Бәйгенең беренче атнасына күзәтү

Бәйге барышы белән кызыксынып баручы кадерле кулланучыларыбыз!

"Белем җәүһәрләре-2010" I Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе башланганга төгәл 1 атна вакыт үтеп тә китте. Бәйгенең беренче атнасында конкурс системасы сыналды, Нигезләмә яңартылды, бәйгедә катнашучылар өчен баннерлар ясалды, форумда тема ачылып эшләп китте. Бәйгедә катнашырга теләк белдереп беренче гаризалар да кабул ителде.

Әлегә бәйгедә катнашырга күпчелек гаризаны урта (төп) белем бирү учреждениеләре тапшырды. Әлеге номинациядә барлык катнашучылар саны да иң күп булыр дип көтелә.

Ә менә тагын 4 номинациядә катнашу "планкасы" сайт ясаучылар өчен әлегә шактый ерак. Күпләр бу номинациядә катнашырга батырчылык итми тора, башкаларның катнашу-катнашмауларын күзәтә.

Бәйгедә катнашу өчен гариза бирергә әле вакыт күп булса да, интернет-челтәрендә эленеп торган һәр сылтаманың көн дә яңа кулланучы алып килүен сайт авторлары яхшы беләләр. Озын гомерле интернет-проектларга үз фанат кулланучыларын җыярга да уңайлырак булачак. Әмма яхшы идеология, дизайн һәм эчтәлек белән ясалган сайтлар да тиз арада кулланучыларның күңелен яулап алырга мөмкиннәр.

Бәйгенең оештыру комитеты интернет-проектларның авторларына авыр әмма изге эшләрендә уңышлар теләп кала. Бәйге барышына күзәтүләрне һәм яңалыкларны карап барыгыз!

Фикерләр