"Белем җәүһәрләре - 2020" XI Дөньякүләм бәйгедә катнашучы интернет-проектлар
Катнашучылар саны: 98
.tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект
-
LIFE.TATARФайдалы мәгълүмат: лайфхак, киңәшләр.
-
Айгөл сайтыТуган тел һәм әдәбияты укытучыларының тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы
-
Милли тәрбияПроект татар халкының гореф-гадәтләренә, милли тәрбиягә, белемгә, татар халык авыз иҗатына багышлана.
-
Язмышлар ярындаГыйбрәтле язмышларга багышланган сайт
ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)
-
"Ватаным Татарстан" газетасының ВКонтактедагы төркемеИл-көн яңалыклары, кызыклы әңгәмәләр, киңәшләр, гыйбрәтле хәлләр, әдәби әсәрләр белән таныштырып баручы татар телендәге файдалы һәм кызыклы төркем
-
"Догалы йорт" төркемеИслам дине турында язмалар, вәгазьләр, хәдисләр, дингә кагылышлы сорауларга җаваплар, хәзрәтләр белән интервьюлар
-
"Шәһри Казан""Шәһри Казан" газетасының вконтактедагы рәсми төркеме
-
«Идел» журналының ВКонтакте социаль челтәрендә рәсми берләшмәсе«Идел» - Татарстанда яшьләр өчен чыгучы бердәнбер журнал буларак һәркемгә таныш. Ә журналда басылган кызыклы язмалар турында исә ВКонтакте төркемендә белергә мөмкин.
-
Ана күңеле балада..."Ана күңеле балада..." төркеме үз сәхифәләрендә әниләр һәм балалар турында яхшылыкка өндәүче мәгълүматны күбрәк яктыртып баруны максат итеп куя. Кешенең күңеленә авыр вакытларда өмет нуры уятырлык, киңәш бирерлек язмалар бирүне дә күз алдында тота.
-
Дөрес сүзгә җавап юк!Татар һәм чит ил шәхесләреннән өземтәләр, мотивацияләштерүче гыйбарәләр, әйтемнәр һәм мәкальләр
-
Мәхәббәт учагыВконтакте челтәрендә мәхәббәт темасына багышланган төркем
-
Татар авылларыТатар авылларына багышланган татар төркеме
-
Туган авылымТатар авыллары турында кызыклы мәгълүматлар, фотолар һәм видеолар.
-
Че гуглит татар кызыВконтактедагы "Че гуглит татар кызы" төркеме - татар телен популярлаштыручы заманча ресурс. Беренче пост 2017 елның 29 гыйнварында чыккан иде. Бүген төркемне 35 000гә якын кеше укый. Бу сан - бернинди накрутка һәм рекламасыз.
Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
-
"Авылдашлар" - Нурлат районы Якты Күл авылы блогыТуган авылларыннан читтә яшәүче Якты Күллеләрне берләштерүче авыл блогы
-
Гаилә бәхете - баладаУкытучы ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Чөнки, татар халкында "Ни чәчсәң, шуны урырсың" – дигән мәкаль бар.
-
КыңгырауларТуган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт һәм кызыксыну уяту. Язучыларыбызга, шагыйрьләребезгә лаеклы алмаш тәрбияләү. Ватаныбызга тугъры хезмәт итү.
-
Туган ягым - гөлләр илеӘлеге проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Биредә милли тәрбия, укучылар дөньясы яктыртыла
-
Халкым минемҮзем яраткан, үзем горурланган халкым турындагы материалларны бер урынга туплап, укучыма тәкъдим иттем...
-
Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлегеБу проект башлангыч белем һәм тәрбия бирүгә, гаиләләр белән тыгыз эшчәнлекне оештыруга багышлана. Бергә булыйк, бердәм булыйк, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик!
-
Яшәү яме - гаиләмдә! (Хезмәт төбе - хөрмәт)Бу проектымда мин яраткан гаиләм, эшем турында мәгълүмәт туплап барам. Без-тарихыбызны белергә тиеш. Быел мин сеңлем Миләүшә һәм авылдашым Лилия белән авыл тарихы белән бәйле булган истәлекле урыннар турында материал туплый башладык.
Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты
-
"Ватаным Татарстан" газетасының инстаграмдагы аккаунтыОператив яңалыклар, әңгәмәләр, мавыктыргыч, эксклюзив язмалар, киңәшләр, фото-видео материаллар белән таныштырып баручы кызыклы һәм файдалы татарча аккаунт
-
"Татарлар йөгерә""Татарлар йөгерә" - йөгерү һәм сәламәт рәвеше турында татар телендә язучы һәм сөйләүче бердәнбер интернет проект.
-
"Ялкын" журналының Инстаграм битеТатар яшьләре - бер сайтта! #ялкын #ялкынжурналы #ялкынагонь #яшүсмерләр #яшьләр #уникальпроектлар #интервью #репортаж #фоторепортаж #конкурс #иҗат
-
#татаркызыАлисӘ#татаркызыАлисӘ хэштегы астында татар әдәбиятыннан кызык мәгълүмат, шигырьләр, өзекләр тәкъдим итәм.
-
1нче татарча сату-алу төркемеМонда барлык төр товарларны сатуга куярга, үзегездә булдырырга теләгәнен сорап язарга, бушка бирергә, квартира, йорт, коттедж, участоклар сату/арендага бирү/алу турында һ.б.төр игьланнарны калдырырга була!
-
2 нче ТАТАР гимназиясеЯр Чаллы шәһәре "Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия"нең инстаграм социаль челтәрендә мәктәп тормышын яктыртучы, телебезгә мәхәббәтне үстерүче аккаунт
-
Farmasi төрек косметикасы җитештерүче компаниянең Алтын директоры эш сәхифәсе, татарча блогFarmasi компаниясенә теркәлгәч, нуль язылучыдан башлаган блогым. Горурланам - татарча постлар язып, татарча блог алып барып, бизнес төзергә мөмкин икәнлеген күрсәтә алдым. Нәкъ менә туган телемдә блог алып баруым сәбәпле, зур уңышларга ирештем!
-
Leisan_xrayГади татар гаиләсенен яшәеше сүрәтләнә. Тормышта туган авырлыкларга бирешмичә, бары тик якты өметләр баглап алга карап яшәргә тырышабыз. Хисле, әдәби телдә язылган, мәгьнәле сторислар төшерү белән үземә жәлеп итәм күп кешене.
-
Zaliya NuriakhmetovaШигьрият. Татарча шигырьләр, минем сүзләргә язылган җырлар...
-
Австралиядә татар кызыМин Австралиядә яшәүче татар кызы! Үз блогымда татар телендә илнең гүзәл табигатен һәм тормышын күзәтәм! Һәм матурлыкны язылучыларыма җиткерәм
-
Ак-Чишмә китапханәсеАк-Чишмә авылы китапханәсенең Инстаграм киңлегендәге бите татар телен саклау, милли йолаларыбызны яңарту, авылыбыз тарихын яктыртып бару аркылы дөньяга таралган милләттәшләребезне бергә туплау, җанлы аралашу өчен хезмәт итә.
-
Артур Галимҗановның шәхси сәхифәсеАртур Галимҗанов белән бергә онытылган татар сүзләрне өйрәнәбез
-
Г.Тукай исемендәге китапханәТүбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсе эшчәнлеге һәм тормышын чагылдырган, татар телендә алып барыла торган инстаграм аккаунты
-
Гүзәл Сафина блогыИнстаграм аккаунтымда, никахлар, мәжлесләр бизнесыбызны, ижатымны, яктыртам. Укучыларга бик кызыклы. Заказлар шуннан килә. Бары тик татар телендә генә язам.
-
Журналист Динара Әхмәт-Миңнекаева блогыБлог кысаларында #әниләрмарафоны үткәрелә. #әниләрмарафоны - әти-әниләр өчен татарча аралашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы. Бала тәрбияләүдә, үстерүдә ярдәм итә алырлык бик күп мәгълүмат табарга була бу хештег буенча.
-
Инстаграмда Гаяз Исхакый сәхифәсеГаяз Исхакый шәхесенә багышланган бердәнбер инстаграм сәхифә. Биредә Исхакый турында төрле кызыклы язмалар, фото һәм видеолар күреп, карап була, әдипнең тормыш юлы, иҗаты, мәкаләләре, хатлары, әсәрләреннән өзекләре белән танышырга мөмкин.
-
Инстаграмда татарча блог (Эльмира Сираҗи)4 бала әнисе+ журналист: тормыш көндәлеге. Инстаграм сәхифәмдә үз тормышым белән таныштырам, бары тик татарча язам.
-
Кариев театрыГабдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихы 1987 елдан ук башланса да, хәзерге заман таләпләренә туры китереп, аның тарихын Инстаграм социаль челтәрендә чагылдыру нибары 2 еллап вакытны үз эченә ала.
-
Кәрим Тинчурин театрыКәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Инстаграм социаль челтәрендәге сәхифәсе бүгенге көндә күпсанлы тамашачысын берләштергән үзәк булып тора! Әлеге сәхифә - театр һәм тамашачы арасындагы чикләрне юкка чыгара.
-
Ләйлә апай блогыМинем аккаунт гади кеше яшәеше һәм эше турында. Мәглүмат тулысынча татар телендә булсын дип тырышам. Гади рецептлар, мастер класслар, лайфхаклар белән бүлешәм.
-
МигъмарМигъмар (архитектор) эшчәнлегенә, төзелешкә багышланган татар телле һөнәри сәхифә.
-
МөһәндисМөһәндис (инженер) эшчәнлегенә багышланган татар телле һөнәри сәхифә.
-
Санак вә элемтәСанак вә элемтә - электроника, программалаштыру, элемтә җайланмалары буенча татар телле һөнәри сәхифә.
-
Сәламәтлек турында - татарча!Проектыбызның максаты - сәламәтлеккә багышланган язмаларны барлау-туплау, шул ук вакытта туган телебездә җанлы аралашу булдыру, сорау-җаваплар алышу, татар теленә карата хөрмәт һәм кызыксынуны арттыру.
-
СәүдәгәрСәүдәгәр - икътисад, сәүдә, банк эше, реклама, ям (почта) өлкәләренә багышланган татар телле һөнәри сәхифә.
-
Табигатьнең назлы КызыБиредә мин үзем кебек әниләргә, хатын-кызларга кирәкле, файдалы киңәшләр җиткерәм, тормышка журналист күзлегеннән карап үз фикерләремне җиткерәм, әдәбият, мәдәният, сәнгать, яңалыклары белән таныштырып барам.
-
Татар МалайЛайфстайл блог, тормыш, шоу-бизнес.
-
Татарлар. ТалантларТалантлы замандаш татарлар тормышы
-
Татарстан Язучылар берлегеТатарстан Язучылар берлеге тормышы, язучыларның яңалыклары, яңа китаплар, сәяхәтләр, очрашулар...
-
Татиҗат инстаграм битеӘлеге сайтта мин иҗат иткән шигырьләр, шигырь буенча төшерелгән видео, минем шигырьләргә язылган җырлар урнаштырылган.
-
ТР Көрәш федерациясеТатарстанда татарча көрәш темасын яктыртучы аккаунт
-
Тәмле булсын!Татар телендә язылган рецептлар белән уртаклашу.
-
Уйланган уйлар“Уйланган уйлар” - ул татар телендә язылган көндәлек цитаталар, хикмәтле видеолар, мәкалләр һәм шигырьләр
-
Чертуш авылы мәдәният йортыАвыл тормышы, аның мәдәнияте һәм тарихы, күренекле кешеләре турында татар телендә төрле сәхифәләр алып барыла.
-
Шигьри укуларШигъри юллар белән тыңлаучыларны милли рухта тәрбияләү. Сусаган җаннарга, шигърият көен тыңлату.
-
Шәһри Казан"Шәһри Казан" газетасының инстаграмдагы рәсми аккаунты
-
Язилә Тимерхан блогыТатарча бизнес аккаунт алып барам! Күп кеше "сезнең аккаунтагы язмаларыгыз татар телендә булгач, укырга бик рәхәт", дип язалар! "Китап укыган кебек" диючеләр дә булды! Шуңа күрә татар мохитенә ниндидер файда китерәм дип уйлыйм.
Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта
-
"Татарстан авазы" интернет-радиосыТәүлек дәвамында эшләүче радио тапшыруларын һәр көнне 6.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гимны белән башлап җибәрә. Көн буе Татарстан радиосы фондында сакланучы язмалар - татар музыка сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре яңгырый.
-
Милли Радио "Китап"Татарча әдәби-мәдәни милли радионың мобиль кушымтасы
Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
-
"Башлангычым - гүзәл мизгелем"Минем сайтым башлангыч сыйныф укытучылары, күп белергә омтылучы укучылар һәм аларның кайгыртучан әти-әниләре өчен.
-
"И Туган тел, и матур тел..." Татар теле укытучысы сайтыБу проектта татар теле укытучылары өчен материаллар тупланган.
-
"Мәгариф" һәм "Гаилә һәм мәктәп" журналларының берләштерелгән порталыПорталда мәгариф, тәрбия белән бәйле вакыйгалар яктыртыла. "Онлайн-яңалыклар", "Журнал язмалары", "Фоторепортаж", "Видеорепортаж", "Методкабинет", "Укытучыга ярдәмгә" һ.б. рубрикалар мөгаллимнәребезнең мәнфәгатен кайгыртып булдырылды.
-
"Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты"ның рәсми сайтыМәгарифне үстерү институтының рәсми сайты - мәгариф өлкәсендә барган үзгәреш, яңалыкларны чагылдыручы мәйданчык. Сайт институтта барган вакыйгаларны яктырту белән беррәттән, укытучыларга дистанцион белем алу, виртуаль стажировка үтү мөмкинлеген бирә.
-
"Хәтер" проектыСайт Бөек Ватан сугышында катнашкан данлы авылдашларыбызга багышлана. Алар арасында гади солдатлар да, офицерлар да бар, ләкин аларның һәркайсы, безнең өчен кабатланмас батырлык үрнәге. Алар үрнәгендә укучыларда өлкән буынга хөрмәт тәрбияләнә.
-
«БЕЛГЕЧ» интернет-китапханәсеӘлегә интернетта булмаган татарча китапларның электрон версияләре.
-
Вафина Розалия Гомәр кызы сайтыТатар теле, әдәбият укытучысы Вафина Розалия Гомәр кызының шәхси сайты. Сайтым укытучылар өчен әйбәт кулланма булсын иде дигән теләктә калам.
-
КлассташларКлассташлар - Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбе блогы
-
Рузалия Хәбибуллина сайтыСайт татар теле укытучыларына һәм татар телен тирәнрәк өйрәнүче укучыларга юнәлдерелгән. Дәрес эшкәртмәсе, фәнни хезмәтләр, дәрестән тыш чаралар һәм башка уку мәсьәләсенә караган мәгълүматләрны табарга мөмкин.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәхтиярова Рәйсә сайтыӘлеге сайт үзем һәм педагогик эшчәнлегем турында. Монда ачык дәресләрнең, әдәби кичәләрнең һәм бәйрәмнәрнең методик эшкәртмәләре, укучылар иҗаты урын алды. Аерым дәресләргә презентацияләр эшләнде.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәҗитова Айгөл сайтыУкытучыларга куллану өчен ярдәмлекләр туплау
-
Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайтыСайт буенча сез Татарстан Республикасының Әтнә районында урнашкан Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбенең тарихы, тормышы, уңышлары, укытучылары белән таныша аласыз.
-
Тәрбияче Шәрипова Эльвира сайтыСайтта балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен, ата-аналар өчен файдалы материаллар урнаштырылган.
-
Укытучы сайтыУкытучыга ничек үз сайтын булдырырга һәм аның көндәлек авыр хезмәтен җиңеләйтүче киңәшләргә бай булган сайт
-
Фәррахова Гөлнара Рамил кызы сайтыСайт укытучылык хезмәтендә тупланган материаллар белән уртаклашу максатыннан булдырылды.
-
ЭЗле битләр сайтыТатар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты
Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
-
«Түбән Кама шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесеКитап һәм китап укуны пропагандалау, шәһәр һәм авыл китапханәләр эшчәнлеген яктырту
-
Авыл туризмыАвыл туризмы темасына төзелгән сайт. Татарстан Республикасы Лаеш районы Имәнкискә авылы буенча уздырыла торган туристлык маршрутының онлайн варианты.
-
Без - китап яратучы марафончыларСайт X Дөньякүләм "Әдәби марафон" материалларына нигезләнеп эшләнелде. Татар теле, әдәбияты укытучылары, тәрбиячеләр һәм әдәбият сөючеләр өчен файдалы булыр дип уйлыйм. Татар китабына, татар язучыларына мәхәббәт тәрбияләү дә максат итеп куелды.
-
Гаяз Исхакый сайтыГаяз Исхакый порталының ачылуы – милләтебез өчен бик мөһим эш. Бу сайт әдипнең иҗаты, тормыш юлы белән танышудан тыш, ул яшәгән чорның рухын тоярга да, үз кыйблабызны табырга да мөмкинлек бирәчәк.
-
Казан шәһәр филармониясенең рәсми сайтыМәдәни оешманың эшчәнлеге турында ике телдә (татар һәм рус) тулыландырыла торган сайт
-
Кариев театрының татарча сайтыКариев театрының "эчке кухнясы" биредә
-
Кошман авылы сайтыТатарстан Республикасы Кайбыч районының Кошман авылы сайты
-
Күпербаш мәдәнят йортыКүпербаш авыл мәдәният йортының эше белән таныштыру. Авылыбызның матур гореф-гадәтләрен күрсәтү. Телебез, тарихыбызны киләчәк буынга кадәр җиткерү. "Мәдәниятле халык - иң тәрбияле, күркәм халык" - минем яшәү девизым.
-
Кәрим Тинчурин театрының татарча сайтыКәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 87 нче театраль сезонын яңа сайт белән башлап җибәрде. Театрыбызның 87 еллык тарихын чагылдырган сайт заман сулышы белән бер дулкында!
-
Резеда Мөхәммәтҗанова иҗатыӘлеге сайтта минем иҗатның төрле өлкәләрендәге нәтиҗәләре чагыла.
-
Рәссам һәм шагыйрь Фәрух ӘхмәдуллинЯкташыбыз рәссам һәм шагыйрь Фәрух Әхмәдуллин (1928-2000) иҗатына багышланган сайт.
-
Татарстан Язучылар берлеге сайтыТатарстан Язучылар берлеге тормышы, язучыларның яңалыклары, яңа китаплар, сәяхәтләр, очрашулар...
-
Туган авылым минем - АккүземАктаныш районы Аккүз авылы тарихына багышланган сайт
-
Туган ягым ТашкичүСайт төзелү максаты: безнең төбәктә туып-үскән һәм читтә яшәүче якташларны авылда, төбәктә бара торган яңалыклар, үткәнебез, киләчәккә планнар белән таныштыру
-
Этнографик музейАрча районы Түбән Мәтәскә, Казиле, Мөндеш, Югары Мәтәскә авыллары тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучыларга виртуаль сәяхәт тәкъдим итәм.
Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
-
Сәясәт: кара? ак?Сәясәткә багышланган сайт. Мәктәптә тарих, җәмгыять, политдәресләрдә кулланыр өчен уңай.
-
Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе сайты"Татарстан" Дәүләт телерадиокомпаниясе сайтының татарча версиясе - ул һәр көнне яңартылып бара торган яңалыклар тасмасы; тапшырулар язмалары; татар халкының күренекле шәхесләре турында фильмнар; кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар.
-
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайты
Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект
-
Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге сайтыТашкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге сайты. Үзбәкстан Республикасында татар халкының туган телен, гореф-гадәтләрен саклап калу.
-
“Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталыПортал Самар татарлары һәм мөселманнары тормышында булган бөтен вакыйгаларны яктыртып тору, өлкәбездә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, дин, әхлак, гореф-гадәтләребез турында материалар кую, җирле талантларыбыз хезмәтен халыкка җиткерү өчен хезмәт итә
Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче
-
Татарча Википедия - май-август ае нәтиҗәләре (2020)Татарча Википедия үсешендә катнашучыларның 2020 нче елгы май-август ае нәтиҗәләре
-
Татарча Википедия - сентябрь ае нәтиҗәләре (2020)Татарча Википедия үсешендә катнашучыларның 2020 нче елгы сентябрь ае нәтиҗәләре