XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе финалистлары Пирамидага тантанага чакырыла!

Хөрмәтле татар интернетчылары һәм татар интернеты белән кызыксынучылар!

Жюри әгъзалары XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенә килгән гаризалар белән танышып чыктылар һәм 140 ка якын интернет-проектка бәя бирделәр.

Кайбер номинацияләрдә бәяләү автомат рәвештә башкарылды. Мәсәлән, татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче әлеге платформадагы уңышлы урнаштырылган татарча мәкаләләре саны белән билгеләнә һәм аның җиңүчеләре инде гаризалар кабул итү башлануга ук автомат рәвештә ачыкланды.

ВКонтакте социаль челтәрендә татарча иң файдалы һәм популяр төркем/берләшмәне ачыклау нигездә ВКонтакте социаль челтәре белгечләре (Санкт-Петербург шәһәре) тарафыннан башкарылды.

Шул ук вакытта, жюри әгъзалары оештыру комитетына үз фикер-тәкъдимнәрен дә белдерделәр һәм бу тәкъдимнәрнең күбесе исәпкә алынды. Мәсәлән, "Мәгариф, фән, белем һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект" номинациясендә ике I урын билгеләнәчәк. Аларның берсе - профессиональ команда тарафыннан башкарылган интернет-проектка (сайтка) бирелсә, икенчеләре белем бирү учреждениесе коллективы яисә укытучының үзе тарафыннан гына башкарылган интернет-проектка биреләчәк.

Шул рәвешле, 7 номинациядә финал тантанасына барлыгы 45 проектның авторлары чакырулы. XIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең барлык финалистларын һәм финалистларны ачыклаган барлык жюри әгъзаларын 2022 елның 18 нче декабренда 10:00 сәгатьтә Казан шәһәренең үзәгендә урнашкан "Пирамида" күңел ачу комплексына тантанага чакырабыз!

I. Мәгариф, фән, белем һәм милли тәрбия өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект 

  1. «Көмеш кыңгырау» республика газетасының сайты - http://chelny-rt.ru
  2. «САФ» балалар радиосы - https://saf-radio.ru
  3. «ЭЗле битләр» сайты - https://ebakhtieva.wixsite.com/website
  4. Габдинова Зилә Әфтах кызының шәхси сайты - http://gabdinovazilya.tilda.ws
  5. Гаяз Исхакый порталы - https://isxaki.com
  6. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси сайты - https://foatovna.ru
  7. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы - https://mon.tatarstan.ru/tat
  8. Татарханә - https://abishevaalena.ru
  9. Татарча онлайн мәктәп - http://onlinemektep.tatar
  10. Туган ягым - гөлләр иле - https://goller-ile.ru
  11. Түбән Көек төп гомуми белем мәктәбе сайты - https://tkoek.ucoz.ru
  12. Хәсәнова Гүзәлия Гаптелнур кызының шәхси сайты - https://sovershen.wixsite.com/mysite
  13. Якты Яз - Наилә Гаффарованың шәхси сайты - https://yaktiyaz.ru

 
II. Мәдәният, туризм һәм милләтләр дуслыгы өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект 

  1. «Казан утлары» журналы сайты - http://kazanutlary.ru
  2. Авыл туризмы - http://booklover.do.am
  3. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең официаль төркеме - http://tatfil.ru/tat/
  4. Камал театрының рәсми сайты - https://kamalteatr.ru
  5. Нократ газетасы сайты - http://mamadysh-rt.ru/lang/toggle/tt
  6. Питер.Татар - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының мәгълүмати-яңалыклар порталы - https://piter.tatar

 
III. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект 

  1. «Ватаным Татарстан» газетасы - https://vatantat.ru
  2. Казан шәһәренең җирле үзидарә органнарының рәсми порталы - https://kzn.ru/?lang=ta
  3. Сәясәт: кара? ак? - http://gkg.ucoz.ru

 
IV. ВКонтакте социаль челтәрендә татарча иң файдалы һәм популяр төркем/берләшмә 

  1. «Көмеш кыңгырау» республика газетасының Вконтактедагы төркеме - https://vk.com/komesh_kingiray
  2. «Мин сине шундый сагындым» төркеме - https://vk.com/club213168279
  3. «Тәртип» радиосының ВКонтактедагы рәсми төркеме - https://vk.com/tartip.tatar
  4. KARA (Кара) — татар телен популярлаштыручы интернет-проект - https://vk.com/kara.duslar
  5. Дөрес сүзгә җавап юк! - https://vk.com/doressuz
  6. Камал театрының ВКонтактедагы рәсми төркеме - https://vk.com/kamalteatr
  7. Татар электрон китабы (татэлкит) - татар телендә, татарлар, Татарстан турында электрон китаплары - https://vk.com/tatelkit
  8. Татар ядкарьләре - татар халкының уникаль ядкарьләрен яктыртучы проект - https://vk.com/tatar_yadkarlare
  9. Че гуглит татар кызы - https://vk.com/cheguglittatarkyzy
  10. ЯЛКЫН журналы - https://vk.com/yalkyn

 
V. Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал 

  1. «Татарлар йөгерә» проекты - https://www.youtube.com/channel/UCk8Ez1fYpxNLlGVNi241x2A
  2. «Шулай язган» подкасты - https://www.youtube.com/playlist?list=PLthFisTG-l5m_wnaF3sItcUUoByFSg5Kj
  3. Гаяз Исхакый - https://www.youtube.com/channel/UCXmW_IG2XU72jBnbJ6sNm2g/featured
  4. Камал театрының рәсми видеоблогы - https://www.youtube.com/kamalteatri
  5. Мәңгелек татар әдәбияты - https://youtube.com/channel/UCuftbj4dvVMDv6XhjZ2uVOw
  6. Питер.Татар - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының мәгълүмати-яңалыклар порталы - https://www.youtube.com/c/PiterTatar

 
VI. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль сервис, скрипт яисә кушымта 

  1. «ТӘРТИП» радиосының мобиль кушымтасы - https://apps.apple.com/ru/app/%D1%82%D3%99%D1%80%D1%82%D0%B8%D0%BF-%D1%80%D0%B0%D0%B4%D0%B8%D0%BE%D1%81%D1%8B/id1541313918
  2. Питер.Татар - Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының мәгълүмати-яңалыклар порталы - https://apps.apple.com/ru/app/%D0%BF%D0%B8%D1%82%D0%B5%D1%80-%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80/id1493563137

 
VII. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче 

  1. A.Khamidullin - https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:Кулланучы:A.Khamidullin
  2. Frhdkazan - https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:Кулланучы:Frhdkazan
  3. Ilnur efende - https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:Кулланучы:Ilnur_efende
  4. Timlesj - https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:Кулланучы:Timlesj
  5. Әмир - https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:Кулланучы:Әмир

Гран-при исә моннан 3 ел элек "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган һәм бу исемне 3 ел дәвамында горур саклаган интернет-проектны төзүчеләр командасына яисә аның авторына/хуҗасына тапшырылачак.

Фикерләр