"Белем җәүһәрләре-2010" I Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе старт ала

2010 елның 5 феврале көнне яңа "Белем җәүһәрләре-2010" I Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе старт ала. Әлеге бәйге татар телендә ясалган һәм мәгариф өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инициативасы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырыла.

Конкурс һәр ел саен 1 гыйнвар көнне башланып китәчәк һәм 1 сентябрь көнне аның җиңүчеләре игълан ителәчәк. Беренче конкурска гаризаларны кабул итү 5 февраль көнне ачыла һәм 1 августка кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр 1 сентябрь - Белем көнендә игълан ителәчәк.

Конкурста катнашырга теләүчеләр игътибарына! Әлеге конкурс үзенчәлекле. Гариза бирер алдыннан Нигезләмә белән яхшылап танышырга тәкъдим итәбез! Нигезләмә 7 февраль көнне расланачак. Сайттагы нигезләмә әле проект стадиясендә генә.

Конкурста Катнашучыларга уңышлар телибез!!!

jordans for sale release

Фикерләр