"Белем җәүһәрләре - 2022" XIII Дөньякүләм бәйгедә катнашучы интернет-проектлар

Катнашучылар саны: 91 (+43 википедияче)

ВКонтакте социаль челтәрендә татарча иң файдалы һәм популяр төркем/берләшмә

  1. KARA (Кара) — татар телен популярлаштыручы интернет-проект
    Проект 2021 ел азагында барлыкка килде. Бүгенге көндә ВКонтакте, Instagram (Рәсәйдә тыелган Metaныкы) һәм Телеграм челтәрләрендә эшләп килә. Проектның гомуми аудиториясе — 12 000 подписчик, шуларның 1700е ВКонтактеда.
  2. «Ватаным Татарстан» газетасының ВКонтакте төркеме
    "Ватаным Татарстан" газетасының В контактедагы төркеме тормышның төрле өлкәләрен колачлаган яңалыклар белән таныштыра, файдалы киңәшләр белән бүлешә, көн кадагына караган, укучыны кызыксындырган сорауларга җавап табарга ярдәм итә.
  3. «Гөлчәчәк» радиосы - өметле, чын татарча саф татар телен белүче балалар бакчасы
    "Гөлчәчәк" радиосы мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм аларның ата-аналарын Татарстан халыкларының мәдәни мирасына татар телендә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.
  4. «ИДЕЛ» журналы: яшьләр белән бер дулкында
    «Идел» журналы Татарстанда татар телендә чыгучы бердәнбер яшьләр журналы. Спорт, мәдәният, заман һәм спорт безнең һәрдаим яктыртып барган темаларыбыз. Безнең "вконтакте" социаль челтәребездә җәһәт хәбәрләр, кызыклы һәм файдалы контент
  5. «Көмеш кыңгырау» республика газетасының Вконтактедагы төркеме
    «Көмеш кыңгырау» республика газетасының Вконтактедагы төркеме язылучыларыбызны файдалы мәгълүмат, яңалыклар һәм сәләтле балалар белән таныштырып бара. Балалар өчен төрле кызыклы бәйгеләр үткәрәбез.
  6. «Мин сине шундый сагындым» төркеме
    Тормыш кыйммәтләрен, ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне, гаиләдә матур яшәү серләрен күрсәтү, мәхәббәткә дан җырлау. Туган телебезнең матурлыгын, байлыгын күрсәтү. Яшь буынга үрнәк булырлык татар гаиләләрен барлау.
  7. «Рәхмәт» татар кибете
    Безнең кибет 20 елдан артык эшләп килә. Бөтен дөнья татарларына матур төсле бизәлешле балалар китапларының, тирән эчтәлекле әдәби китапларны, татар теле өйрәнү материаллары күрсәтәбез.
  8. «Сканвордлар» – заманча башваткычлар газетасы
    Туган телебездә сканвордлар, кроссвордлар чишү – тел байлыгын арттыра, хәтерне яхшырта, баш миен эшләтә, акыл эшчәнлеген арттыра!
  9. «Сәхнә» аша йолдызларга якынай!
    Татар сәнгатен һәм төрки дөньяның мәдәни тормышын, театр, эстрада, сәнгать: аларның киләчәге һәм бүгенгесен, уңышлары һәм проблемаларын яктыртучы төркем.
  10. «Тәртип» радиосының ВКонтактедагы рәсми төркеме
    ТӘРТИП радиосы рәсми төркеменең максаты - татар сәнгатенә, мәдәниятенә мөкиббән булган, халкыбызның тарихы белән кызыксынучы, аның рухи мирасының кыйммәтен аңлаган татар җанлы милләттәшләребезне бер мәйданга җыю.
  11. «Хезмәт»ле һәр көнебез
    Татар телендә дөнья күрүче «Хезмәт» үз укучылары өчен яңалыклар, файдалы киңәшләр, сәламәт булу һәм аш-су серләре чыганагы, иҗат итү мәйданчыгы.
  12. «Шигърият - тел сафлыгы сагында...»
    "Шигърият - тел сафлыгы сагында..." проектымның максаты: укучыларым арасында шагыйрә буларак, үз шигырьләрем, рецептлар, төрле темаларга саф татар телендә язылган постларым аша туган телне, шигъриятне, гомумән, әдәбиятны популярлаштыру.
  13. Ана күңеле балада...
    "Яхшы сүз - җан азыгы," диләр, Аналар күңелен яхшы сүзләр, матур шигырьләр белән дәвалау, һәркемнең күңеленә игелеклелек орлыклары салу - проектның максаты.
  14. Буа кызлары. Халыкчан тормыш.
    Татарча хикәяләр, авторлык эшләре, халыктан хатлар, мобилизацияләнүче гаиләләрдән хатлар, татарча шигырьләр, гармунга җырлар
  15. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музей җитәкчесе - Хәкимова Алсу Асгатовнаның ВКонтакте төркемендәге сәхифәсе
    Татар дәүләт филармониясе музееннан архив фотолар, концертлардан видоөзекләр, «Сурәтләрдә калган мизгелләр...» рубрикасы, Филармониянең эшчәнлеге, тарих
  16. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең ВКонтакте социаль челтәре
    Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә халык уен кораллары һәм фортепиано музыкасын тыңларга киләләр. Биредә халык әсәрләрен һәм джаз башкаручы 4 коллектив эшли.
  17. Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат
    Гали Акыш исемендәге лицейның-интернатның укучылар тормышы, кызыклы мәгълүматләр, уку-укыту мәсьәләләренә кагылышлы мәгълүматләр таба алырсыз. Сайтны үзебезнең эш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм турыдан-туры аралашу максатыннан булдырдык.
  18. Гаяз Исхакый
    ВКонтакте социаль челтәрендә Гаяз Исхакыйга багышланган бердәнбер проект. Сәхифәбездә юлбашчыбызга багышланган уникаль һәм кызыклы язмалар, мәкаләләр, фото һәм видеолар урнаштырыла. Сәхифә Гаяз Исхакый шәхесен, иҗатын, тормыш юлын популярлаштыра.
  19. Голия Замалеева - шәхси сәхифәм
    Татар телендә язам, яңалыклар куям, башкарган эшләр турында мәгълүмат урнаштырам.
  20. Гөлназ Гыймадиева - шигърият иле
    Татарча шигырь укуга кызыксыну уяту
  21. Дөрес сүзгә җавап юк!
    Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр!
  22. Изгелек
    Татарча булган мәгълүматны башкаларга да җиткерү! Татар телендә файдалы яңалыклар белән таныштыру!
  23. Илексазым-моңлы сазым
    Бу төркем авылыбызның тарихын, кешеләрен, кызыклы вакыйгаларын өйрәнү өчен ачылды.
  24. Камал театрының ВКонтактедагы рәсми төркеме
    Проектның максаты - татар мәдәниятен һам театрын популярлаштыру, сәхнә сәнгатенә татар дөньясындагы проблемаларга игътибар җәлеп итү, телне саклау һәм үстерү.
  25. Клара Булатова
    Г. Тукай Дәүләт бүләге иясе чичән шагыйрә Клара Булатова иҗатына һәм тормышына багышланган! Халык шагыйре исемен алган шагыйрәбез Хәсән Туфан иҗатын зурлап, хаклап үз каләмен ныгыткан, аның белән шигъри хатлар алышкан, "Искәндәр кыйссасы" авторы
  26. Максудилар
    Максуди бертуганнарына багышланган проект
  27. Мамадыш информ
    Буш вакытны файдалы һәм кызыклы үткәрергә булыша
  28. Мигъмар
    "Мигъмар/میغمار" - төзелеш һәм мигъмарият (архитектура) буенча иң беренче татар телле интернет ләйхәсе (проекты). Төркем төрки халыкларның төзүчеләргә һәм мигъмарларга багышланган.
  29. Милли гамь
    Халкымның үткәне, бүгенгесе аша киләчәгенә күпер салу , милли узаң тәрбияләү
  30. Мәңгелек татар әдәбияты
    Шигырьләр, әкиятләр, кыска хикәяләр укып видеороликлар эшлим. Язучыларның әсәрләрен куям. Теләгем интернет челтәре аша таныштыру.
  31. Мөһәндис
    "Мөһәндис/مؤەَنْدِس" - таҗһизат (техника) һәм мөһәндислек буенча иң беренче татар телле интернет ләйхәсе (проекты). Төркем төрки илләрдәге мөһәндисләргә (инженерларга) багышланган.
  32. Питер.Татар - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары порталы
    Портал төбәктәге татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген яктырта һәм укучыларга алда торган татар мәдәни-иҗтимагый чаралары турында хәбәр итә. Порталда шәһәрнең һәм башка регионнарның татар журналистларының мәкаләләре бастырыла.
  33. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор, ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең җитәкчесе Айдар Файзрахмановның ВКонтакте төркеме
    ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең эшчәнлеген яктыртып баручы, шулай ук Айдар Фәйзрахмановның иҗаты белән һәрдаим танышып, күзәтеп барырга ярдәм итә торган аккаунт
  34. Санак вә элемтә
    "Санак вә элемтә/ساناق و ایٓلِمتەٓ" - санак вә элемтә өлкәләре буенча иң беренче татар телле интернет ләйхәсе (проекты). Төркем төрки илләрдәге мәгълүмат һәм элемтә белән эшләүчеләргә багышланган.
  35. Табиб
    "Табиб/ طبيب" - тыйп буенча иң беренче татар телле интернет ләйхәсе. Төркем төрки табибларга багышланган.
  36. Татар акчасы музее
    Татар Акчасы Музееның сәхифәсендә Сез Алтын Урда, төрле төрки дәүләтләренең тәңкәләре белән таныша аласыз. Шулай ук, безнең музейда татар реклама тарихы, татар сәүдәгәрләре турында мәгълүмат, төрки-татар икътисады турында сирәк китаплар тупланган.
  37. Татар электрон китабы (татэлкит) - татар телендә, татарлар, Татарстан турында электрон китаплары
    Татар электрон китабы (татэлкит) - татар телендә, татарлар, Татарстан турында электрон китаплары. Сез монда бөтен жанрларда язылган цирфлашкан китапларны таба аласыз.
  38. Татар ядкарьләре - татар халкының уникаль ядкарьләрен яктыртучы проект
    "Татар ядкарьләре" исеме белән ВК социаль челтәрендәге акаунт үзенең эшен 2013 елның 30 июлендә татар язучыларының, мәдәният-сәнгать әһелләренең иҗатын популярлаштыру максатларыннан башлап җибәргән иде.
  39. Татарская кухня (Самара)
    Татар ашлары буенча әйбәт проект
  40. Татарча мәкальләр
    Максаты татар халкының бай халык авыз иҗатының бер кечкенә, ләкин бик бай өлеше булган юнәлеш белән аңлаешлы итеп таныштыру.Бу максаттан ул рус халкы яки яңа татар телен өйрәнә башлаучылар өчен ике телдә бирелә, темага туры килүче рәсем белән тулылан
  41. Туган авылым
    Татар авылларының матурлыгын, яшәешен,көнкүрешен дөньяга таныту, туган телебезне саклап калу максатыннан, бу төркемгә нигез салынды. Авыллар турында искиткеч күп мәгълүмат тупланды. Яшьләребезне авылга тартуда бу төркемнең әһәмияте бик зур.
  42. Төрки тарих вә хокук
    "Төрки тарих вә хокук/تُرْكی تارِِخ و خؤقوق" - төрки халыкларның тарихы һәм хокугы буенча иң беренче татар телле интернет-проект. Төркем төрки илләрдәге тарихчыларга һәм хокукчыларга багышланган.
  43. Че гуглит татар кызы
    Проектның максаты — татар телен популярлаштыру, татар яшьләрен барысына да таныш образлар, ассоцияцияләр һәм татарча юмор ярләмендә берләштерү
  44. Шушы яктан, шушы туфрактан без...
    Дөньяның төрле почмакларында яшәгән якташларыбызны очраштыру, аралаштыру һәм хатирәләрне яңарту ниятеннән ясалган проект.
  45. Ырынбур балалары - Татары Оренбургской области
    Ырынбур татарларының үткәне, бүгенгесе - бу группада. Бергәләп уртак елъязмабызны төзибез.
  46. ЯЛКЫН журналы
    ВК социаль челтәрендәге сәхифә - "Ялкын" журналының башка платформаларындагы контентны бергә туплаган урын. Монда: журнала һәм сайттагы язмалар, ютубтагы видеотапшырулар, редакциянең соңгы яңалык-хәбәрләре
  47. Әнгам Атнабаев - Башкортстанның халык шагыйре
    Ике халыкның да яраткан шагыйре булган Әнгам Атнабаев иҗатын халыкка тагы да якын итү, чын шигъриятнең нинди булырга тиешлеген ассызыклау һәм татар язучы-шагыйрьләренең әсәрләрен халыкка җиткерү, татар мәдәни дөньясындагы яңалыклар белән уртаклашу.
  48. Әхәт Гаффар
    Мәшһүр язучы Әхәт Гаффарның иҗатын пропагандалау, шәхси һәм иҗади тормышыннан материаллар белән бүлешү, әдәбият сөючеләрне берләштерү...

Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал

  1. «Татарлар йөгерә» проекты
    ТАТАРЛАР ЙӨГЕРӘ - Йөгерүгә багышланган татарча беренче һәм бердәнбер видеоканалы. Максатларыбыз: йөгерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, йөгерү һәм марафоннарга бәйле файдалы мәгълүмат бирү, милләттәшләребезне спорт белән шөгелләнүгә өндәү.
  2. «Шулай язган» подкасты
    Подкастта Миләүшә белән Гүзәл китаплар, авторлар турында сөйләшә. Матур әдәбият та, фәнни-популяр басмалар да подкаст темасы булып тора. Китапларда күтәрелгән мәсьәләләр тормышта ничек чишелүе, татар дөньясына тәэсире хакында ике яшь иҗатчы сөйләшүе
  3. Гаяз Исхакый
    Ютубта Гаяз Исхакыйга багышланган беренче һәм әлегә бердәнбер сәхифә. Максаты: Гаяз Исхакыйны, аның иҗатын, тормыш юлын, хезмәтләрен популярлаштыру.
  4. Камал театрының рәсми видеоблогы
    Проектның максаты - татар мәдәниятен һам театрын популярлаштыру, сәхнә сәнгатенә татар дөньясындагы проблемаларга игътибар җәлеп итү, телне саклау һәм үстерү.
  5. Мәңгелек татар әдәбияты
    Шигырьләр, әкиятләр, кыска хикәяләр укып видеороликлар эшлим. Китап укучылар саны кими. Китаплар да җитәрлек санда түгел. Язучыларның күп әсәрләре басылыпта чыкмаган. Интернет челтәрендә таныштыру иде теләгем.
  6. Питер.Татар - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының мәгълүмати-яңалыклар порталы
    Портал төбәктәге татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеген яктырта һәм укучыларга алда торган татар мәдәни-иҗтимагый чаралары турында хәбәр итә.

Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта

  1. «ТӘРТИП» радиосының мобиль кушымтасы
    ТӘРТИП радиосының әлеге кушымтасы радионы онлайн режимда тыңлау мөмкинлеген оештыру максаты белән булдырылды. Шулай ук кушымта ярдәмендә “ТӘРТИП” радиосында чыккан барлык программаларны менюның “Тапшырулар” өлешендә һәркем уңайлы вакытта тыңлый ала
  2. Питер.Татар - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының мәгълүмати-яңалыклар порталы
    iPhone: https://apps.apple.com/ru/app/%D0%BF%D0%B8%D1%82%D0%B5%D1%80-%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80/id1493563137; Андроид: https://play.google.com/store/apps/details?id=tatar.piter.app

Мәгариф, фән, белем һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. 33 нче гимназиянең туган тел укытучылары каналы
    Әлеге канал туган тел укытучыларының эшчәнлеген популярлаштыру, туган телебезне үстерү максатыннан төзелде. Каналда 33 нче гимназиядә туган тел укытучылары башкарган барлык эшләр турында хәбәр ителә.
  2. «Көмеш кыңгырау» республика газетасының сайты
    «Көмеш кыңгырау» республика газетасының рәсми сайты - балалар һәм аларның ата-аналары өчен файдалы ресурс. Сайт төп өч юнәлеш буенча эшли: балалар дөньясына караган яңалыклар, укучыларыбыз иҗаты, әдәби юнәлеш (шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр).
  3. «Милли тәрбия» порталы
    Проектның максаты: укучыларда халкыбыз хәзинәләре нигезендә милли үзаң тәрбияләү, татар халкының гореф-гадәтләренә, милли тәрбиягә, белемгә, татар халык авыз иҗатына кагылышлы язмалар урнаштырып файдалы мәгълүмат белән уртаклашу.
  4. «САФ» балалар радиосы
    Интернет киңлекләрендә эшли торган әлеге радио әдәби-музыкаль, белем бирү һәм тәрбияви радиотапшыруларны әзерләп, ана телебезгә, мәдәниятебезгә, әдәбиятыбызга бишектән үк мәхәббәт, кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куйган беренче радио
  5. «Шәхси сайт - заман таләбе»
    Минем интернет- проектым ул - шәхси сайтым. Әлеге сайт 2010 елдан бирле эшләп килә. Максатым - шәхси сайтым аша хезмәттәшләрем белән тәҗрибә уртаклашу, әле генә мәктәпкә беренче адымнарын атлап кергән яшь укытучыларга ярдәм итү
  6. «ЭЗле битләр» сайты
    "ЭЗле битләр" сайты татар теле һәм әдәбият укытучылары, тәрбиячеләр. студетлар өчен дә файдалы сайт. Проектның максатлары: татар телен өйрәнүдә ярдәм итәрлек материал туплау, эш тәҗрибәм белән уртаклашу.
  7. Башлангычлар иле
    Әлеге сайтны башлангыч сыйныф укытучылары белән тәҗрибә уртаклашу максатыннан булдырдым.
  8. Виртуаль татар кабинеты
    Виртуаль кабинетта сез татар теле өйрәнүдә ярдәм итәрдәй материаллар белән таныша алырсыз. Әти-әниләр өчен татар телен өйрәтүдә ярдәмлекләр, балалар өчен лексик минимум, татарча мультфильмнар, әкиятләр белән танышып була.
  9. Габдинова Зилә Әфтах кызының шәхси сайты
    Укучылар, укытучылар, ата - аналар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан кирәкле һәм кызыклы материаллар
  10. Гаилә бәхете - балада
    Гаилә бәхете - балада, ә укытучының төп вазифасы һәр балага сыйфатлы белем һәм дөрес тәрбия бирү. Заманча укытучы сайтына рәхим итегез!
  11. Гаяз Исхакый порталы
    Гаяз Исхакый порталында юлбашчыбызның 45 әдәби әсәре, 600ләп публицистик мәкаләләре, 300дән артык үз кулы белән язылган хатлары, йөзләгән истәлек, фото-видеоязмалар, әсәрләрен уңайлы тыңлау өчен аудиокитаплар, дистәлән мең урнаштырылган.
  12. Гөлнәфис Сираева - татар теле һәм әдәбияты укытучысы
    Минем куйган эшләремнең дә сезгә файдасы тияр дип ышанып калам.Һәрберегезнең эшендә зурдан-зур уңышлар телим!
  13. Информатикадан имтиханга татарча әзерлән
    Проект татар телендә белем бирү процессын популярлаштыру, информатика фәне буенча белемнәрне системага салу, төп дәүләт имтиханына әзерләнергә булышу максатыннан төзелде. Курс имтиханның 10 биременә яхшылап әзерләнү өчен ярдәмлек булачак.
  14. Нурмөхәмәтова Алиянең шәхси сайты
    Сайт татар теле укытучылары белән тәҗрибә уртаклашу максатыннан булдырылды. Билгеләнгән максат-бурычларга ирешү өчен белем бирү процессында ярдәмлек тә булып тора.
  15. Татар теле укытучысының шәхси сайты. Хөснетдинова Ләйсән Әнвәр кызы
    Минем сайтым татар теле һәм әдәбияты укытучыларына үзләренең дәресләрендә куллану өчен мәгъләмат табу чарасы булып тора. Шулай ук монда укучылар да күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгъләмат, биремнәр таба ала.
  16. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты
    Әлеге сайтта минем эш тәҗрибәм, эзләнүләрем, табышларым урын ала. Укытучы һөнәре – иҗади һөнәрләрнең берсе бит ул. Мәктәптә үткән бер көн дә, бер дәрес тә, бер чара да берсенә-берсе охшамаган. Шәхси сайтым минем һәрвакыт үсештә, һәрвакыт эзләнүдә
  17. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы
    Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән өлкәсендә актуаль яңалыклар һәм файдалы мәгълүмат
  18. Татарханә
    “Татарханә” сайтында сез татар телендә үзегез өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар таба алырсыз. Бу сайт татар теле укытучыларына, татар телен тирәнрәк өйрәнергә теләүче укучыларга һәм аларның әти-әниләренә юнәлдерелгән.
  19. Татарча онлайн мәктәп
    "Татарча онлайн мәктәп" проекты түбәндәге бурычларны хәл итә: укыту фәннәре буенча онлайн белем бирү, укытучыларга методик ярдәм күрсәтү, һөнәри осталыкларын үстерү, татар телендә мультимедиа ресурслары булдыру, фәнни һәм мәдәни эшчәнлекне популярлаш
  20. Туган ягым - гөлләр иле
    Әлеге проект туган телебез, тарихыбыз, мәдәниятебез һәм укучылар дөньясын яктыртуны максат итеп куя. Биредә Татарстаныбыз, татарлар, туган җиребезнең истәлекле урыннары, табигате һ.б. турында кызыклы мәгълүматлар табарга була.
  21. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты
    Сайт буенча Сез мәктәпнең тарихы, тормышы, уңышлары, укытучылары белән таныша аласыз.
  22. Хәсәнова Гүзәлия Гаптелнур кызының шәхси сайты
    Мин 25 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытам. Эш тәҗрибәсе азмы-күпме җыелган, тупланган. Төрле бәйгеләр, чаралар, ачык дәресләр үткәрелгән. Максатым - эш тәҗрибәмне башкаларга җиткерү, файдаланырлык, кирәкле мәгълүматлар урнаштыру.
  23. Якты Яз - Наилә Гаффарованың шәхси сайты
    Якты яз сайтында буыннар чылбырын саклау, үзүсеш, милли тәрбия турында хатын-кызларыбыз өчен файдалы мәгълүмат тупланган.Тормыш мизгелләрен чагылдырган язмалар, фоторәсемнәрдәге табигать күренешләре шулай ук бераз ял итеп алырга ярдәм итәр.

Мәдәният, туризм һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. «Казан утлары» журналы сайты
    “Казан утлары” — 1922 елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма. Татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре әүвәл шушы журналда дөнья күрә.
  2. Авыл туризмы
    Авыл туризмы темасына төзелгән сайт. Татарстан Республикасы Лаеш районы Имәнкискә авылы буенча уздырыла торган туристлык маршрутының онлайн варианты.
  3. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең рәсми сайты
    Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе – 1937 елда Татарстан Республикасының музыкаль мәдәниятен үстерү һәм пропагандалау максатыннан оештырылган филармония. Г.Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан 1946 елны филармониягә бөек шагыйрь исеме бирелә
  4. Камал театрының рәсми сайты
    Проектның максаты - татар мәдәниятен һам театрын популярлаштыру, сәхнә сәнгатенә татар дөньясындагы проблемаларга игътибар җәлеп итү, телне саклау һәм үстерү.
  5. Нократ газетасы сайты
    Район яңалыклары белән таныштыра
  6. Питер.Татар - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының мәгълүмати-яңалыклар порталы
    https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9F%D0%B8%D1%82%D0%B5%D1%80.%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80
  7. Татар Порталлары Берлеге
    Татар интернет-порталлары вәкилләренең, медиа-белгечләр һәм җәмәгать эшлеклеләренең профессиональ берләшмәсе. Миссия: шундый ук порталлар булдыруда һәм үстерүдә ярдәм. Максатлар: тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу, һөнәри үсеш, партнерлык һәм ярдәм итү.
  8. Туган авылым минем - Аккүзем
    Актаныш районы Аккүз авылы тарихына багышланган сайт

Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект

  1. «Ватаным Татарстан» газетасы
    "Ватаным Татарстан" газетасы сайты мәдәният, туризм һәм милләтләр дуслыгы өлкәләренә бәйле язма, махсус проектлар, бәйгеләр аша укучылары сафын арттыра, борчыган сорауларга җавап бирә, ярдәмгә килә.
  2. Казан шәһәренең җирле үзидарә органнарының рәсми порталы
    Татарстан башкаласында барган көнүзәк вакыйгаларны, Башкарма комитет җитәкчелегенең эшчәнлеген яктырту, Казандагы актуаль хәбәрләрне җиткерү...
  3. Сәясәт: кара? ак?
    Сәясәткә багышланган сайт. Мәктәптә тарих, җәмгыять, политдәресләрдә кулланыр өчен уңай

Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче

  1. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән 44 википедияче
    2022 елда татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән 44 википедияче (финалистлар һәм призерлар исемлеге)