"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 27 нче гыйнвар - җомга көнне башланып китәчәк!

Хөрмәтле сайтыбыз кулланучылары, бәйгебезнең җәүһәрләре һәм конкурсантлары!

Сезне чын күңелебездән Яңа 2012 ел белән тәбрик итәбез! Тормышыгызда бары тик шатлык-бәхетләр генә булуын, саулык-сәламәтлек, яңа уңышларга ирешүегезне телибез!

Яңа ел башланган икән, димәк, яңа бәйгебезне башларга да вакыт килеп җитте, дигән сүз. Бәйгенең Нигезләмәсе шартлары буенча бәйге һәр елның гыйнвар аенда башлана. Бу шартны истә тотып, оештыру комитеты бәйгедә катнашырга теләгән һәркемгә "Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең 27 нче гыйнвар - җомга көнне башланып китүе турында хәбәр итә.

Бәйге быел өченче тапкыр үткәреләчәк. Аны "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештыра. Бәйге барышында оештыручылар һәм партнёрлар саны арту мөмкинлеге дә каралган.

Бәйгедә яшьләр дә, картлар да, шәхсән дә, гаилә белән бергә дә катнашырга була. Бәйгедә катнашуның шартлары бик гади - бәйгедә катнашырга теләгән интернет-проект (сайт, портал, блог) кимендә 50% татар телендә булырга (ягъни татар телле версиясе булырга) һәм андагы мәгълүмат кулланучылар өчен файдалы булырга тиеш. Сайт никадәр файдалы һәм оста эшләнгән, бәйгедә җиңү ихтималы шулкадәр югарырак.

"Белем җәүһәрләре" оештыру комитеты исеменнән сезнең барыгызга да уңышлар теләп калабыз. Сайтыбыз яңалыкларыннан хәбәрдар булып торыгыз!

Supreme X Air Max 98

Фикерләр