәм Оештыру комитеты әгъзалары түбәндәге критерийлар һәм принципларга таянып эш йөртәләр:
- «Функциональлек һәм технология ягыннан камиллек». Әлеге критерий программистлар һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә танылган белгечләр тарафыннан бәяләнә.
- «Эчтәлек һәм интерактивлык». Әлеге критерий танылган педагоглар һәм методика белгечләре тарафыннан бәяләнә.
- «Дизайн һәм юзабилити». Әлеге критерий мәдәният өлкәсендә танылган белгечләр, рәссамнар, дизайнерлар һәм юзабилити белгечләре тарафыннан бәяләнә.
IV. Йомгаклаучы нигезләмәләр
Әлеге Нигезләмә Оештыру комитетының барлык әгъзалары да килешеп раслаганнан соң үз көченә керә. Нигезләмәнең килешенгән һәм расланган варианты Оештыру комитеты рәисендә саклана.
Әлеге Нигезләмә, кызыксынган якларны канәгатьләндерү йөзеннән, тәҗрибә арта бару белән бәйле рәвештә яхшыртылырга мөмкин.
Әлеге Нигезләмә Бәйгенең рәсми сайтында бастырыла һәм Бәйгедә катнашырга теләгән һәркем аның белән танышып чыга ала.
Нигезләмәдә кулланылган төп төшенчәләр
Бәйге — әлеге Нигезләмәдә бирелгән бәяләү критерийларына туры килүче интернет-проектларны ачыклауга юнәлтелгән чаралар җыелмасы.
Оештыру комитеты — Бәйгене оештыручылар.
Жюри — интернет-проектларга профессиональ бәя бирүче һәм Бәйге Җиңүчеләре турында карар кабул итүче белгечләр төркеме.
Экспертлар берләшмәсе - бәйгенең рәсми сайтында теркәлгән, татар интернетына керткән өлеше һәм башка сыйфатлары дәрәҗәсенә карап Оештыру комитеты тарафыннан Эксперт статусы бирелгән "Татнетчылар" төркеме.
Татнетчы - бәйгенең рәсми сайтында теркәлгән юридик яисә физик йөз (актив сайт кулланучысы).
Дәгъва кылучы — Бәйгедә катнашу өчен тәкъдим ителүче юридик яисә физик йөз (гариза бирүче).
Бәйгедә катнашучы — Бәйгедә катнашу өчен Оештыру комитеты тарафыннан хупланган интернет-проект.
Номинант — үз номинациясендә Бәйгенең Җиңүчесен билгеләү максатыннан йомгаклаучы тавыш бирү өчен Жюри яисә интернет-файдаланучылар сайлап алган интернет-проект.
Җиңүче — Номинантлар арасыннан үз номинациясендә 1, 2 яисә 3 нче урынны алган интернет-проект.
Җәүһәр - бәйгедә I урын алган интернет-проект. Әлеге проект бәйгенең махсус битендә урнашытырыла, киләсе бәйгеләрдә катнашучылар өчен ул үрнәк булып санала, үзе яңадан бәйгедә катнаша алмый. Әлеге дәрәҗәле проектның авторы һәр ел бүләкләү тантанасына чакырыла, теләге буенча лауреатларны бүләкләү хокукына ия булып тора.
Бүләкләр — Бәйгенең Җиңүчеләренә бирелүче дипломнар һәм призлар.
Иганәчеләр (спонсорлар) — теге яисә бу формада Бәйгегә материаль, мәгълүмати, технологик яисә башка төр формада ярдәм күрсәтергә әзер физик һәм юридик затлар.
-| Конкурс буенча сораулар һәм тәкъдимнәр форумда кабул ителә |-






