"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе сигезенче ел рәттән иң яхшы татар сайтларын ачыклый!

Хөрмәтле татар интернетчылары!

Бүген, 10 февраль көнне, "Белем җәүһәрләре" VIII дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү башланып китте! 

Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле һәм башка файдалы интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

  1. "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-ресурслар катнаша ала.
  2. "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
  3. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.
  4. "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
  5. "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары, фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары катнаша ала.
  6. "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-ресурслар катнаша ала.
  7. ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.
  8. "Күренекле татар җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.
  9. "Җәүһәрләр галәме" номинациясе. Әлеге номинациядә бөтен дөньяга сибелеп яшәгән халкыбызны берләштереп, татар халкын, татар телен һәм мәдәниятен саклап торган татар оешмалары/берләшмәләренең рәсми сайтлары катнаша ала.

"Җәүһәрләр галәме" номинациясе - яңа номинация. Әлеге номинация Татарстаннан читтә яшәгән татарларны берләштерү, аларны таныту өчен файдалы номинация булыр, дип ышанып калабыз.

Бәйгедә катнашу өчен теркәлеп керергә һәм гаризаны тутырырга кирәк. Бәйгедә катнашыр алдыннан нигезләмә белән танышып чыгарга тәкъдим итәбез.

Бәйгене үткәрү этаплары:

  • Гаризаларны кабул итү: 10 февральдән 10 сентябрьгә кадәр;
  • Номинантларны сайлап алу (халык фикерен ачыклау һәм Экспертлар эшчәнлеге): 11 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр;
  • Җиңүчеләрне билгеләү (Жюри әгъзалары эшчәнлеге): 18 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр;
  • Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү: октябрь аеның беренче-икенче декадаларында (Укытучылар көне уңаеннан) оештырыла.

Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз!

Zoom Lebron XI 11

Фикерләр