XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә!!!

Хөрмәтле татар интернетчылары!!!

3 нче октябрь - XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итүнең соңгы көне!  

Бәйге 2010 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә. Быел катнашырга теләк белдергән интернет-проектлар арасында татар сайтлары гына түгел, ВКонтакте социаль челтәрендә татар телендә эшләп килгән уңышлы төркемнәр, популяр татарча Инстаграм аккаунтлар, мобиль кушымталар бар. Шулай ук татар сайтларының елдан-ел артуы да куандыра. 

Игътибар! Быел бәйгедә үзгәрешләр бар - "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең ".TATAR доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект" номинациясе урынына яңа номинация - "Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал" номинациясе өстәлде. 

Бүгенге көндә .TATAR домены инде конкурентлыкка сәләтле һәм һәр татар кешесе сайтны нәкъ менә әлеге доменда урнаштырып аны бөтен дөньяга популяр итә алуын аңлады. Ә аерым номинация булдыруның сәбәбе - интернет челтәрендә татар телендә видеоконтент популярлашып килә һәм Татнетны үстерү фонды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм башка оештыручы-партнерлар белән берлектә интернет челтәрендә файдалы татарча видеоконтентның артуын тели һәм нәкъ менә әлеге сегментны күбрәк халыкка ирештерәсе килә. Әлеге номинациядә Youtube, Rutube, Vimeo кебек видеохостингларда татар телендә алып барыла торган файдалы видеоблог/видеоканал авторлары/җитәкчеләре катнаша алачак. 

Гаризалар 3 нче октябрьгә кадәр кабул ителә.  

Бәйге Татарстан Республикасы министрлыклары һәм оешмалары белән берлектә, күп санлы физик һәм юридик затлар ярдәме белән оештырыла. Гран-при - яхшы ноутбук!!! (Узган ел ул Самарага китте.) Гариза тапшырыр алдыннан бәйгенең нигезләмәсе белән танышып чыгарга тәкъдим итәбез! 

БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕhttp://konkurs.belem.ru/nigezlama

ГАРИЗА ТАПШЫРУhttps://forms.gle/cYRtewHtJA4iZbkV7

БӘЙГЕНЕҢ ГИМНЫhttp://konkurs.belem.ru/gimn 

Фикерләр