Татар интернетының өч проекты "Белем җәүһәре" Бөтендөнья интернет-премиясенә лаек булды!

“Белем җәүһәрләре” дип исемләнгән Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә туган телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү, интернет-технологияләр ярдәмендә татар телен һәм мәдәниятын саклау һәм үстерү, прогрессив белемле укытучылар, укучылар һәм гаиләләрне барлау максатында быел икенче мәртәбә үткәрелде.

Бәйгенең беренче җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең Мәскәү райоынында урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә үткәрелгән булса, быелгы бәйгенең финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы "Казан" милли-мәдәни үзәгендә үткәрелде.

Тантанага бәйгенең финалистлары (финалга чыккан 29 интернет-проектның авторлары, администраторлары һәм җитәкчеләре), жюри әгъзалары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вәкилләре, депутатлар һәм аларның ярдәмчеләре, төрле даирә җитәкчеләр, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә татар дөньясына яхшы таныш шәхесләр җыелды. 

Тантана 29 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә Казан (федераль) дәүләт университеты каршында эшләп килүче "Тылсым" бию коллективы башкаруында татар вальсы белән башланып китте. Тантананың үзен исә "Яңа гасыр" телеканалының "Хәерле иртә" тапшыруы алып баручысы Раил Өметбаев һәм бәйгенең оештыручысы Раил Гатауллин алып бардылар.

Иң беренче белем чыганагы булып гаилә санала, шуңа күрә дә беренче булып "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясендә җиңүчеләр сәхнәгә чакырылды. Быел әлеге номинациядә ике генә гаилә катнашты. Жюри куйган баллар нәтиҗәсендә "Галиевлар семьясы сайты" өченче урынга, "Якуповлар гаиләсе сайты" икенче урынга лаек дип табылган иде. Гаиләләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе рәисе, “Болгар” Татарстан Республикасы милли хәйрия фонды идарәсе рәисе Мифтахов Фәрит Фәиз улы котлап үтте. Ул татар гаиләләрендә булган матур традициләр, иман һәм тәрбия турында Интернет челтәрендә шундый файдалы мәгълүматлар туплаулары, татар интернетын үстерү юнәлешендә файдалы эш алып барулары өчен аларга зур рәхмәтен белдерде, бәйгенең иганәчесе һәм аңа һәрьяклы ярдәм күрсәтүче буларак гаиләләргә үзе алып килгән кыйммәтле бүләкләрне тапшырды. Мифтахов Фәрит Фәиз улыннан соң җиңүчеләрне Казан шәһәре Думасы депутаты, Казан шәһәре Мәскәү районы Шиһабеддин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы котлап үтте. Алар бергәләп җиңүчеләргә бәйгенең дипломнарын һәм башка төр кыйммәтле бүләкләрне тапшырдылар. 

Бәйгедә җиңгән гаиләләрне тәбрикләү йөзеннән Анна Сулимина исемле яшь җырчы кыз "Әниемне сагынам" җырын (Зөлфия Сабирова сүзләре, Җәүдәт Гыйльманов көе) башкарды.

Концерт номерыннан соң сәхнәгә "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе финалистлары чакырылды. Әлеге номинациядә III урынны “Күңелле татар теле” интернет-проекты белән Богапова Зөхрә Фариз кызы һәм “Башлангыч мәктәп” интернет-проекты белән Замалиева Фәридә Гаптелбари кызы бүлештеләр. II урынга “Карлыгач” интернет-проекты белән Гәрәева Венера Мөхетдис кызы һәм “Туган ягым - яшел бишек” интернет-проекты белән Мөхәммәдиева Дилә Мирмөҗәһит кызы лаек булдылар. Әлеге җиңүчеләрне “Сабантуй” балалар һәм үсмерләр газетасының баш мөхәррире Гыймадиев Айдар Марс улы котлап үтте, аларга "Сабантуй" газетасына бушлай язылу өчен сертификатлар, бәйгенең дипломнарын һәм башка кыйммәтле бүләкләрен тапшырды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, “Сабантуй” балалар һәм үсмерләр газетасы узган ел үзе үк әлеге бәйгенең иң югары дәрәҗәсенә - "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган иде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылганнан соң Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Чулпан Фатыйхова аларга матур итеп яттан шигырь укыды.

Башлангыч белем учреждение сайтларыннан соң "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә җиңүчеләр бүләкләнде. Алар арасында бер лауреат (“Түбән Көек урта мәктәбе сайты” интернет-проекты, авторы - Хисмәтуллин Илнур Рәхимҗан улы), бер III урын ("Аккүз мәктәбе", авторы - Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы), ике II урын ("Явлаштау урта мәктәбе "Яшь хәбәрче" түгәрәге", авторы - Шакирова Марсилә Мәҗит кызы һәм "Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе сайты", авторы - Илфар һәм Рания Әюповлар) бар. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минкина Гүзәлия Тәлгать кызы һәм “Ялкын” журналының баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина тәбрикләделәр. Гүзәлия Тәлгать кызы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм шәхсән үз исеменнән финалистларга әлеге зур эшләрендә уңышлар теләде. "Укытучыга вакыт болай да тәтеми, бүгенге укытучы өстенә күп вазифалар йөкләнгән. Моңа карамастан ничек вакыт табасыздыр, шаккаткыч! Шундый олы хезмәтегез өчен зур рәхмәт!" - диде ул. Йолдыз Миңнуллина исә үз исеменнән бәйгенең әлеге номинациясендә җиңгән һәрбер интернет-проект авторына "Ялкын" журналына еллык язылу сертификатын да тапшырды. Бу номинациядә җиңүчеләрне тәбрикләү аеруча истә кала торган булгандыр. Нигә дигәндә, аларга багышлап 2 нче татар гимназиясе укучысы Алинә Нәбиуллина Г.Тукай сүзләренә язылган "Әллүки" җырын башкарды.

Әлеге номинациядән соң сәхнәгә "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе җиңүчеләре чакырылды. Бу номинациядә җиңүчеләр дөньяның төрле почмакларыннан иделәр. Менә алар:

- "Каралама" интернет-проекты (лауреат), авторы: АКШта эшләп иҗат итүче язучы-журналист Гыймранова Айгөл Ахияр кызы;

- "Татар язучылары порталы" интернет-проекты (лауреат), авторы: Татарстан Республикасы Мөслим районы Салавыз-Мухан авылында яшәп иҗат итүче Хәмәдишин Әхмәтҗан Хәсән улы;

- "Кукмара районы Мәмәшир авылы сайты" интернет-проекты (III урын), авторы: Казан федераль университеты Физика институтының V курс студенты Нигъмәтуллин Рамил Наил улы;

- "Татар Фантастикасы" интернет-проекты (III урын), авторы: Башкортостан Республикасы Чакмагыш районы Яңа Каръяуды мәктәбенең география һәм информатика укытучысы Әбделмәнов Халит Хәмит улы;

- "Күрше.ру" интернет-проекты (II урын), авторы: «Юла Group» интернет-реклама агентлыгы директоры, блоггер Әмирханов Ленар Зөфәр улы.

Сәхнәдә әлеге финалистлар арасыннан ике җиңүче генә күтәрелде - араларның шактый ерак булуы сәбәпле, АКШтан һәм Башкортостан Республикасыннан катнашучылар тантанага килеп чыга алмадылар. Сәхнәгә күтәрелгән җиңүчеләрне шагыйрә, прозаик, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе Флёра Тарханова һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре бүлекчәсе мөдире Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов бүләкләделәр. Флёра Тарханова җиңүчеләргә шулай ук үзенең шигырен дә бүләк итте, бәйгедә катнашучы һәркемнең үз эшләрен шундый файдалы юнәлештә алып баруларын теләде. Татьяна Камашева исемле яшь җырчы җиңүчеләр хөрмәтенә "Балтачым" җырын (Гарифҗан Мөхәммәтшин сүз., Җәүдәт Гыйльманов көе) бүләк итте.

"Укучы - җәүһәр" номинациясендә җиңүчеләрне Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Башкарма комитеты Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге баш белгече Гөлназ Хәмзә кызы Исмәгыйлева тәбрикләде, ә аннары Казан (федераль) дәүләт университеты каршында эшләп килүче "Тылсым" бию коллективы алар өчен үзенең чираттагы искиткеч матур татар биюен башкарды. 

Әлеге номинациядә җиңүчеләр:

- "Татарстан Республикасы чишмәләре" интернет-проекты (лауреат), авторы: Татарстан Республикасы Буа районы Югары Лашчы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Шакиров Булат Илһам улы;

- "Актанышым ак илем" интернет-проекты (III урын), авторы: Татарстан Республикасы Актаныш районы Богады урта мәктәбе укучысы Галимова Айсылу Расих кызы;

- "Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә" интернет-проекты (II урын), авторлары: Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Әмәкәй урта мәктәбенең Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы җитәкчелегендә “Туган як тарихын өйрәнү” түгәрәгенә йөрүче укучылар коллективы.

Быел иң зур көрәш "Укытучы - җәүһәр" номинациясендә булгандыр. Әлеге номинациядә җиңүче булу теләге белән 15 интернет-проект катнашты. Әлеге проектлар арасыннан финалга чыгучылар:

- "Туган телдә данлап яшик туган җирне!" интернет-проекты (лауреат), авторы: Дәүләтова Рушания Фатих кызы;

- "Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара сайты" интернет-проекты (лауреат), авторы: Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы;

- "Татар теле укытучысы Якупова Гөлсинә Зәки кызының сайты" интернет-проекты (лауреат), авторы: Якупова  Гөлсинә Зәки кызы;

- "Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты" интернет-проекты (лауреат), авторы: Мәтҗанова Раушания Гаяз кызы;

- "Халит сайты" интернет-проекты (лауреат), авторы: Әбделмәнов Халит Хәмит улы;

- "Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты" интернет-проекты (III урын), авторлары: Шәймәрдәнова Нурания Әзһәм кызы, Тимергалиева Эльмира Васил кызы, Җәлилова Гөлназ Илсур кызы;

- "Туган телем - иркә гөлем" интернет-проекты (II урын), авторы: Сәрвәрова Рәдинә Миннерәсил кызы.

Быелгы бәйгенең иң истәлекле урыны "Укытучы - җәүһәр" номинациясе җиңүчеләрен бүләкләр алдыннан булгандыр. Әлеге урында тантананы алып баручылар сәхнәгә "Белем җәүһәрләре - 2010" I Бөтендөнья бәйгесендә "Белем җәүһәрләре" исеменә ия булган интернет-проектларның авторларын чакырдылар. Бу номинациядә җиңүчеләрне нәкъ менә "Белем җәүһәрләре" тәбрикләде.

Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте "Белем җәүһәрләре"н аерым зурлап билгеләп үтү максатыннан "3нити.ру" компаниясе ярдәме белән ясалган, "IT өлкәсендә Белем җәүһәре" дигән гравировка төшерелгән җәүһәрсыман кристаллар ясаткан иде. Киләсе елларда нәкъ менә әлеге кристалл "Белем җәүһәре" дәрәҗәсен раслаучы бүләк булыр дип көтелә. Сәхнәгә чыккан беренче "Белем җәүһәрләре"н алып калып, аларга әлеге кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Һәм, ниһаять, кульминацион момент та килеп җитте. Сәхнәдәге "Белем җәүһәрләре" янына бер-бер артлы яңа "Белем җәүһәрләре" өстәлделәр. Быел алар бары тик өч кенә:

- "Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты" интернет-проекты (“Укытучы - җәүһәр” номинациясе), авторы: Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы;

- "Казан дәүләт аграр университеты" интернет-проекты ("Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе), авторы: «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет учреждениесенең белем бирү сыйфаты һәм тышкы элемтәләр проректоры Тинчурина Лариса Махмутовна һәм университет коллективы;

- "Татар Википедиясе" интернет-проекты (“Тематик ресурс - иҗади җәүһәр” номинациясе), проектның татар телле өлешенең администраторы Казан федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге студенты Якупов Рашат Нух улы һәм барлык татар википедиячеләре.

Шул рәвешле хәзер Татнет челтәрендә жюри һәм халык күңелен яулаган 8 интернет-проект бәйгенең "Белем җәүһәре" интернет-премиясенә лаек. Алар белән сез бәйгенең рәсми сайтының "Җәүһәрләр" бүлегенә кереп таныша аласыз.

Ә инде бүләкләргә килгәндә алар ярыйсы гына саллы булдылар. Быелгы "Белем җәүһәрләре" электрон китап (E-book) белән бүләкләнеп үттеләр.

Тантана ахырында яшь талант Сәйдә Хисамиева барлык укытучыларга багышлап "Укытучым минем" җырын (Муса Киекле сүзләре, Җәүдәт Гыйльманов көе) башкарды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Сөләйман Туктар улы Рәхимов бу юнәлештә эшләп килгән барлык укучыларга, укытучыларга һәм гаиләләргә уңыш теләде. Барлык финалистлар бергә күмәк фотога төштеләр. Әлеге күмәк фотоны һәм тантанадан фотоларны без якын арада бәйгенең рәсми сайтында урнаштырырбыз.

Бәйгене оештыруда һәм аны югары дәрәҗәдә үткәрүдә катнашканнары өчен Җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиевага, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Зинур улы Закировка, Разил Исмәгыйль улы Вәлиевка, Фәрит Фәиз улы Мифтаховка,  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге мөдире Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллинага, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм телләрен үстерү бүлекчәсе җитәкчесе Фирая Разыйх кызы Шәйхиевага, Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре бүлекчәсе мөдире Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльмановка, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының муниципаль мәдәни оешмалар белән бәйләнешләр һәм халык иҗатына ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Раилә Тәлгать кызы Гатауллинага, ICL КПО ВС һәм АБАК компанияләренә, Татарстан китап нәшриятына, "Рухият" фондына һ.б. барлык иганәчеләргә һәм ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтен белдерә.

Тантанада катнашучылар Киләсе бәйгедә очрашканга кадәр дип саубуллаштылар, бер-берсенә уңышлар теләделәр, сәхнәгә чыгып бәйгене оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Ә киләсе бәйге алай ерак түгел, "Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү 2012 елның февраль аенда башланачак. Сезнең барчагызны да әлеге матур бәйгедә катнашуыгызны көтеп калабыз!

nike air max 90 youth

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Әлеге бәйгене, финал кичәсен оештыручыларга, иганәчеләргә чын йөрәктән рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә! Шәхсән Раил Гатауллинга: сез - булдырдыгыз!!! Бик кирәкле бәйге, искиткеч финал кичәсен оештыруның төп җитәкчесенә ни дип әйтик тагын? Афәрин!yes

Чын мәгънәсендә профессиональ дәрәҗәдә әзерләнгән кичә булды. Зур рәхмәт!!!

(Калган "эмоцияләр" монда: qushlawich.ru)

Кунак исемле кулланучы сурәте

"Белем җәүһәрләре" бәйгесен оештыручыларга бик зур рәхмәт! Бу бәйгедә җиңү безне рухландыра, яңа үрләргә омтылдыра. 

Фикерләр