
Хөрмәтле татар интернетчылары!
2010 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә торган «Белем җәүһәрләре» дип исемләнгән XI Дөньякүләм татарча интернет-проектлар бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланып килә. 30 нчы сентябрь - гаризалар кабул итүнең соңгы көне!
Бәйге үз эченә түбәндәге номинацияләрне ала:
- .tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
- ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме/берләшмәсе;
- Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
- Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты;
- Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта;
- Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
- Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
- Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
- Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
- Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче.
БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ: http://konkurs.belem.ru/nigezlama
ГАРИЗА ТАПШЫРУ: https://forms.gle/xv3ad3mZC4BBx7dr7
Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, ВКонтакте һәм Википедия проектлары һәм башка оешмалар белән берлектә оештырылып үткәрелә. Гран-при – яхшы ноутбук.
Катнашырга соңга калмагыз!
Фикерләр