Хөрмәтле конкурсантлар һәм бәйге барышы белән кызыксынучы сайт кунаклары! Ниһаять, "Белем җәүһәрләре-2010" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләре дә ачыкланды.
Әлегә бәйгенең җиңүчеләрен сер итеп саклыйбыз. Урыннарның ничек бүленүен бары тик 15 октябрь көнне - җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында гына игълан итәчәкбез.
Тантанага чакыру хатлары 11-12 октябрь көннәрне җибәреләчәк. Чакыруда тантананың үткәрелү урыны һәм вакыты төгәл күрсәтеләчәк.
Фикерләр