Иртәгә Камал театрында татар сайтлары авторларын бүләкләү тантанасы узачак

"Белем җәүһәрләре" бәйгесе инде җиденче ел рәттән Интернет челтәрендә татар интернет-проектларын танытуда катнашып, аларны ясаган авторларны бүләкләп килә. Быел әлеге җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы иртәгә, 2 нче ноябрь көнне, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үткәреләчәк. Тантана 11:00 сәгатьтә башланачак.

Быел әлеге дөньякүләм бәйгедә катнашырга теләк белдереп барлыгы 81 гариза килгән, алар арасыннан 64 проект конкурста катнашу мөмкинлегенә ия булган. Ә иртәгә узачак тантанага барлыгы 45 проект авторы чакырулы.

Бәйгедә барлыгы 8 номинация, кемнәрнең ничәнче урын алулары әлегә оештыру комитетына гына билгеле. Сайт авторлары бу мәгълүматны иртәгә генә беләчәкләр.

Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре һәм тантанага чакырылган дәрәҗәле татар шәхесләре тапшырачак. Тантанада бүләкләр тапшыру җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барылачак.

I, II, III урын алучыларны һәм гран-при ияләрен кыйммәтле бүләкләр көтә (шуңа күрә дә алардан паспорт, иминият таныклыгы һәм ИНН копяиләрен алып килүләре сорала). 

Тантанадан репортаж белән бәйгенең рәсми сайтында һәм мәгълүмати-партнерларның сайтларында соңрак танышып булачак.

nike air max 90 edition

Фикерләр