Бәйгегә гаризалар кабул итү төгәлләнеп килә!

Хөрмәтле сайт кулланучылары, сайт авторлары һәм татар интернеты белән кызыксынучылар!

Әле кайчан гына башланып киткән дөньякүләм "Белем җәүһәрләре - 2013" файдалы интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү инде тәмамланып та килә! 15 сентябрь - гаризалар кабул итүнең соңгы көне, 16 сентябрь көнне бәйгедә катнашучы сайтларны бәяләү эшенә жюри керешәчәк.

Якын арада бәйгенең быелгы жюри составы формалаша башлаячак. Сайт кулланучылары әлеге жюри составы белән сайтларны бәяләү эше тәмамлангач таныша алачаклар. 

Сайтыбыз кулланучылары өчен тагын бер шатлыклы хәбәр бар! Быел бәйгене оештыручы-партнёрлар исемлегенә тагын бер оешма - "Татнетны үстерү фонды" өстәлде! Интернет челтәренең татар сегментын үстерүне максат итеп куйган әлеге оешма бәйгенең дәрәҗәсен үстерүдә, бүләкләнүчеләр өчен призларның кыйммәтен күтәрүдә һәм, гомумән, бәйгене оештыруда зур өлеш кертә алыр дип өметләнеп калабыз!

Хөрмәтле татар телле сайт авторлары!

Әгәр Сезнең сайтыгыз татар телендә ясалган, татар телле кулланучылар өчен файдалы мәгълүматка ия булса, үзегезнең сайтыгызны танытуда, сайтыгызның дәрәҗә/сыйфатын билгеләүдә бәйгебез мөмкинлекләреннән файдаланырга тырышып калыгыз!

Исегезгә төшерәбез, "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар 7 номинация буенча кабул ителеп алына:

  • "Укытучы - җәүһәр" номинациясе,
  • "Укучы - җәүһәр" номинациясе,
  • "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
  • "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
  • "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе,
  • "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе,
  • "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе.

Сезне бәйгедә көтеп калабыз, соңламагыз!!!

Бәйгедә катнашыр алдыннан Нигезләмә белән танышып чыгуыгызны сорыйбыз. Фикер алышулар өчен  форумда махсус тема булдырылды.

Бәйгедә катнашучыларның барысына да уңышлар теләп калабыз!

Jordan Flight Luxe

Фикерләр