Белем җәүһәрләре бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланды

Хөрмәтле кулланучыларыбыз, "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнашучы татар сайтлары авторлары!

VIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмам дип белдерәбез. Шушы көннәрдә бәйгегә килгән сайтларны бәяләү этабы башланып китә. Сайтларны бәяләгән жюри әгъзалары исемлеге жюри эше тәмамлануга (октябрь аеның беренче көннәрендә) хәбәр ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 20 нче октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була дип планлаштырылган. Тантана башлану вакыты - 11:00 сәг.

Бәйгенең финал турына быел тугыз номинациядә 90 проект арасыннан барлыгы 60 интернет-проект кабул ителде. .tatar доменында татар сайтлар арта баруы куандыра! Быел әлеге номинациядә 6 сайт үзара көч сынаша (узган ел нибары 2 сайт кына катнашкан иде).

Төрле номинациядә катнашучылар саны төрлечә:

  1. ".tatar домены – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе – 6 сайт.
  2. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе – 7 сайт.
  3. “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе – 4 сайт.
  4. "Тематик ресурс – иҗади җәүһәр" номинациясе – 6 сайт.
  5. "Укучы – җәүһәр" номинациясе – 12 сайт.
  6. "Укытучы – җәүһәр" номинациясе – 15 сайт.
  7. "Урта белем – яшь җәүһәрләр" номинациясе – 7 сайт.
  8. "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе – 1 сайт.
  9. "Җәүһәрләр галәме" – 1 сайт.

Бәйгедә катнашучылар исемлеге белән бәйгенең рәсми сайтында "Катнашучылар" (http://konkurs.belem.ru/katnashuchilar) битендә танышырга мөмкин.

Бәйгене оештыру комитеты барлык катнашучыларга да уңышлар теләп кала.

adidas Powerphase Grey White

Фикерләр