Бәйгенең бүләкләү тантанасына чакырабыз!

Бәйгебезнең финалына чыккан хөрмәтле сайт авторлары, бәйгенең жюри әгъзалары, татар интернеты белән кызыксынып торган кулланучыларыбыз, әлеге вакыйганы яктыртырга теләгән матбугат басмалары хезмәткәрләре!

Сезне 25 октябрь көнне иртәнге 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалистларын бүләкләү тантанасына чакырабыз!

Бәйгенең финалына кайсы сайтлар чыкканын сезгә хәбәр иткән идек инде. Бүген, финалист укытучылар һәм укучыларны чакырып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республикабызның районнарына чакырып рәсми хат юллады.

Бәйгенең финалында мәгариф системасында эшләмәгән яисә бәйгебездә башка төбәкләрдән катнашкан сайт авторлары да бар:

  1. Фәрит Гыйбатдинов - "Урмай авылы сайты"
  2. Минем йорт
  3. Сабыем
  4. Татар әдипләре порталы
  5. "Хәят" интернет әдәби журналы

Әлеге хатны сайтыбызда урнаштырабыз, барыгызны да тантанада көтеп калабыз!

ps. Хөрмәтле финалистлар! Тантанага килгәндә үзегез белән паспорт, ИНН һәм стр. св-во копияләрен алып килүегезне сорыйбыз.

View products by sport

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Килергә тырышырбыз инде, ләкин көннәре генә җүнле-җүнсез: үзе җилле, үзе карлы, үзе салкын, җитмәсә-шимбә, автобуслар тулы була...

Икенче елга,  сентябрь урталарында ясарга иде бәйрәмне...

Кунак исемле кулланучы сурәте

Мин дә әлеге фикер калдыручы "Кунак" белән килешәм! Көннәр матур вакыттарак, сентябрь яки май башларында үткәрелсә иде йомгаклау (бүләкләү) тантанасы. 

Кунак исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез!

Башка еллардагы кебек кайбер документларның күчермәсен алып киләсе юкмы?

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте
Кунак исемле кулланучы сурәте

"Белем җәүһәрләре" русча ничек була? РОНО аптыратты, андый конкурсны ишеткәнебез юк дип...

Кунак исемле кулланучы сурәте

Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 5 нче ел рәттән үткәрелүче бәйгене ишетмәгән кайсы район мәгариф бүлеге икән ул - шуны беләсе килә. Шулар өчен тәрҗемә итәм: "Жемчужины знаний".

Кунак исемле кулланучы сурәте

Рус телле район РОНОларына хас әйбер ул, бер дә аптырамагыз!

Кунак исемле кулланучы сурәте

Хәерле кичләр! "Жемчужины образования - 2014" дип тәрҗемә ителә. Бәйге турында мәгълүмат электрон хөкүмәт порталы аша барлык районнарга да җибәрелә (без 21 октябрьдә алдык - МБ дә хәбәр бирде.). 

Кунак исемле кулланучы сурәте

Мәгариф министрлыгы сайтында "Драгоценности знаний" дип яздылар бер елны. Кайсы төгәлрәк?

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

"Белем җәүһәрләре"нең рус телендә варианты юк, ул - татар проекты һәм дәүләт программаларында "Белем жэухэрлэре" дип язылып кереп китте. Россиядә татар теле икенче дәүләт теле булып кереп киткәч татар хәрефләре белән "Белем җәүһәрләре" дип яза алырсыз. :)

Кунак исемле кулланучы сурәте

Үзебез белән фотоаппарат юк иде, шунлыктан, фотосурәтебез юк. Тәбрикләү вакытында фотосурәткә төшергән коллегаларыбыз барлык фотоларын элә алмаслар микән?

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Фотолар килеп җитте, фоторепортаж белән http://konkurs.belem.ru/node/329http://belem.ru/node/5611http://tat-i.net/tt/node/69 адреслары буенча кереп таныша аласыз.

Кунак исемле кулланучы сурәте

Исәнмесез!

Бәйгенең нәтиҗәләре турындагы беркетмәне кайдан алырга була? Башка еллардагы кебек быел урыннар күрсәтелгән  нәтиҗәләр мәктәпләргә нигәдер җибәрелмәде.

Рәхмәт.

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгын яңалыкка беркеттек: http://konkurs.belem.ru/node/329. Әлеге боерыкны министрлык 20 октябрь көнне район мәгариф бүлекләренә җибәрде.

Кайсы районда бу хәл? Мәгариф һәм фән министрлыгына хәбәр итәрбез, районыгыздагы РООның ни сәбәпле сезгә вакытында хәбәр итмәвен ачыкларлар, дип уйлыйм.

Фикерләр