Кариев театрында бүген "Белем җәүһәрләре – 2018" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре – 2018" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.

Тантанага финалга чыккан 38 интернет-проект авторы чакырулы иде. Алар арасында татар сайтлары авторлары да, ВКонтакте социаль челтәре идарәчеләре дә бар. ВКонтакте социаль челтәрендәге татар төркемнәре арасында ярыш әле быел гына оештырылды, бүген аларны тәбрикләргә ВКонтакте социаль челтәренең тәрҗемәләр бүлеге җитәкчелеге дә (Екатерина Харькова һәм Наталья Сосулина) килгән иде. Бүләкләрне аларның кулыннан кабул итеп алу җиңүчеләр өчен аеруча шатлыклы булды.

Тантана артистларның чыгышлары, республикабызның Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, министрлыклардан килгән вәкилләрнең тәбрикләүләре белән үрелеп барылды.

Жюри әгъзалары быел урыннарны түбәндәгечә билгеләде:

.tatar домены - җәүһәрләр чыганагы номинациясе

I урын. Гыйлем    ТР, Казан шәһәре
II урын. Айгөл сайты    ТР, Лениногорск районы
III урын. Имтихан    ТР, Актаныш районы  

Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре номинациясе

II урын. Башлангычлар иле    ТР, Балтач районы   
II урын. Шәрипова Эльвира Рафик кызының шәхси сайты    ТР, Актаныш районы   
III урын. Башлангычым - гүзәл мизгелем    ТР, Арча районы   
III урын. Яшәү яме - гаиләмдә. (Хезмәт төбе - хөрмәт)    ТР, Казан шәһәре 
дипломант. Халилова Айназ Айдаш кызы сайты    ТР, Актаныш районы    

Күренекле татар җәүһәрләре номинациясе

I урын. «Тукай дөньясы» порталы    ТР, Казан шәһәре   
II урын. Халкым минем    ТР, Лаеш районы    

Тематик ресурс - иҗади җәүһәр номинациясе

I урын. Казан утлары    ТР, Казан шәһәре 
II урын. Габдулла Кариев театры    ТР, Казан шәһәре 
III урын. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы    ТР, Казан шәһәре   
дипломант. Калеб    ТР, Казан шәһәре    

Укучы - җәүһәр номинациясе

I урын. Туган ягым Ташкичү    ТР, Арча районы   
II урын. Кыңгыраулар сайты    ТР, Лениногорск районы   
III урын. Бәхетле балачак    ТР, Лениногорск районы 
дипломант. Авылдашлар    ТР, Норлат районы    

Укытучы - җәүһәр номинациясе

I урын. Педагог-китапханәче портфолиосы    ТР, Лаеш районы   
II урын. Мөнирә Садыйкова сайты    ТР, Лаеш районы   
III урын. Хәбибуллина Рузалия сайты    ТР, Лениногорск районы   
III урын. Классташлар    ТР, Норлат районы   
дипломант. Татар теле укытучысы Фәрзиева Алсу сайты "И газиз туган телем"    ТР, Балтач районы    

Урта белем - яшь җәүһәрләр номинациясе

I урын. Хәтер    ТР, Арча районы   
II урын. Туган авылым минем - Аккүзем    ТР, Актаныш районы   
III урын. Уйнап белем алабыз    ТР, Лаеш районы   
дипломант. Сарман гимназиясе сайты    ТР, Сарман районы    

Югары белем - фән җәүһәрләре номинациясе

дипломант. Профком сайты    ТР, Лаеш раойны    

ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре номинациясе

I урын. Кызык-Мызык    ТР, Казан шәһәре   
II урын. Тәртипле татарлар    ТР, Биектау районы   
II урын. Габдулла Кариев театры    ТР, Казан шәһәре   
III урын. УКЫ    ТР, Казан шәһәре   
III урын. Че гуглит татар кызы    ТР, Казан шәһәре
дипломант. Ана күңеле балада…    ТР, Теләче районы   
дипломант. Сөембикә журналы    ТР, Казан шәһәре   
дипломант. Татар акылы    ТР, Казан шәһәре   
дипломант. Татар ата-аналары    ТР, Казан шәһәре   
дипломант. Татарча casual    ТР, Казан шәһәре    

- - -

"Белем җәүһәрләре – 2018" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

Black Friday 2016 Nike Air Jordan

Фикерләр