"Белем җәүһәрләре" VI дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү ачылып китте

Хөрмәтле татар интернетчылары, татар интернет-проектлары авторлары!

Бүген, 20 февраль көнне, "Белем җәүһәрләре" VI дөньякүләм бәйгесенә гаризалар кабул итү ачылып китте.

Бәйге татар телендә ясалган, фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәләре белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны дөньяга таныту, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылып үткәрелә.

Бәйгедә катнашырга Дәгъва кылган интернет-проектның татар телендә ясалган яисә аның тулы көченә эшли торган татар версиясе булуы мөһим.

Бәйгедә катнашу өчен иң элек сайтта ФИОны тулысынча (!) күрсәтеп теркәлергә кирәк. Гариза электрон формада урнаштырыла. Формада аермачык тутырылырга тиешле түбәндәге позицияләр бар: интернет-проект исеме, интернет-проектның URL адресы, номинация, ФИО тулысынча, e-mail адресы, яшәү урыны/адрес, Бәйге Нигезләмәсе белән танышып аның белән килешү.

Бәйгенең номинацияләре:

  1. "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-ресурслар катнаша ала.
  2. "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
  3. "Башлангыч белем – җәүһәр чаткылары" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән интернет-ресурслар катнаша ала.
  4. "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.
  5. "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары катнаша ала.
  6. "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-ресурслар катнаша ала.
  7. "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.
  8. “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.

Бәйгенең оештыру комитеты барлык катнашучыларга да уңышлар теләп кала!

Kampanjer! 100% Autentisk Menns Under Armour Karri En Basketball Nike Sko St?rrelse 10 Fullf?rt 846588beL