Хөрмәтле татар сайтлары авторлары, татар интернеты белән кызыксынучылар!
Кичә жюри әгъзалары финалистларны ачыклау буенча тулысынча үз эшен тәмамлады һәм сезнең игътибарга финалга чыккан сайтларны хәбәр итә алабыз. Жюри эшендә аеруча актив катнашкан ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе хезмәткәрләренә (аеруча Рузәл Мөхәммәтшинга), "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган сайт авторлары Дилүс Шәвәлиев белән Илнур Хисмәтуллинга оператив эшләре өчен бәйгенең оештыру комитеты исеменнән аеруча зур рәхмәт белдерәбез.
Быел бәйгегә 80 нән артык гариза килгән иде. Кызганычка каршы, аларның кайберләре бәйге нигезләмәсендә каралган таләпләргә туры килмәде. Берничә автор социаль челтәрләрдәге үз профильләрен тәкъдим иттеләр, ә бер сайтта исә мәгълүмат юк иде диярлек (сайт ясалып бетмәгән). Килгән гаризалар арасыннан дөньякүләм бәйгедә катнашыр дәрәҗәдә барлыгы 64 интернет-проект сайлап алынды һәм бәйгегә кабул ителде.
Иң күп катнашучылар - "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә. Әлеге номинациядә барлыгы 25 педагог үзара көч сынашырга алынды (автордан: Шуны да әйтергә кирәк, татар интернетының якынча яртысы - укытучылар ясаган интернет-проектлар).
Иң аз катнашучылар - "Югары белем - фән җәүһәрләре" номинациясендә. Номинация кысаларында бәйге булмау сәбәпле, быел да әлеге номинациядә беренче урын билгеләнмәячәк. Хөкүмәт дәрәҗәсендә татар телендә югары белемгә игътибар бирелми торып, әлеге номинациядә үсеш әллә ни булыр дип көтелми. Татарстанның югары уку йортларында татар теленә игътибар юк дәрәҗәсендә калып бара.
".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" дип исемләнгән яңа номинациядә дә әлегә бары ике конкурсант кына булды. Шулай да, жюри әгъзалары әлеге конкурсантлар арасыннан беренче һәм икенче урынны ачыклый алдылар.
- Бәйгедә барлыгы Татарстанның 17 шәһәр һәм районыннан һәм Самара өлкәсеннән катнашучылар булды. Иң күп проектны Актаныш районы тәкъдим итте (12 проект). Дүрт кеше бәйгедә ике яисә аннан артык сайт белән катнашты.
- Бәйгенең 13 катнашучысы (20%) - мәктәп укучылары. Бәйгенең иң яшь катнашучысына - 8 яшь.
- Бәйгедә катнашучы 25 сайт (39%) Jimdo платформасында, 13 сайт - ucoz, 5 сайт - wix платформасында ясалган. Бары тик 11 сайт кына (17%) икенче дәрәҗә доменда урнашкан.
"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең финалистлар исемлеге:
"Укытучы - җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 25)
- Айгөл сайты
- Мөнирә Садыйкова сайты
- Низамиева Әлфинур сайты
- Татар теле укытучысы Гөлшат Зәйнуллина сайты
- Татар теле укытучысы Фәрзиева Алсу сайты «И газиз туган телем»
- Татар телен - "5"легә!
- Туган телем - иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем…
- Укытучыларга һәм укучыларга ярдәмгә
- Яраткан эшем
"Укучы - җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 11)
- Айгизә сайты
- Айнур сайты
- Җиңү эзләре буйлап
- Минем беренче битем
- Могҗизалы дөнья
- Татар теле үзөйрәткече
- Туган авылым минем - Аккүзем
- Тузганак
- Тылсымлы объектив
- Шагыйрә Гөлнара Әюпова сайты
- Якты Күл
"Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе (катнашучылар саны: 6)
- Белем - бәхет ачкычы. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Антонова Нәфисәнең шәхси сайты
- Бәхет
- Бәхетле балачак
- Нәселем-горурлыгым
- Хисамовлар гаиләсе сайты
- Яшәү яме - гаиләмдә. (Хезмәт төбе - хөрмәт)
"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 10)
- "Илһам" газетасы
- "Туган телем - анам теле!"
- Китапханәм
- Классташлар
- Кыңгыраулар
- Мөслимем - гүзәл җирем
- Хәзинә
"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 1)
"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 5)
".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 2)
“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе (катнашучылар саны: 4)
Барлык финалистларны да бәйгенең бүләкләү тантанасында көтеп калабыз! Якын көннәрдә, тантана үткәрү көне төгәл билгеле булуга, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан барлык катнашучыларга да тантанага чакыру хаты әзерләнеп юлланыр, дип ышанып калабыз.
Бәйгенең рәсми яңалыкларыннан хәбәрдар булып торыгыз. Финалистларны тагын бер кат котлыйбыз һәм тантанада көтеп калабыз!
Ихтирам белән, бәйгенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин
Фикерләр