"Белем җәүһәрләре - 2014" дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы

"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесе быел бишенче мәртәбә татар телендә ясалган иң файдалы сайтларны һәм аларның авторларын ачыклады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 25 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды.

Тантанага финалистлар һәм бәйгене оештыручылар (Татнетны үстерү фонды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, "Белем.ру" ҖЧҖ ) белән бергә күп кенә татар шәхесләре, иганәчеләр, жюри әгъзалары, Казан шәһәре укытучылары, финалистларның җанатарлары һәм телевидение һәм матбугат чараларыннан корреспондентлар килгән иде.

Тантана Г.Камал театры артистлары сәламләве - Татарстанның атказанган артисты Илдус Габдрахманов һәм Алмаз Гәрәев башкаруында татар биюе белән башланып китте. Аннары тантананы алып баруны "Болгар радиосы"ның "Сау булыйк", "Йолдызлар кайтавазы" һәм "Чәкчәк-шоу" тапшыруларын алып баручы Айгөл Хәйруллина белән "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең яшьләр тапшыруларын алып баручы Рузәл Әхмәдиев үз кулларына алдылар.

Тантана котлау илә концерт тамашасы белән үрелеп барды. Иң беренче булып бәйгенең дипломантларын котладылар, аннары номинацияләр буенча II һәм III урын яулаган интернет-проект авторларын бүләкләү өчен сәхнәгә чакырдылар. Бары тик ахырда гына бәйгенең "Белем җәүһәре" исемен яулаган интернет-проект авторлары билгеле булды һәм гран-при - "Белем җәүһәре" исемен яулап, озак еллар буе аның дәрәҗәсен саклап килгән татнетчыларга "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеме бирелде.

Шунысын әйтергә кирәк, бәйгенең бүләкләре елдан-ел кыйммәтләнә бара һәм оештыручылар моны нәкъ шулай булырга тиеш дип саныйлар да! Быел бәйгедә I урын алган интернет-проект авторларына "PocketBook" электрон китаплары, ә "Җәүһәрләрнең җәүһәрләре"нә - ноутбуклар тапшырылды.

Сезне Татнетны файдалы татар интернет-проектлар белән баетучылар исемлеге белән таныштырып үтәсебез килә:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе

1 Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты http://muslumtat.ru I
2 Айгөл сайты http://aigyl.jimdo.com II
3 Мөгаллим язмалары. Фәрит Вафинның шәхси сайты. http://faritvafin.ru II
4 Туган телем - татар теле http://zagirova-gulnara.mugallim.com III
5 Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты http://raushania.ucoz.ru Д
6 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәҗитова Айгөл сайты http://mazitova-aygul.jimdo.com Д
7 Мурзина Силүзә Нәҗип кызының шәхси сайты http://abuzinlaes.wix.com/mat-msn Д
8 “Дустым-китап” http://kitap.ucoz.ru Д

"Укучы - җәүһәр" номинациясе

1 "Тәнәфес" газетасы http://tenefec.jimdo.com I
2 Якты Күл http://svetloeozero.ru II
3 "Туган авылым минем - Аккүзем" http://akkuzsait.jimdo.com III
4 Хәзинә http://tuganavilim.jimdo.com Д
5 Иҗади бөреләр http://poet-gumaz.jimdo.com Д

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

1 Минем гимназиям http://minem-gimnaziyam.jimdo.com I
2 Энҗе бөртекләрем http://enje-berteklerem.jimdo.com II
3 Замалиева Фәридә сайты http://zam-far.ucoz.ru Д
4 Бәхетле балачак http://kbalachak.jimdo.com Д

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

1 Түбән Көек урта мәктәбе сайты http://tkoek.ucoz.ru I
2 "Илһам" газетасы http://ilhamgazite.ru II
3 "Классташлар" - Нурлат районы Яңа Иглай урта мәктәбе блогы http://iglaikino.ru III
4 МБББУ "Сарман гимназиясе" сайты http://sarmangimnazia.ucoz.ru Д

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе

 

1 "Язмышмы, ялгышмы?" http://yazmysh.ru I
2 Татар мәдәнияте http://tatarkulturasi.com II
3 “Халкым минем” http://khalkym-minem.ucoz.ru III
4 Фәрит Гыйбатдинов - "Урмай авылы сайты" http://urmai.ru III
5 Моңлы курай http://monlu-kuray.jimdo.com Д
6 "Сәхнә көзгесе" республикакүләм милли балалар театр фестивале сайты http://sehne.ru Д
7 "Хәят" интернет әдәби журналы http://khayat.ru Д
8 Гыйлем http://aktanysh.esy.es Д

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе

1 Сабыем http://sabyem.ru I
2 Минем йорт http://watan.su II
3 Яшәү яме - гаиләдә http://alfija.jimdo.com III
4 Нәселем - горурлыгым http://habibullinnar.jimdo.com Д
5 Бәхет http://baxet.jimdo.ru Д

“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе

1 Балачак илендә http://balachak-ilenda.ru I
2 “Нигез ташым” http://nigezem.ucoz.ru II
3 Язучы Фоат Садриев сайты http://f-sadriev.hostenko.com III
4 Татар әдипләре порталы http://adiplar.narod.ru III

“Җәүһәрләрнең җәүһәре”

1 Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы http://tarkhanova.ru ҖҖ
2 Җәлилова Гөлназ Илсур кызы http://muslumfolklor.narod.ru, http://gzalilova.narod.ru ҖҖ
3 Шакиров Булат Мәхмүт улы http://meshabash.ru ҖҖ

Шунысын әйтергә кирәк, югары уку йортларында татар теленә карата мөнәсәбәт әле һаман да түбән дәрәҗәдә. Шул сәбәпле, "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә быел да катнашырдай сайтлар табылмады.

Тантананы тагын да яхшырак күзаллау өчен яңалыкка өстәп кулланучыларыбызга тантанадан фоторепортаж тәкъдим итәбез, ә бәйгедә җиңгән сайт авторларына эшләрендә куллану өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус карарын беркетәбез.

Air Foamposite One Glowing

Фикерләр