"Белем җәүһәрләре - 2019" - халык фикерен ачыклау башланды

Татар интернеты белән кызыксынучы хөрмәтле дуслар!

Бәйгенең юбилее уңаеннан без беренче мәртәбә бәйгенең рәсми сайтында халык фикерен ачыклап карарга булдык. Әлегә интернет-проектларны бәяләүне без профессионлаларга гына тапшыра идек.

Әмма татар интернет-проектларының төп кулланучылары - сез - кулланучылар!

Кайсы да булса проектка тавыш бирер алдыннан һәр номинациядә катнашучы интернет-проектлар белән якыннан танышып чыгарга тәкъдим итәбез! Гадел булыгыз, һәр номинациядә бары тик үзегез ошаткан проектны гына сайлап алыгыз.

Әлеге сораштыру нәтиҗәсе берничек тә җиңүчеләрне билгеләми, элеккегечә, призлы урыннарны без профессионаллар кулына тапшырабыз. Ә сезнең фикерләрегез безгә интернет-проектлар һәм аларның кулланучылары турында киңрәк мәгълүмат бирер, дип уйлыйбыз.

Игътибар! Тавыш бирү 3 октябрь көнне 21:00 сәг. башланып китәчәк һәм 6 октябрь көнне 21:00 тәмамланачак.

КОНКУРСАНТЛАР: http://konkurs.belem.ru/katnashuchilar 

ТАВЫШ БИРҮ: http://konkurs.belem.ru/sorashtiru-2019

Фикерләр