"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең финалистлары билгеле

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе быел алтынчы мәртәбә үзенең финалистларын игълан итә. Аларның саны быел - 46. Бәйгегә кабул ителгән 73 сайт арасыннан 46 интернет-проект жюри әгъзаларының хуплавын тапты.

Финалистлар исемлегенә күчәр алдыннан быелгы бәйге буенча кайбер статистик мәгълүмат белән таныштырып үтәргә телибез.

  • Быелгы бәйге Татарстанның 19 районы һәм шәһәрен, Башкортстан, Самара, Оренбург өлкәләрен колачлады. 
  • Иң күп интернет-проект - Яр Чаллы шәһәреннән (15 проект). 
  • Бәйгедә 6 кеше икедән артык сайты белән катнаша. Иң яшь катнашучыга - 7 яшь (Яр Чаллы).
  • Бәйгедә катнашучы 26 сайт - Jimdo, 16 сайт - ucoz платформасында ясалган.
  • 17 сайт (23%) икенче дәрәҗә доменда, калган сайтлар өченче дәрәҗә доменда урнашканнар.

Бәйгенең оештыру комитетын шатландырган моментлар белән дә уртаклашасыбыз килә.

Беренчедән, бәйгенең рәсми сайты якын көннәрдә яңа платформа һәм дизайн белән эшләп китәчәк. Сайтның дизайн-макеты инде ясалган, хәзерге вакытта сайт хезмәт күрсәтү режимында эшли.

Икенче шатлыклы хәбәр - яңартылган сайтта бәйгенең гимны белән танышырга мөмкин булачак. Гимн сүзләре инде әзер, тантана үткәрү көне алдыннан гимнга көй дә язылыр, дип көтелә.

Ә хәзер инде сезне шатландырырга телибез һәм финалистлар исемлеген тәкъдим итәбез.

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 18)

"Укучы - җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 7)

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 10)

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 10)

"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе (катнашучылар саны: 1)

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 15)

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе (катнашучылар саны: 4)

“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе (катнашучылар саны: 8)

Финалистларны чын күңелдән котлыйбыз һәм 16 октябрь көнне сәг 11:00 дә Г.Камал ис. Татар дәүләт академия театрында узачак тантанага көтеп калабыз!

Air Max 95 VaporMax

Фикерләр