XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул ителә!!!

Хөрмәтле татар интернетчылары!!! XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итүне ачык дип белдерәбез!

Игътибар! Быел бәйгедә үзгәрешләр бар - "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең бер номинациясе кыскартылды һәм аның урынына бер яңа номинация өстәлде.

1. Кыскартылган номинация".TATAR доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект" номинациясе. Бүгенге көндә .TATAR домены инде конкурентлыкка сәләтле һәм һәр татар кешесе сайтны нәкъ менә әлеге доменда урнаштырып аны бөтен дөньяга популяр итә алуын аңлады. .RU һәм .РФ географи домен зоналары белән чагыштырганда, .TATAR доменының географик яктан чикләүләре юк һәм ул бертигез дәрәҗәдә Җир шарының теләсә кайсы почмагында уңышлы ачылырга һәм укылырга мөмкин. Бөтен дөньяда яшәгән татарлар өчен сайт ясау очрагында бу аеруча уңышлы.

2. Яңа номинация - "Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал" номинациясе. Аерым номинация булдыруның сәбәбе - интернет челтәрендә татар телендә видеоконтент популярлашып килә һәм Татнетны үстерү фонды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм башка оештыручы-партнерлар белән берлектә интернет челтәрендә файдалы татарча видеоконтентның артуын тели һәм нәкъ менә әлеге сегментны күбрәк халыкка ирештерәсе килә. Әлеге номинациядә Yoytube, Rutube, Vimeo кебек видеохостингларда татар телендә алып барыла торган файдалы видеоблог/видеоканал авторлары/җитәкчеләре катнаша алачак.

Гаризалар 14 нче июньнән 3 нче октябрьгә кадәр кабул ителә

Бәйге Татарстан Республикасы министрлыклары һәм оешмалары белән берлектә, күп санлы физик һәм юридик затлар ярдәме белән оештырыла. Гран-при - яхшы ноутбук!!! (Узган ел ул Самарага китте.) Гариза тапшырыр алдыннан бәйгенең нигезләмәсе белән танышып чыгарга тәкъдим итәбез!

БӘЙГЕНЕҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ: http://konkurs.belem.ru/nigezlama

ГАРИЗА ТАПШЫРУ: https://forms.gle/cYRtewHtJA4iZbkV7

Фикерләр