Татар интернетының киләчәгенә өметләр зурдан

"Белем җәүһәрләре" бәйгесенә икенче ай тулып килә.

Ике айлык баланың хәлләре ничегрәк? Бәйгедә нинди сайтлар катнаша? Мондый бәйгедә катнашырга сәләтле сайтлар интернет челтәрендә бармы? Жюрида кемнәр була? Бу мәкаләмдә әлеге һәм тагын башка күп кенә шундый сорауларга җавап бирергә тырышып карыйм.

Бүгенге көндә бәйгедә 19 сайт катнаша. Өч номинациядә исә тулы рәвештә бәйге башланды инде дияргә мөмкин. Бу - "Укытучы - җәүһәр", "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр", "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинацияләре.

Бәйгедә катнашучылар арасында яңа гына туган сайтлар да, инде башка бәйгеләрдә югары бәя алган сайтлар да катнаша. Моңа карамастан, аларның әлеге бәйгедә шанслары әлегә бертигез. Бәйгедә катнашучы сайтларга нәтиҗәләр әле августта гына билгеле була башлар. Ә аңа кадәр конкурсантларның сайтларны яхшыртырга, ныгытырга, үстерергә вакытлары бар. Бәйгедә катнашырга гариза биргән сайтлар автомат рәвештә "Белем.ру" каталогына да өстәлә. Кайбер сайтлар өчен әлеге бәйге реклама мәйданчыгы да булып тора. Бәйгедә катнашу өчен гариза бирергә әле вакыт күп булса да, интернет-челтәрендә эленеп торган һәр сылтаманың көн дә яңа кулланучы алып килүен сайт авторлары яхшы беләләр. Әмма яхшы идеология, дизайн һәм эчтәлек белән ясалган яңа сайтлар да тиз арада кулланучыларның күңелен яулап алырга мөмкиннәр. Яңа интернет проектларны тормышка ашырырга әле тагын бераз вакыт бар.

Бәйге бара, бәйгене оештыручылар да тик тормыйлар. Бүгенге көндә жюри әгъзалары ачыкланып бетте, дияргә мөмкин (алар белән сез соңрак танышырсыз).

Бәйге үзе дә, аның бүләкләре дә үзенчәлекле һәм оригиналь булуы көтелә. "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кайбер озак эшләнә торган оригиналь бүләкләр ясатырга заказлар бирергә өлгерде дә инде. Андый кыйммәтле бүләкләрне моңа кадәр башка бер бәйгедә дә өләшкәннәре булмавын ышандыра алабыз.

Бәйге дәвам итә. Без дә сезне бәйгенең яңалыклары турында даими хәбәр итеп барырбыз, татар интернетының мәгариф өлкәсендәге җәүһәрләре белән таныштырырбыз.

Барчагызга да тагын бер тапкыр уңышлар теләп калабыз.

Nike Zoom Kobe IV

Фикерләр