Гаризалар кабул итү төгәлләнде

Хөрмәтле татар интернетында гизүчеләр һәм аны булдыручылар!

II Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү шул рәвешле инде төгәлләнде дә. Якындагы көннәрдә бәйгегә кабул ителгән эшләр белән Жюри әгъзалары таныша башлаячак. Алар профессиональ күзлектән карап Интернет-проектларның эчтәлегенә, техник яктан камиллегенә һәм дизайнына үз бәяләрен бирерләр.

Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп 44 гариза тапшырылган иде, алар арасыннан 41 интернет-проект бәйгегә кабул ителде. Алар белән сез Катнашучылар битенә кереп таныша аласыз.

Ә инде жюри әгъзалары белән без сезне 1 октябрь көнне, бәйгегә нәтиҗәләр ясалганнан соң гына таныштырырбыз. Бәйгенең нәтиҗәләре белән танышу исә бүләкләү тантанасы үткәрелгән көнне генә мөмкин булачак.

Катнашучыларның барысына да уңышлар теләп калабыз!

Air Jordan XI 11 High

Фикерләр