"Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә катнашучылар һәм бәйгенең рәсми сайты кунаклары!
Шушы көннәрдә бәйгенең финалистлары билгеле булды, без аларны "Казан" милли-мәдәни үзәгендә 29 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә башланачак тантанада көтеп калабыз. Бәйгенең финалына чыккан интернет-проектлар:
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе
5. http://tugan-tel.blogspot.com
"Укучы - җәүһәр" номинациясе
1. http://tugan-awlm.blogspot.com
"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
3. http://tatardeti.blogspot.com
4. http://yashel-bishek.ucoz.ru
"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе
1. http://www.gimranov.com/wp/
"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе
Якын арада финалистларның һәрберсенә дә электрон почта аркылы шәхсән чакыру хаты җибәреләчәк, шулай ук Мәгариф һәм фән министрлыгының да аерым карары дөнья күрер дип көтелә.
ps. Игътибар! Приказга кертү өчен безгә укытучыларның һәм укучыларның кайсы мәктәптә эшләүләрен/укуларын, кем булып эшләүләрен/укуларын белү кирәк. Моның өчен "Безнең белән элемтә" (http://belem.ru/contact) бите аша әлеге мәгълүматны шушы 2 көндә хәбәр итүегез сорала!
Ихтирам белән, Оештыру комитеты җитәкчесе Раил Гатауллин
Фикерләр
Кунак
21 Октябрь, 2011 - 20:44
Котлыйм!!!
Әлеге бәйгедә катнашып финал өлешенә үткән барлык сайт авторларын чын күңелдән тәбрик итәм!!! Һәр туар көннәрегез кояшлы, төннәрегез айлы булсын. Киләчәккәтә дә максатчан, нәтиҗәле эшләр башкарып, уңышларга ирешегез!!! Бәйге оештыручыларга Халыкара бәйгеләр оештырып, гади генә авыл, район укытучыларын дөнья күләмендә танытканнары өчен чиксез рәхмәтләремне белдерәм! Эшләрендә уңышлар, гаилә бәхетләре юллап калам!!!
Кунак
21 Октябрь, 2011 - 21:03
Нишләп юк?
Шубино-видео сайты нишләп финалистлар исемлегендә юк икән? Искиткеч сайт бит.
Раил Гатауллин
22 Октябрь, 2011 - 08:34
Финал
Гафу итегез, әмма әлегә гариза бирмәгән һәм бәйгедә катнашмаган интернет-проектларны финалга үткәрү бәйге Нигезләмәсендә каралмаган. :)
Кунак
22 Октябрь, 2011 - 16:16
Шулайрак булган икән шул
Шулайрак булган икән шул :) Мин ул сайтка Сезнең юллама аша тап булган идем, рәхмәт. Бик ошады, күпләргә ул сылтаманы бирдем. Алга таба да шундый матур , эчтәлекле татарча сайтларга юлыксагыз, безнең белән уртаклашырсыз дигән өметтә калам.
Раил Гатауллин
22 Октябрь, 2011 - 20:33
Татар сайтлары
Татар сайтлары белән сез Белем.руның махсус бүлегендә таныша аласыз: http://belem.ru/katalog
Фикерләр