Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Г.Камал театрында узачак

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы быел 16 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында узачак.

Тантанага быелгы бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган елларның "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган сайтларның авторлары, бәйгенең барлык партнерлары, иганәчеләре, матбугат чаралары вәкилләре чакырулы.

"Белем җәүһәрләре" быел алтынчы мәртәбә үткәрелә. 2015 нче елда бәйге Татарстанның 19 районы һәм шәһәрен, Башкортстан, Самара, Оренбург өлкәләрен колачлады. Иң күп интернет-проект - Яр Чаллы шәһәреннән (15 проект). Иң яшь катнашучыга - 7 яшь (Яр Чаллы).

Тантана исә елдан-ел үзенчәлеклерәк була бара. Быел тантана көненә бәйгенең гимны әзерләнде, гимн тантанада беренче тапкыр җырланачак. Шулай ук, татар сайтларын ясаучылар алдында профессиональ веб-программистлар чыгыш ясар, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы спектакльләрдән өзекләр, татар җырчылары һәм артистлары чыгышлары белән аралашып барыр, дип көтелә.

Тантана 11:00 сәгатьтә башланачак. Бәйгенең оештыручылары һәм Г.Камал театры татар җанлы, татар интернеты белән кызыксынган һәркемне көтеп кала!

Adidas Predator Tango EVA

Фикерләр

Кәүсәрия Гаяз кызы исемле кулланучы сурәте

Эшләгән эшләрегез өчен Аллаһы Тәгалә әҗер- савапларын бирсен! Татар халкы өчен мондый җан атып йөрүче егетләребез барында ТАТАР әле яшиячәк, Аллаһы боерса! Сайтыгыз да бик күркәм булган!!! Рәхмәт яусын!

Фикерләр