Интернет челтәрендә яңа "Белем җәүһәрләре"!

"Белем җәүһәрләре" бөтендөнья файдалы интернет-проектлар бәйгесе инде өч ел дәвамында татар интернетының җәүһәрләрен билгеләп килә. Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы быел 12 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылды. Җиңүчеләрне тәбрикләргә тантанага 100 гә якын кеше килгән иде.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында финалистлар һәм жюри әгъзалары гына түгел, узган елларда "Белем җәүһәре" исемен яулаган интернет-проект авторлары, оештыруда ярдәм күрсәткән дәүләт учреждениеләре вәкилләре, дәүләт эшлеклеләре, танылган язучылар һәм җырчылар, Казан мәктәпләре укытучылары, журналистлар бар иде. 

Тантана "Московский" мәдәният һәм спорт үзәгенең Наталья Маряхина җитәкчелегендәге "Смайлик" балалар бию студиясе биюе белән башланып китте. Үзләре дә күп кенә бию бәйгеләрендә җиңгән әлеге балалар Казанга багышланган матур биюләре белән бүген үзләре бәйгенең җиңүчеләрен сәламләделәр.

Тантана шул рәвешле ачылып китте. Залга алып баручылар - "Яшь ТНВ" каналының алып баручылары Венера Иванова һәм Рузәл Әхмәдиев чыктылар. Алар, быелгы бәйге барышы һәм кайбер статистик мәгълүмат белән таныштыру максатыннан, сәхнәгә бәйгенең төп оештыручысы һәм җитәкчесе Раил Мәүлет улы Гатауллинны чакырдылар.

Ә статистика шундый. Быел бәйгегә катнашырга теләк белдереп 54 гариза килгән, 49 гариза кабул ителгән, алар арасыннан 25 интернет-проект финалга чыгу мөмкинлегенә ирешкән. Катнашучылар арасында Татарстан һәм Башкортстан Республикасыннан, Америка кушма штатларыннан интернет-проектлар да бар иде. 

Финалистлар арасында быел татарстанлылар гына булды. Иң беренче булып сәхнәгә бәйгенең лауреатларын чакырдылар. Лауреат исеме җиңүче булырга аздан гына баллар җитмәгән яисә бәйгегә гаризалар кабул итү ахырында гына дөнья күргән интернет-проектларга бирелә. Быел шундый сайтлар арасында “Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты” (http://raushania.ucoz.ru), "Туган телем - татар теле" (http://zagirova-gulnara.mugallim.com), “Укытучыларга ярдәмгә” (http://valievalf.ucoz.ru), “Актанышым ак илем” (http://bugadiakt.jimdo.com), “Казан милли тикшеренү технология университетының рәсми сайты” (http://kstu.ru) һәм “Бала” китапханәсе (http://бала.рф) интернет-проектлары бар иде.

Лауреатлар арасыннан “Бала” китапханәсе интернет-проектын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Бу проект сентябрь урталарында, бәйгегә гаризалар кабул итүнең соңгы көннәрендә генә дөнья күрде. Бүгенге көндә тест режимында гына эшләсә дә, әлеге онлайн мультимедиа китапханәгә инде шактый ресурс урнаштырылган. Киләсе бәйгеләребездә “Бала” китапханәсе чын дәрәҗәсендә "Җәүһәр" булырдай интернет-проект булып тора. Шуны күздә тотып, тантана барышында интернет-проектны төзүчеләргә сүз бирелде. "Татармультфильм" берләшмәсенең пресс-секретаре Шәйдуллина Римма Рифкать кызы  берләшмәнең техник директоры Марат Башаров белән берлектә тамашачыларны “Бала” китапханәсе белән якыннанрак таныштырдылар (автордан: Бәйгенең оештыру комитеты исеменнән әлеге проектка уңышлар теләп калабыз, шундый проектларның даими дәүләт җитәкчелеге игътибарында булуын һәм аларга тиешенчә ярдәм күрсәтелүен теләп калабыз!).

Лауреатлардан соң номинацияләр буенча II һәм III урыннарны яулаган финалистларны котлау өлеше башланды. Грамоталарны һәм бүләкләрне тапшырыр алдыннан чакырылган һәр мөхтәрәм кунак 1-2 сүз әйтергә теләк белдерде, бәйгенең әһәмияте турында билгеләп үтте һәм барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде. Җиңүчеләрнең кулларын кысып бүләкләр тапшыручыларны аерым билгеләп үтәргә кирәктер:

  • Мөхәммәтшин Рөстәм Гарифҗан улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең баш консультанты;
  • Мифтахов Фәрит Фәиз улы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Болгар” хәйрия фонды җитәкчесе, татар конгрессының Казан бүлеге рәисе
  • Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре бүлекчәсе мөдире
  • Зиннәтуллин Раиф Кәримулла улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлеге мөдире
  • Төхвәтуллина Ләйсән, “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе вазифаларын башкаручы
  • Гыймадиев Айдар Марс улы, "Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр газетасының баш мөхәррире,
  • Миңнуллина Йолдыз Фәрваз кызы, "Ялкын" журналының баш мөхәррире.

Шунысы игътибарга лаек, алар интернет-проектлар белән алдан ук танышып, мактауга лаек дип санаган сайт авторларына махсус грамоталар һәм үзләренең шәхсән кыйммәтле бүләкләрен дә әзерләп килгәннәр иде. 

Тантананың ахырында бәйгенең абсолют җиңүчеләрен - "Белем җәүһәрләре"н бүләкләү узды. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, "Белем җәүһәре" исеме интернет-проектка бары тик бер мәртәбә генә бирелә ала. Әлеге исемгә лаек булган интернет-проектлар "Белем җәүһәрләре" исемлегенә кертелә һәм татар интернетында башка сайтлар өчен билгеле бер дәрәҗәдә үрнәк булып тора. 

Быел андый исемгә барлыгы 6 интернет-проект лаек булды. Хәзерге вакытта бәйгедә катнашып "Белем җәүһәре" исемен алган барлыгы 14 интернет-проект бар.

I урын яулаган интернет-проект авторларына грамоталарны һәм кыйммәтле бүләкләрне узган елда җиңү яулаган "Белем җәүһәре" Гөлназ Җәлилова белән берлектә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Болгар” хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Фәиз улы Мифтахов тапшырды. 

Номинацияләр буенча быелгы бәйгенең җиңүчеләре финалистлар исемлегендә түбәндәге тәртиптә урнаштылар:

"Укытучы - җәүһәр" номинациясе:

I урын. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Рәүф кызы сайты | http://lyaysan.ru

II урын. Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайты | http://muslum-tat.narod.ru

III урын. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галләмова Гөлназ сайты | http://ggulnaz.jimdo.com

III урын. Татар теле укытучысы Сәрвәрова Рәдинә сайты - "Туган телем - иркә гөлем" | http://sarvarova-r.ru

Лауреат. Татар теле укытучысы Раушания Мәтҗанова сайты | http://raushania.ucoz.ru

Лауреат. Туган телем-татар теле | http://zagirova-gulnara.mugallim.com

Лауреат. Укытучыларга ярдәмгә | http://valievalf.ucoz.ru

"Укучы - җәүһәр" номинациясе:

I урын. Саулыгым - байлыгым | http://moe-zdorovie.jimdo.com

II урын. Туган авылым минем - Аккүзем | http://akkuzsait.jimdo.com

Лауреат. Актанышым ак илем | http://bugadiakt.jimdo.com

"Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе:

I урын. Күңелле татар теле | http://tatardeti.blogspot.com

II урын. Туган ягым – яшел бишек | http://yashel-bishek.ucoz.ru

III урын. Белем башлагычтан башлана | http://mahmadullina.jimdo.com

"Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе:

I урын. Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе сайты | http:// qushlawich.ru

II урын. “ИЛҺАМ” газетасы | http://ilhamgazite.ru

III урын. Түбән Көек урта мәктәбе сайты | http://tkoek.ucoz.ru

"Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе:

Лауреат. Казан милли тикшеренү технология университетының рәсми сайты | http://www.kstu.ru

"Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе:

I урын. "Ялкын" журналы сайты | http://yalkyn.ru

II урын. Актаныш районы сайты | http://www.aktanish.ru

II урын. tatarsms.ru | http://tatarsms.ru

III урын. Әдәби конкурс - Таян Аллага | http://tayanallaga.ru

Лауреат. "БАЛА" китапханәсе | http://бала.рф

"Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе:

I урын. Балачак.ру - Әниләр һәм бәбиләр сайты | http://balachak.ru 

II урын. Минем йорт | http://watan.su

III урын. Якуповлар гаиләсе сайты | http://yakupov-family.ru

Тантана "Смайлик" балалар бию студиясе биюләре, яшь талантларның матур җырлары һәм оста алып баручыларның тәмле сүзләре белән бергә үрелеп алып барылды.

nike air max 90 sneakers

Фикерләр