Казанда VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Кичә, 2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан “Белем.ру” порталы кысаларында оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның унҗиде шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән барлыгы 81 гариза килгән иде. Тәкъдим ителгән сайтлардан 64 сайт бәйгегә кабул ителде һәм 8 номинация буенча бәяләнде. Алар арасыннан 45 проект финал турына узды һәм тантанага чакырылган иделәр. 

Бүләкләү тантанасы күпләрнең игътибарын җәлеп итте - җиңүчеләрне тәбрикләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, "Болгар" фонды вәкилләре, телевидение, татар журналистлары һ.б. танылган шәхесләр килгән иделәр. Тантана җырчыларның чыгышлары белән үрелеп алып барылды һәм чын тантана төсмерен алды.

Тантана узган елларга күзәтү белән башланып китте. Тамашачылар игътибарына экранда иң беренче бәйгедән башлап сакланып килгән тарихи фотолар күрсәтелде. 

Иң беренче булып финал турына узган, әмма призлы урынга аз гына күтәрелеп җитә алмаган дипломантларны бүләкләү оештырылды. 8 номинациядә барлык дипломантлар саны - 23 проект җыелган иде. Әлеге проектларның, тырышлык куеп, киләсе елда җиңүчеләр исемлегенә керүе ихтималы зур булуы билгеләп үтелде.

Аннары бер-бер артлы 8 номинациядә II һәм III урын алган сайтларның авторлары сәхнәгә чакырылдылар. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советыннан Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Рүзәл Мөхәммәтшин, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Алсу Шәрипова, Мәдәният министрлыгыннан Рәшит Фәтхуллин, "Болгар" фонды һәм Татар конгрессының Казан бүлекчәсе исеменнән Фәрит Мифтахов, жюри әгъзалары бүләкләделәр.

Иң төп бүләкләрне - "Белем җәүһәре" (I урын) һәм "Җәүһәрләрнең җәүһәре" (гран-при) исемнәрен тапшырырга сәхнәгә кунакларны кабул итеп алган Г.Камал исемендге Татар дәүләт Академия театрының директоры, Татнетны үстерү фондының Попечительләр Советы рәисе Илфир Якупов та чыкты.

Беренче урын алырлык сайт ясаучылар тантанадан смартфоннар, ә гран-при ияләре - ноутбуклар белән кайтып киттеләр.

Игътибарыгызга VII “Белем җәүһәрләре” Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен тәкъдим итәбез:

“Укытучы – җәүһәр” номинациясе
1 урын: “Яраткан эшем” сайты (Лаеш районы)
2 урын: “Айгөл сайты” (Әлмәт районы)
3 урын: Татар теле укытучысы Фәрзиева Алсуның “И газиз туган телем” сайты (Балтач районы)

“Укучы – җәүһәр” номинациясе
1 урын: Тылсымлы объектив (Мөслим районы)
2 урын: Айгизә сайты (Актаныш районы)
3 урын: Айнур сайты (Актаныш районы)
3 урын: Якты күл сайты (Нурлат районы)

“Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре” номинациясе
1 урын: “Белем – бәхет ачкычы”. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Антонова Нәфисәнең шәхси сайты (Балтач районы)
2 урын: “Нәселем – горурлыгым”. Хәбибуллиннар гаиләсе сайты (Лениногорск районы)
3 урын: “Бәхетле балачак”. Башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар һәм ата-аналар өчен кызыклы мәгълүматлар (Лениногорск районы)

“Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе
1 урын: “Илһам” газетасы (Чаллы шәһәренең Г.Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатның "Электрон матбугат" түгәрәге газетасы)
2 урын: “Китапханәм” (Лаеш районы гомуми урта мәктәпнең китапханә сайты)
3 урын: “Классташлар” (Норлат районы Яңа Иглай урта мәктәбе блогы)

“Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе
2 урын: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты сайты

“Тематик ресурс – иҗади җәүһәр” номинациясе
1 урын: “Идел” журналы сайты (Казан шәһәре)
2 урын: “Самара татарлары” медиа-порталы (Самара шәһәре)
3 урын: “Калеб” яңа буын җыены сайты (Казан шәһәре)

“Tatar домены – җәүһәрләр чыганагы” номинациясе
1 урын: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы (Казан шәһәре)
2 урын: “Гыйлем – татарча фән-фәһем” (Казан шәһәре)

“Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе
1 урын: “Нигез ташым” (Лаеш районы)
2 урын: “Өмет йолдызы” (Кукмара районы)
3 урын: Язучы-прозаик Фоат Садриев сайты (Мөслим районы)

“Җәүһәрләрнең җәүһәре” (3 елдан артык “Белем җәүһәре” данын саклаган шәхси интернет-проектлар)
- Dilus сайты. Актаныш муниципаль районы Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика-информатика укытучысы Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улының шәхси сайты
- Саба районы Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы сайты

---

ФОТОРЕПОРТАЖ (Илнур Хисмәтуллин фотолары)

---

Бәйгенең оештыру комитеты җиңүчеләрне чын күңелдән котлый һәм татар сайтларын ясаучы һәм алып баручы барлык проект авторларына эшләрендә уңышлар теләп кала! 

VIII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенә гаризалар кабул итү киләсе елның февраль аенда башланып китәчәк.

jordan shoes for sale outlet black

Фикерләр