"Белем җәүһәрләре - 2011" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе башланды!

Хөрмәтле кулланучылар!

Бүген, 25 февраль көнне, http://konkurs.belem.ru адресы буенча "Белем җәүһәрләре - 2011" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе старт ала!

Быел бәйгенең нигезләмәсенә үзгәрешләр кертелде, рәсми сайты яңартылды. Сайт кулланучыларын һәм катнашучыларны яңа дизайн, яңа платформа һәм яңа мөмкинлекләр көтә. 

Бәйгедә нинди яңалыклар һәм үзгәрешләр бар соң?!

Иң беренче чиратта, быелгы бәйгегә мәгариф өлкәсенә багышланган сайтлардан тыш татар мәдәниятын, татар тарихын һәм татар шәхесләрен яктырткан тематик ресурслар да кабул ителә. Үзеңнең тарихыңны, мәдәниятыңны, традицияләреңне ныграк белгән саен туган телнең бәһасына да ныграк төшенәсең, туган телең кадерлерәк була бара. Габдулла Тукайның тууына 125 еллык юбилей датасын билгеләп үтү уңаеннан, "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә шагыйребезнең тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан иң сыйфатлы ресурсны аерым приз белән бүләкләп үтү дә планлаштырылган.

Икенчедән, бәйгедә катнашу системасы автоматлаштырылды. Гариза бирергә теләгән интернет-проект авторы сайтта теркәлә, аңа гариза тапшыру мөмкинлеге ачыла (бәйгедә катнашу өчен интернет-проект авторы гаризаны үзе тапшырырга тиеш). Бәйге барышында интернет-проект статусы үзгәртелә бара, башта гариза расланып проект "Катнашучы" статусын ала, финалга үткән очракта ул "Финалист", призлы урын алган очракта "Җиңүче", I урын алган очракта "Җәүһәр" исеменә лаек булачак.

Бәйгедә Татар интернеты белән кызыксынучы, аны булдыручы башка затлар да теркәлә алалар. Барлык теркәлгән кулланучылар ("Татнетчылар") автомат рәвештә бәйге яңалыкларына язылачаклар, татар интернеты яңалыклары белән хәбәрдар булып торачаклар. "Татнетчылар" арасыннан жюри әгъзаларын  сайлап алу мөмкинлеген булдыру (Экспертлар клубын төзү) көтелә. Гаризалар кабул итү тәмамланыр алдыннан, Жюри әгъзасы булырга теләгән "Татнетчылар" резюмелары белән таныштырырга һәм үзләренең әлеге бәйгене бәяләргә сәләтле булуларын расларга тиешләр. Раслаганнан соң, Оештыру комитеты "Татнетчыны" "Эксперт" статусына күтәрә һәм аңа интернет-проектларны бәяләү хокукын бирә.

Шул рәвешле, интернет-проектларны бәяләүчеләр санының күп булуын һәм Конкурсантларны гадел бәяләүне тәэмин итү планлаштырылган (мисал өчен, Рунет премиясендә андый экспертлар саны 400 дән артып китә). Экспертлар клубы бәяләрен анализлаганнан соң, төп Жюри әгъзалары әлеге нәтиҗәләр белән килешергә яисә килешмәскә мөмкин.

Гаризалар кабул итү 15 нче сентябрьгә кадәр бара, бу вакыт арасында теләге булган һәркем татар интернетына үз өлешен кертә, интернет челтәрендә татар телендә сыйфатлы ресурс булдыра һәм әлеге бәйгедә үз көчен сыный ала!

Бәйгене оештыру комитеты "Татнетчы"ларыбызның күп, Эксперт һәм Жюри әгъзаларыбызның гадел, бәйгенең популяр, интернет-проектларның сыйфатлы булуын теләп кала.

Интернетыбыз күңелләребезгә рухи азык, туган телебездә шатлыклы хәбәрләр, файдалы яңа белемнәр генә китерсен!

jordan shoes for sale outlet UK

Фикерләр

Кунак исемле кулланучы сурәте

Бик кирәкле бәйге бу!   Афәрин!

Фикерләр