IX Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесендә катнашкан барлык катнашучыларны, бәйгенең финалистларын, жюри әгъзаларын, корреспондентларны, татар интернеты белән даими кызыксынып барган һәр кешене 29 нчы октябрь көнне 11:00 сәгатьтә Габдулла Кариев театрында үткәреләчәк җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында көтеп калабыз!
Бәйгедә катнашырга теләк белдереп быел 10 номинациядә барлыгы 102 гариза кабул ителде, алар арасыннан 60 интернет-проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булдылар! Һәм менә сентябрь ае ахырында жюри әгъзалары әлеге проектлар арасыннан 38 проектны финалга тәкъдим иттеләр.
Кызганычка каршы, чит илләрдән килгән 3 интернет-проект, татар телендә гомумән мәгълүмат булмау сәбәпле, бәйгедә катнашу хокукына ия булмадылар, Рәсәй төбәкләреннән катнашкан интернет-проектлар да быел финалга үтәрлек дәрәҗәдә катнаша алмадылар. Шулай ук, мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскартылу сәбәпле, укытучылар арасында татар телендә сайт ясаучылар саны да кими төште.
Шул ук вакытта, бәйгедә катнашучы профессиональ сайтлар саны арта төште. ВКонтакте социаль челтәре җитәкчелеге белән берлектә оештырылган яңа номинация дә шактый блоггерларны һәм социаль челтәрләрдә актив төркем идарәчеләрен үзенә җәлеп итте. Шунысын әйтергә кирәк, ВКонтакте социаль челтәре вәкилләре быел тантанада шәхсән катнашачаклар һәм ВК төркемнәре идарәчеләре диплом һәм кыйммәтле бүләкләрне аларның кулларыннан кабул итеп алачаклар.
Киләсе ел - бәйге өчен юбилей ел! Бәйге киләсе елны тагын да дәрәҗәлерәк үткәрелер, катнашучы сайтларның саны да, сыйфаты да бермә-бер яхшы булыр, дип өметләнеп калабыз!
Ә быелгы финалистлар (номинацияләр буенча) - түбәндәгеләр:
.tatar домены - җәүһәрләр чыганагы номинациясе
- Айгөл сайты ТР, Лениногорск районы
- Гыйлем ТР, Казан шәһәре
- Имтихан ТР, Актаныш районы
Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре номинациясе
- Башлангычлар иле ТР, Балтач районы
- Башлангычым - гүзәл мизгелем ТР, Арча районы
- Халилова Айназ Айдаш кызы сайты ТР, Актаныш районы
- Шәрипова Эльвира Рафик кызының шәхси сайты ТР, Актаныш районы
- Яшәү яме - гаиләмдә. (Хезмәт төбе - хөрмәт) ТР, Казан шәһәре
Күренекле татар җәүһәрләре номинациясе
- «Тукай дөньясы» порталы ТР, Казан шәһәре
- Халкым минем ТР, Лаеш районы
Тематик ресурс - иҗади җәүһәр номинациясе
- «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы ТР, Казан шәһәре
- Габдулла Кариев театры ТР, Казан шәһәре
- Казан утлары ТР, Казан шәһәре
- Калеб ТР, Казан шәһәре
Укучы - җәүһәр номинациясе
- Авылдашлар ТР, Норлат районы
- Бәхетле балачак ТР, Лениногорск районы
- Кыңгыраулар сайты ТР, Лениногорск районы
- Туган ягым Ташкичү ТР, Арча районы
Укытучы - җәүһәр номинациясе
- Классташлар ТР, Норлат районы
- Мөнирә Садыйкова сайты ТР, Лаеш районы
- Педагог-китапханәче портфолиосы ТР, Лаеш районы
- Татар теле укытучысы Фәрзиева Алсу сайты "И газиз туган телем" ТР, Балтач районы
- Хәбибуллина Рузалия сайты ТР, Лениногорск районы
Урта белем - яшь җәүһәрләр номинациясе
- Сарман гимназиясе сайты ТР, Сарман районы
- Туган авылым минем - Аккүзем ТР, Актаныш районы
- Уйнап белем алабыз ТР, Лаеш районы
- Хәтер ТР, Арча районы
Югары белем - фән җәүһәрләре номинациясе
- Профком сайты ТР, Лаеш раойны
“Җәүһәрләр галәме” номинациясе
- -
ВКонтакте социаль челтәре җәүһәрләре номинациясе
- Ана күңеле балада… ТР, Теләче районы
- Габдулла Кариев театры ТР, Казан шәһәре
- Кызык-Мызык ТР, Казан шәһәре
- Сөембикә журналы ТР, Казан шәһәре
- Татар акылы ТР, Казан шәһәре
- Татар ата-аналары ТР, Казан шәһәре
- Татарча casual ТР, Казан шәһәре
- Тәртипле татарлар ТР, Биектау районы
- УКЫ ТР, Казан шәһәре
- Че гуглит татар кызы ТР, Казан шәһәре
Өстәмә мәгълүмат:
- катнашучылар исемлеге;
- җәүһәрләр (узган елларда җиңүчеләр);
- бәйгенең гимны.
Фикерләр