Тагын ай ярым вакыт

Тагын ай ярым вакыт

Бүген - 1 нче август. "Белем җәүһәрләре-2010" I Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар тапшыру өчен тагын төгәл ай ярым вакыт калып килә.

Бүгенге көнгә бәйгедә катнашырга 30 интернет-проект теләк белдерде.

"Укытучы - җәүһәр" номинациясендә - 11, "Укучы - җәүһәр" номинациясендә - 2, "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә - 6, "Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә - 4, "Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә - 5, "Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә - 1, "Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясендә - 1, барлыгы - 30 интернет-проект катнаша.

Конкурсантларның шулай аз булачагы бәйге башланыр алдыннан ук билгеле иде инде. Теләсә кайсы зур эш беренче адымнан башлана. Чынлап та, әлеге адым интернет челтәрендә тагын берничә интернет-проект калкып чыгуга күпмедер дәрәҗәдә этәргеч булып торды, күп кенә сайтларның сыйфатлары яхшыра төште. Инде татар интернетында да (татар телле интернет күз алдында тотыла) яхшы сыйфатлы сайтлар юк түгел.

Хөрмәтле укытучылар, укучылар, татар интернетын кулланучылар, белем дөньясы белән кызыксынучылар!

Ай ярым вакыт - күп вакыт түгел. Әмма шулай да, бу вакыт интернет челтәрендә яңа сыйфатлы ресурс калкып чыгарга җитәрлек вакыт. Вакытыгызны һәм көчегезне кызганмыйча татар телле белем дөньясының интернет челтәрендә ныгуына Сез зур өлеш кертә аласыз. Өлеш кенә кертеп калу түгел, әлеге проект Сезне татар интернетында өскә күтәрә, сезгә яңа белемнәр бирә, куаныч китерә ала.

Татар интернеты күтәрелеп килгән заманда (Яндекс, Google татар телендә эшли, татар телле сыйфатлы интернет проектлар артканнан арта бара) Сез әлеге дулкынның алдында була аласыз. Сезнең белемле булуыгызга, көч һәм дәртегез ташып торуына безнең иманыбыз камил!

 

Уңышлар Сезгә! Сезне бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында көтеп калабыз!

Profesjonell Design Asics Fuzex

Фикерләр