
Хөрмәтле татар интернетчылары!
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.
Тантана барышында мәртәбәле кунаклар - ТР Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе: педагогика фәннәре кандидаты, «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм бәйгесенең жюри әгъзасы Шәмсетдинов Раил Рафаэль улы, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, "Викимедия РУ" директоры, русча Википедия администраторы Владимир Медейко, ВКонтакте социаль челтәренең локализация буенча менеджеры Андрей Минчуков, челтәрне инглизчәгә тәрҗемә итүче Дэвид Принц һәм танылган инстаблогер Ринат Галиәһмәтов җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Конкурс Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелде. Бәйгене үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез!
Җиңүчеләр исемлеге:
- Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
- I урын: Айгөл сайты http://aygul.tatar
- II урын: Интернет-китапханә «БЕЛГЕЧ» https://belgech.ru
- III урын: «Асылташ» онлайн-мәктәбе http://asyltash.gi4.tilda.ws
- дипломант: Рузалия Хабибуллина сайты https://ruzalia.ru
- Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
- I урын: «Ватаным Татарстан» газетасы сайты https://vatantat.ru
- II урын: Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайты https://tatar-congress.org
- III урын: «Көмеш кыңгырау» республика газетасының сайты http://chelny-rt.ru
- дипломант: Гаилә бәхете - балада http://minji.ru
- дипломант: Милли тәрбия http://milli-tarbiya.tatar
- дипломант: Язмышлар ярында http://yazmyshlar.tatar
- Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
- I урын: «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе сайты https://tatcultresurs.ru
- II урын: Гаяз Исхакыйга багышланган cайт https://isxaki.com
- III урын: Казан шәһәр филармониясенең рәсми сайты http://kazanfil.ru
- дипломант: Халкыбыз мирасы http://miras.tatar
- Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
- I урын: Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы https://oprt.tatarstan.ru/tat/
- Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче
- I урын: Timlesj https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:User:Timlesj
- II урын: Римма Васильева https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:User:Римма_Васильева
- II урын: Әмир https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:User:Әмир
- III урын: Юлдашева Луиза https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:User:Юлдашева_Луиза
- III урын: Ilnur_efende https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:User:Ilnur_efende
- ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе)т
- I урын: Че гуглит татар кызы https://vk.com/cheguglittatarkyzy
- II урын: Дөрес сүзгә җавап юк! https://vk.com/doressuz
- III урын: Догалы йорт https://vk.com/doga_islam
- дипломант: Ана күңеле балада… https://vk.com/club50309773
- дипломант: Илексазым - моңлы сазым https://vk.com/ileksaz
- дипломант: Мамадыш-информ. https://vk.com/mamadyshinform
- Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты
- I урын: kitap.fm - милли радио "КИТАП"ның инстаграмм аккаунты https://www.instagram.com/kitap_fm/
- II урын: ТР Милли китапханәсенең Instagram аккаунты https://www.instagram.com/kitaphane_tatarstan/
- II урын: ТӘРТИП радиосы инстаграм аккаунты https://www.instagram.com/tartip.tatar/
- III урын: Камал театры - Инстаграм https://www.instagram.com/kamalteatr/
- III урын: «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының Инстаграм аккаунты https://www.instagram.com/komesh_kingiray/
- дипломант: «Алтын хыял» балалар бакчасының Инстаграм-аккаунты https://instagram.com/ds7_altin_hiyal/
- дипломант: «Без бергә» гәҗитенең рәсми аккаунты https://instagram.com/bezberge/
- дипломант: «Татарча сату-алу» - инстаграм челтәрендәге беренче татар телендәге сату-алу төркеме https://instagram.com/tatarcha_satu_alu/
- дипломант: @ilnaz_minvaleev - instagram-аккаунт https://www.instagram.com/ilnaz_minvaleev/
- дипломант: Гаяз Исхакый https://instagram.com/gayazisxaqiy/
- дипломант: Игезәкләр әнисе @igezaklar_anise https://www.instagram.com/igezaklar_anise/
- дипломант: Татар акчасы музее https://www.instagram.com/tatar_akcasi_muzee/
- дипломант: Татар Палатасы https://www.instagram.com/tatarpalata/
- дипломант: Татарлар йөгерә https://www.instagram.com/tatarlarrun/
- дипломант: Тәмле - тәмле рецептлар! https://instagram.com/mazitova16/
- дипломант: Тәртипле малай инде https://www.instagram.com/tartipletatar/
- дипломант: Че гуглит татар кызы https://www.instagram.com/cheguglittatarkyzy/
- дипломант: Шигърият - Мәскәүдә яшәп татарча иҗат итүче шагыйрә https://www.instagram.com/zaliya_nuriakhmetova/
- дипломант: Эльмира Сираҗиның Инстаграм аккаунты, татарча блог https://www.instagram.com/elmira_siradji/
- Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта
- I урын: ТӘРТИП радиосының мобиль кушымтасы https://apps.apple.com/ru/app/тәртип-радиосы/id1541313918
- Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал
- I урын: Балачак TV https://www.youtube.com/channel/UCUquWqZrO69Q1-6dycKbJRg
- II урын: Камал театры - Әле, Ютуб https://www.youtube.com/kamalteatri
- III урын: АКСУ ТВ http://www.youtube.com/channel/UC_uSgiaSTomHc95lI5gNpoQ
- дипломант: Татарлар йөгерә https://www.youtube.com/channel/UCk8Ez1fYpxNLlGVNi241x2A
- Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект
- I урын: «Камышлы хәбәрләре» газетасының Инстаграм аккаунты https://www.instagram.com/kamushlu_xabarlare/
- II урын: Үзбәкстанда Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге https://www.instagram.com/tatarlar_uz
- III урын: Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге https://www.tatarlar.uz
Гран-при 2018 елда "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган һәм бу статусны югары дәрәҗәдә 3 ел дәвамында саклап килгән "Казан утлары" (kazanutlary.ru) сайты коллективына тапшырылды.
Барлык интернет-проект авторларын да чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез!
Фикерләр