Гаризалар кабул итүнең соңгы көне!

Хөрмәтле татар интернетын - Татнетны үстерүчеләр!

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм татарча интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамланып килә. Бүген 18:00 сәгатьтә гаризалар кабул итү туктатыла һәм эшкә жюри керешә! 

"ВКонтакте социаль челтәрендә татарча иң файдалы һәм популяр төркем/берләшмә" номинациясендә катнашучыларны техник яктан иң беренче булып ВКонтакте вәкилләре бәяли.

Татарча Википедияне үстерүчеләрнең хезмәтләре бәяләнгән дә инде, бу эш анда ел дәвамында алып барыла.

Барлык катнашучыларга да (ә алар әлегә 50 гә якын!) уңышлар телибез! Барлык катнашучылар да 18 декабрь көнне Казанга тантанага чакырылачак.

Хәерле сәгатьтә!

Фикерләр