"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризаларны тапшыру өчен 1 ай вакыт калып бара

"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе быел өченче тапкыр уздырыла. Шушы 2 ел эчендә бәйге татар интернетында җәүһәр дип саналырлык дистәгә якын файдалы сайтны ачыклады инде. Елдан-ел татар интернеты үсә һәм ныгый, файдалы сайтлар саны да бермә-бер арта бара. Бәлки шундый сайтлар арасында сезнең сайтыгыз да бардыр?!

Сайтыгызны халыкка таныту һәм дәрәҗәле бүләк алу максатыннан бәйгедә катнашу өчен 15 сентябрьга кадәр гариза тапшырырга соңга калмаска кирәк.

Бәйгедә катнашыр алдыннан аның нигезләмәсе белән танышып чыгыгыз, гариза тапшыру кагыйдәләрен һәм башка файдалы мәгълүматны укыгыз. "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган файдалы сайтларны ачып карагыз. Әлеге мәгълүматлар сайтыгызны тагын да яхшырак һәм камилрәк итсен.

Әмма гариза тапшырырга соңга калмагыз. Гаризалар кабул итү тәмамланып бераз вакыт үткәннән соң бәйгедә катнашучы сайтлар белән жюри таныша башлый. Бәйге сайтында узган елларда конкурсантларны бәяләгән жюри составы белән дә танышу мөмкинлеге бар. Быелгы бәйгенең жюри составы белән гаризаларны кабул итү тәмамлануга ук танышырга мөмкин булачак.

Бәйгенең оештыру комитеты һәм иганәчеләре барлык катнашучыларга да уңышларга теләп кала!


Татар интернетының үсеше өчен өлеш кертергә һәм бәйгенең иганәчесе булырга телисез икән, Элемтә формасыннан файдаланып безгә хат юллый аласыз.

Air Jordan XX9 29 Shoes

Фикерләр