I Бөтендөнья “Белем җәүһәрләре” интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрик итәбез!

15 октябрь көнне Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә Татар интернетының “белем җәүһәрләре”н бүләкләү тантанасы уздырылды.

Тантанага бәйгенең финал өлешенә узган конкурсантлар чакырылды. Андыйлар – 30. Бу интернет-проектлар 40 эш арасыннан сайлап алынды, бәйгегә исә барлыгы 44 гариза бирелгән иде.

Бәйге 7 номинация буенча алып барылды:

  • Укытучы - җәүһәр;
  • Укучы - җәүһәр;
  • Тематик ресурс - иҗади җәүһәр;
  • Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы;
  • Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы;
  • Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы;
  • Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр.

Иң күп гаризалар “Укытучы - җәүһәр” номинациясендә катнашырга теләк белдереп бирелгән иде. Җиңүчеләрне алты кешедән торган жюри составы билгеләде:

«Эчтәлек һәм интерактивлык»

  1. Вәлиев Разил Исмәгыйль улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе рәисе (http://tat.gossov.tatarstan.ru/deputaty/show/112)
  2. Шәйхиева Фирая Разыйх кызы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм телләрен үстерү бүлекчәсе җитәкчесе (http://prav.tatar.ru/tat/apparat/structure_list.htm?department_id=44)

«Функциональлек һәм технология ягыннан камиллек»

  1. Мөхетдинов Рузил Шамил улы, web-программист, bulmas.ru һ.б. интернет-проектлар авторы
  2. Шәрифҗанов Ранил Рәшит улы, web-программист, baltasi.ruyeshler.ru һ.б. интернет-проектлары авторы

«Дизайн һәм юзабилити»

  1. Фәйзрахманов Алмаз Гыйльфан улы, flash-coder, fmap.ru һ.б. интернет-проектлар авторы
  2. Зыятдинов Наил Рөстәм улы, дизайнер, фотограф (nailzz.com)

Җиңүчеләрне тәбрикләргә жюри әгъзаларыннан тыш Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенә һәм аның баш консультанты Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, татар халкының танылган шагыйрәсе Флера Тарханова, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының һәм Казан шәһәр мәгариф идарәсенең вәкилләре килгән иде. Тантананы Раил Гатауллин һәм Алия Сабирова алып бардылар.

Тантана бер минут тынлык белән башланды. Тынлыктан соңгы беренче чыгышында алып баручылар түбәндәге фикерне әйтергә тырыштылар - әлеге вакыйганы татар халкы Хәтер көнендә генә түгел, һәр көнне истә тотарга, тарихны онытмаска һәм күңелләрдә татар рухын саклап һәм ныгытып тагын да яңа үрләргә омтылырга тиешләр.

Чынлап та, хәтер белән генә яшәп булмый. Бары тик хәтер белән генә яшәгән милләтнең киләчәге булмый, киләчәккә карап һәм тарихыбызны онытмыйча алга атларга кирәк.

Әлеге бәйгедә нәкъ менә киләчәккә карап атлый торган кешеләр җыелган иде. Сәхнәдә - “Белем җәүһәрләре” I Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләре. Бүгенге көндә Интернет челтәрендә татар телендә булган иң кыйммәтле файдалы ресурсларның авторлары алар. Күпләр, татар булып та, туган телен онытып интернетта рус телендә аралашып утырган вакытта, яисә татар телен бозып аралашкан чакта, әлеге кешеләр Интернетны сүз артыннан сүз саф татар теле белән баета торалар. Татар теле белән баету гына түгел, алар әлеге ресурсларны кулланучыларга матур итеп тәкъдир итәргә, интернет-технологияләрнең бар мөмкинлекләрен булдыра алганча кулланырга омтылалар.

Бәйгедә җиңгән һәр кешегә багышлап концерт номерлары оештырылды. Гимназиянең виолончелистлары җиңүчеләргә багышлап татар халык көйләреннән тезмә башкардылар, сәхнәдә “Татар моңы” бөтендөнья телевизион кнкурсы лауреаты Гүзәл Салихова башкаруында “Әллүки”, “Гөлҗамал” әсәрләре яңгырады, гимназиянең талантлы укытучылары һәм укучылары башкаруында күп санлы башка чыгышлар булды.

Бәйгене “Белем.ру” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды. I урынны яулаган конкурсантларга “Белем.ру” ҖЧҖ шәмаилләр бүләк итте. “Бишектән башлап ләхеткәчә гыйлем эстәгез!” дигән мәгънәле язулы әлеге шәмаилләрнең авторы Гөлназ Җәлилова үзе дә бүген сәхнәдә иде, ул укучылары белән берлектә оештырган “Мөслим төбәге фольклоры” проекты бүген иң югары бүләккә үзе дә лаек булды. Мәгариф министрлыгы заказы буенча чыгарылган “Мультимедиа басмаларның җыелмасы” да җиңүчеләрнең күңеленә хуш килгәндер.

Әлеге бәйгенең татар халкының киләчәге өчен никадәр кирәк булуын Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты да билгеләп үтте, җиңүчеләргә ул үзенең рәхмәт хатларын һәм башка кыйммәтле бүләкләрен җиткезде. Бәйгедә катнашкан укучылар үзләре бер ихтирамга лаек. Аларны тәбрикләргә дип тантанага “Ялкын” яшүсмерләр журналы белән “Сабантуй” балалар һәм яшүсмерләр газетасы вәкилләре дә килгән иде, алар укучыларга үзләренең басмаларына язылу бүләк иттеләр һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Бәйгенең иң төп иганәчеләре арасында Татарстан китап нәшриятын билгеләп үтәсе килә. Алар тапшырган кыйммәте китаплар һәм башка бүләкләр һәр җиңүчегә барып иреште.

Бәйгедә җиңүчеләрнең һәрберсенә “Рухият” фонды бүләкләре, Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге бүләкләре, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты һәм шәхсән Разил абый Вәлиевның бүләкләре һ.б. бүләкләр барып иреште.

Бәйгене оештыручылар бәйгедә катнашкан, әмма финалга чыкмаган башка конкурсантларга да электрон сертификатлар тапшырылачагын әйттеләр.

Сәхнәдә җиңүчеләргә карата әйтелгән һәрбер чыгышта бу проектларның татар халкы өчен аеруча кыйммәтле булуы билгеләп үтелде, аларга алга таба да иҗади уңышлар, проектларында кулланучылар саны күбрәк булуын теләделәр.

Җиңүчеләр белән сезне дә таныштырып үтәбез.

"Укытучы – җәүһәр" номинациясе

Лауреатлар:

"Укучы – җәүһәр" номинациясе

Лауреат:

"Тематик ресурс – иҗади җәүһәр" номинациясе

Лауреат:

"Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

Лауреат:

"Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

Лауреат:

"Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы" номинациясе

"Белемле гаилә – нур чәчеп торган җәүһәр" номинациясе

air max 90 essential UK

Фикерләр