"Белем җәүһәрләре - 2018" Дөньякүләм бәйгесендә катнашучы интернет-проектлар
Катнашучылар саны: 60
.tatar домены - җәүһәрләр чыганагы
-
Айгөл сайтыТәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы
-
Гыйлем«Гыйлем» — татар телендә фән, белем һәм мәгърифәт тарата торган проект. Ул актуаль һәм хакыйкый фәнне популярлаштыра, төрле фән өлкәләренә караган белемне татар телендә яктырта, белем бирү сыйфатын күтәрү өчен тиешле шартлар тудыра.
-
ИмтиханФәннәрне татар телендә укытучылар өчен, дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда кулланырга, укучылар өчен татар телендә имтиханнарга әзерләнергә ярдәм итү максаты белән эшләнде. Сайттагы онлайн тестларга җаваплар сайлап, белемнәрне тикшерергә мөмкин.
ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре
-
"Илексазым - моңлы сазым"Бу төркем авылыбызның тарихын, кешеләрен, кызыклы вакыйгаларын өйрәнү өчен ачылды! Туган авыл… Анда – безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы-зары, кайгысы-шатлыгы, куаныч һәм сагышы.
-
"Мәхәббәт яшәтә, яшәртә"Вконтакте челтәрендәге әлеге төркем татар шагыйрьләренең, шигърияткә беренче адымнарын ясаучы каләм тибрәтүчеләрнең мәхәббәт турындагы шигырьләреннән гыйбарәт.
-
"Сөембикә" журналыХатын-кызлар өчен татар телендә бердәнбер әдәби-нәфис журнал.
-
"Таплы күләгәләр"-шигъри җыентыкӘлеге биттә Сез Халикова (Вахитова) Нурфия иҗат иткән шигырьләр белән таныша аласыз. Мин Кукмара районының Бурсык-Елга авылында туып үстем. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшим. Һәрбер туган көн-безнең өчен бер омтылыш бирә.
-
"Татар авыллары - Татарские деревни"Максат - Вконтакте социаль челтәрендә татар авылларын берләштерү, Татарстан, Россия һәм дөньядагы татар авылларының тарихын, бүгенгесен барлау
-
"Туган ягым - Түбән Кама"Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтының яңалыклар сәхифәсе. Түбән Кама районындагы өр-яңа хәбәрләр белән сез безнең сәхифәдәге язмалар аша таныша аласыз. Шулай ук үзегез дә яңалыклар, сезне борчыган мәсьәләләр турында фикерләр калдыра аласыз.
-
"Язмышмы, ялгышмы?"Гыйбрәтле язмышларга багышланган сайт төркеме
-
IDEL | Молодежный центр "Идель""Идел" яшьләр үзәгенең рәсми группасы. Оешманың яңалыклары белән бер рәттән файдалы мәгълүмат, кызыклы контент урнаштырыла.
-
Ана күңеле балада...Тормыш булгач төрле хәлләр була. Авыр вакытлар да, җиңеллек белән үткәргән көннәр дә. Язмыш кешене төрле сынаулар алдында калдырырга мөмкин.
-
Балык Бистәсе районы, Балтач (Юлсубино) авылыГүзәл табигатькә, киң күңелле кешеләргә бай булган туган авылыбыз Балтачта туган, үскән, канат чыгарган, кунакка кайткан һәр кешене әлеге төркемгә җыябыз. Һәр катнашучы авылның яшәеше, яңалыклары белән таныша, рухи азык ала.
-
Г.Тукай исемендәге Әтнә Дәүләт Драма театрыӘтнә Дәүләт Драма театры иҗаты белән кызыксынучылар төркеме. Татар театрының үткәне, бүгенгесе, киләчәге - Әтнә театры яссылыгында
-
Габдулла Кариев театрыГабдулла Кариев театрының рәсми төркемендә театр яңалыклары, бәйгеләр, төрле чыганакларга сылтамалар урнаштырыла.
-
Дөрес сүзгә җавап юк!Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр!
-
Йөрәктән-йөрәккәТатар телендә шигырьләрем.
-
Кызык-МызыкВконтакте челтәрендәге иң күп татар җыелган вә иң кызыклы төркемнәрнең берсе.
-
Татар акылыИл хәлен беләсең килсә – кешеләр йөзенә кара. Җир хәлен беләсең килсә – гөлләр күзенә кара. Үз хәлең беләсең килсә – халык сүзенә... (Равил Фәйзуллин)
-
Татар ата-аналарыӘлеге проект татар ата-аналарын берләштереп, ана телебезне саклауга һәм үстерүгә юнәлгән. Киләчәктә татар телен саклау һүәм үстерүгә юнәлгән фонд булдыру (теркәлү бара) һәм файдалы проектлар каралган.
-
Татарча casualТатарча casual классик борынгы милли гореф-гадәтләр нигезендә яңа татарча заманча образлар тудыра.
-
Татарча мәкальләрТатарча мәкальләрне рус һәм татар телендә бирү, мәгънәсенә туры килгәнрәк сурәт белән тулыландыру. максат татар телен Камил белмәгән татарларда фольклор аша телгә карата кызыксыну уяту, төркемдә төрле регион вәкилләре күп.
-
Туган авылымӘлеге проект авыллар тарихын барлап һәм аны пропагандалап, саф татар телендә эшләп килүче төркем буларак, туган телебезне, тарихыбызны саклап калуда, халкыбыз өчен бик файдалы эш башкара
-
Тәртипле татарларТатарларга карата кызык-мызыклар, тарихи язмалар, җырлар.
-
УКЫТатар әдәбияте. Шигырьләр, язучылар биографиясе, төрле әдәби биремнәр
-
Че гуглит татар кызыЧе гуглит татар кызы - Вконтакте челтәрен кулланучы яшьләр арасында татар телен популярлаштыру өчен булдырылган ресурс. Гугл-запрос рәвешендәге татарчалы-русчалы постлар гади татар кызының тормышындагы хәлләрне юмористик яктан тасвирлый.
Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре
-
"Күңелле балачак"Киләчәгебез - без тәрбия биреп үстергән нәни сабыйлар. Төп максатым: шушы нәниләргә туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләп, рус телендә дә аралашырга өйрәтү.
-
Башлангычлар илеБу сайт укучылар, әти-әниләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен төзелде. Бергә булыйк, бердәм булыйк, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик!
-
Башлангычым-гүзәл мизгелемБу проект башлангыч белем һәм тәрбия бирүгә багышланган. Мәктәбебездә үткән һәрбер чара әлеге биттә яктыртылып бара.
-
Танып - белү эшчәнлекләрен үстерү аша балаларны икетеллелеккә өйрәтүФГОС таләпләре буенча балалар бакчасының төп белем бирү программасы ике өлештән тора: Мәжбүри өлеш - программаны тормышка ашыруда эшчәнлек, вариатив өлеш - үзебезнең жирлеккә хас эшчәнлек. Моңа инде әлбәттә балаларны икетеллелеккә өйрәтү тора.
-
Халилова Айназ Айдаш кызы сайтымузыка җитәкчесенең шәхси сайты
-
Шәрипова Эльвира Рафик кызының шәхси сайтыШәхси сайтымда тәрбиячеләр өчен кирәкле, эшләрендә куллана алырдай мәгълүматлар урнаштырылган. Татар телендә эшләнүе, файлларның күпчелеге татарча булуы белән, Татнет киңлеген зурайтуда бераз булса да өлеше бар дип саныйм.
-
Яшәү яме - гаиләмдә. (Хезмәт төбе - хөрмәт)Яшәвемнең яме - гаиләм һәм яраткан һөнәрем турында ясалган сайт
Күренекле татар җәүһәрләре
-
«Тукай дөньясы» порталыСайт үзенә күрә Тукай энциклопедиясе ролен башкара. Интернет-порталда шагыйрьнең үз әсәрләре, шулай ук Тукай турында фәнни эшләр, аңа багышлап язылган матур әдәбият әсәрләре урнаштырылган.
-
Халкым минемҮзем яраткан, үзем горурланган халкым турындагы материалларны бер урынга туплап, укучыма тәкъдим иттем...
-
Шагыйрә Гөлнара Әюпова сайтыТөбәк шагыйрәсе, 100 артык җыр авторы Гөлнара Әюпова иҗатына багышланган сайт
Тематик ресурс - иҗади җәүһәр
-
"Калеб"“Калеб”нең беренчел максаты – төрле өлкәдә иҗат итүчеләрне бер казанда кайнату һәм киләчәктә аларның уртак эшләрен алкышлау. "Калеб" киң аудитория өчен яңа исемнәр ача.
-
"Уйланган уйлар"Уйланган уйлар - инстаграмдагы татарча цитаталар, әйтемнәр һәм мәкальләр төркеме б/н бәйле сайт. Бүгенге көндә төркемгә 3000 артык кеше язылган һәм 4 бүлек эшли. Татар язучыларының гына түгел, ә башка телләрдән дә цитаталар татар теленә тәрҗемә ителә
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы. Татарстан авылларында, район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә эшләүче педагогларны берләштерә торган актив мәйдан булып тора.
-
Габдулла Кариев театрыГабдулла Кариев театры сайтында театр яңалыклары, афиша, репертуар татар һәм рус телләрендә урнаштырыла. Яңа сайт 2018 елның апрель аеннан эшли башлады.
-
Казан утлары“Казан утлары" татар милләтенең гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма. Татар язучыларының иң яхшы әсәрләре әүвәл безнең сайтыбызда дөнья күрә. Татар халкының тарихы, рухи мирасы һәм хәзерге хәле исә сайтыбызның төп, үзәк темасы булып тора.
-
КыйбламТатар халкының үткәне, бүгенгесе миндә һәрчак горурлык хисе уята. Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану өчен бу проект бик уңайлы.
Укучы - җәүһәр
-
"Кыңгыраулар" сайтыУрмышлы мәктәбе "Кыңгыраулар" иҗади түгәрәгенең эшчәнлеге
-
Авылдашлар"Авылдашлар" - Татарстан Республикасы Норлат районы Якты Күл авылы блогы
-
Айнур сайтыӘлеге сайтта үземнең кызыксынуларым, уңышларым, гаиләм, туган авылым һ.б.турында мәгълүматләр урын алыр. Яшьтәшләрем үзләренә кирәкле мәгълүматны дә тапсалар мин бик шат булырмын.
-
Бәхетле балачакБиредә Сез кызыклы табышмаклар, уеннар, әкиятләр белән таныша аласыз
-
Туган ягым ТашкичүАвылымның тарихын, данлы шәхесләренең иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнеп, авылыма бәйле хатирәләр һәм истәлекләрне барлап, әлеге тарихи фактларны туган авылыма багышланган сайт аша, башкаларга җиткерү өстендә эшлим.
Укытучы - җәүһәр
-
Белем учагыИнформатика укытучысының шәхси сайты. Укытучының шәхси эшкәртмәләре, кызыксынулары белән таныша аласыз.
-
Классташлар"Классташлар" - Норлат районы Яңа Иглай урта мәктәбе блогы
-
Мөнирә Садыйкова сайтыСайтта татар теле укытучылары һәм татар телен өйрәнүче укучылар өчен файдалы материаллар тупланды.
-
Педагог-китапханәче портфолиосыЯраткан хезмәтем - педагог-китапханәче һөнәренә багышланган бу сайт сезгә файдалы булыр дип уйлыйм.
-
Татар теле укытучысы Фәрзиева Алсу сайты "И газиз туган телем"Сайтымда татар теле укытучыларына, укучыларга, әти-әниләргә кирәкле, файдалы мәгълүматлар урын алган. Татар телендә интернет челтәрендә бай эчтәлекле, дөрес язылган язмаларның күбрәк урын алуын телим. Шушы изге эшкә өлеш кертә алуым белән горурланам.
-
Хәбибуллина Рузалия сайтыТатар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Рузалия Наил кызының шәхси сайты
Урта белем - яшь җәүһәрләр
-
Сарман гимназиясе сайтыӘлеге сайт Сарман гимназиясенең тормышын чагылдыра, яңалыкларын күрсәтә
-
Туган авылым минем - АккүземАктаныш районы Аккүз авылы тарихына багышланган сайт
-
Уйнап белем алабызБу сайтта бирелгән биремнәр (80% ы үземнеке) укытучыларыбызга методик ярдәм йөзеннән булдырылды. Укыгыз, өйрәнегез, эшегездә кулланыгыз! Дәресләрегез кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы да узсын!
-
ХәзинәӘлеге сайтта география, биология,экология буенча файдалы язмалар урнаштырылган. Түгәрәк планнары, түгәрәктә башкарылган эшчәнлек буенча да язмалар табылыр.
-
ХәтерСайт Арча районы Шушмабаш урта мәктәбендә оештырылган эзтабарлык оешмасының эшен чагылдыра
-
Этнографик музейУрта мәктәптә эшләп килүче этнографик музей сайты
Югары белем - фән җәүһәрләре
-
Профком сайтыБу сайт Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты сайты. Сайтта студентлар, укытучылар, һәм, гомумән, инситут тормышы белән таныша аласыз