"Белем җәүһәрләре" бәйгесендә катнашырга теләк белдереп 100 гә якын гариза килде!

Быел X Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесендә катнашырга теләк белдереп 100 гә якын гариза килде!

Әлеге интернет-проектлар арасында татар сайтлары гына түгел, ВКонтакте социаль челтәрендә татар телендә эшләп килгән уңышлы төркемнәре, популяр татарча Инстаграм аккаунтлар, мобиль кушымталар бар. Шулай ук, .tatar доменында урнаштырылган татар сайтларының артуы да куандыра.

Унынчы дөньякүләм бәйгедә ун номинациядә барлыгы бу юлы 96 интернет-проект көч сынашачак. Юбилей бәйгесендә жюри әгъзалары белән беррәттән катнашучыларны бәяләүдә бөтен татар халкы да үз фикерен белдерә алачак. Тавыш бирү 28-30 сентябрь көннәрне 3 тәүлек дәвамында барачак! Тавыш бирү башлану турында аерым яңалык урнаштырылачак! Игътибарлы булыгыз!

Ә бүгеннән инде катнашучыларны бәяләүгә жюри әгъзалары эшкә тотына. Ахыр нәтиҗә барлык нәтиҗәләрне исәпкә алып ясалачак. Бертигез тавышлар булганда жюриның фикере өстенрәк дип кабул ителә.

Фикерләр