15 февральдә "Белем җәүһәрләре" старт ала

15 февраль көнне "Белем җәүһәрләре" VII Дөньякүләм файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе старт ала. Әлеге көннән башлап бәйгенең рәсми сайтына http://konkurs.belem.ru адресы буенча кереп гариза тапшырырга мөмкин булачак.

Бәйге елдан-ел камилләшә. Быел да бәйгедә катнашучыларны зур яңалыклар көтә.

1. Бәйгенең номинацияләре үзгәртелде, хәзер "Белем җәүһәрләре" тагын да күбрәк татар интернетын колачлый ала. "Башлангыч белем - җәүһәр чаткылары" номинациясе белән "Белемле гаилә - нурлы җәүһәр" номинацияләре берләштерелде. Бәйгедә ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе өстәлде. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.

2. "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясендә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары белән беррәттән хәзер фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары да катнаша ала.

Шул ук вакытта, быел “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясенә дә шактый гаризалар кабул ителер, дип ышанып калабыз. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 15 февральдән 15 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк.

nike air max 2019 yellow

Фикерләр

Илсөяр исемле кулланучы сурәте

Югары белем – фән җәүһәрләре"

Фикерләр