"Белем җәүһәрләре" тантанасы IT-паркта үтәчәк (+гаризалар кабул итү вакыты озайтылды)

Хөрмәтле Татнетны үстерүчеләр һәм бәйгедә катнашучылар!

«Белем җәүһәрләре – 2023» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе финалистларын бүләкләү тантанасы үткәреләчәк урын һәм аның датасы билгеләнде.

Тантана 18 декабрь көнне Казан шәһәре, Петербург урамы, 52 адресы буенча урнашкан IT-парк бинасында, "Точка кипения"нең "Казан" залында үткәреләчәк: https://leader-id.ru/events/470449. Бәйге дөньякүләм булу сәбәпле, тантанага килә алмаган катнашучылар өчен тантанадан онлайн-трансляция оештырылачак.

Тантананың программасы да билгеле:

  • 13:00-14:00 - IT-парк буенча экскурсия.
  • 14:00 - 16:00 - бүләкләү тантанасы, шул исәптән түбәндәге темалар буенча IT-белгечләрнең файдалы чыгышлары һәм мастер-класслар:

- "Бизнес-инструменты для продвижения групп и сообществ в социальной сети ВКонтакте" (ВКонтакте вәкиле чыгышы, Санкт-Петербург шәһәре);
- "Электронное образование Республики Татарстан" (https://edu.tatar.ru) порталында һәм Мәскәү электрон мәктәбендә (МЭШ) ике телле сайтны уңышлы алып бару һәм таныту мөмкинлекләре";
- "Татарча сайт ясаганда һәм алып барганда нейрочелтәрләр һәм ясалма интеллект куллану";
- "Wiki форматында татар телендә контент, аны булдыру һәм аннан дөрес файдалану";
- "Интернет челтәрендә татарча контентны танытуда SEO һәм SMM куллану".

Тантана декабрь аеның икенче яртысында үткәрелү сәбәпле, Оештыру комитеты гаризалар кабул итү вакытын озайта. «Белем җәүһәрләре – 2023» XIV Дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесендә катнашу өчен Нигезләмәдә бирелгән номинацияләр буенча 30 ноябрьга кадәр гариза тапшырырга кирәк.

Финалистларга бүләкләрне оештыручы партнерларның вәкилләре (Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, «ВКонтакте» социаль челтәре, «Викимедиа РУ» коммерцияле булмаган партнерлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре мэриясе, К(П)ФУ Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының Мәгълүмати системалар кафедрасы, «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте, «Аксу» компанияләр берлеге, «Школа компетенций» («Компетенцияләр мәктәбе») автоном коммерцияле булмаган оешмасы) һ.б. килгән хөрмәтле кунаклар тапшырачак.

Фикерләр