VII Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесе башланды

Бүген, 15 февраль көнне, интернет челтәрендә VII Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе (konkurs.belem.ru) старт ала. Гаризаларны кабул итү төгәл 7 ай дәвамында барачак һәм 15 сентябрь көнне тәмамланачак. Бәйгегә нәтиҗәләр октябрь аенда ясала.

Бәйгедә кемнәр катнаша ала? Номинацияләр нинди? Бәйгедә катнашып кына калу түгел, ә җиңеп чыгу өчен ниләр таләп ителә?

Беренчедән, бәйгедә татар сайтлары һәм татар версиясе булган сайтлар гына кабул ителә. Икенчедән, сайтлар файдалы булырга, татар кулланучылары өчен файдалы мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш. Эшләнеп бетмәгән, стандарт дизайн шаблонында ясалган, өченче дәрәҗә доменда урнашкан, уникаль файдалы материаллары аз булган, айга бер генә яңалык/материал өстәлә торган сайтларның финалга чыгулары икеле.

Бәйгенең номинацияләре:

  1. "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-ресурслар катнаша ала.

  2. "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.

  3. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.

  4. "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.

  5. "Югары белем – фән җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары, фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары катнаша ала.

  6. "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-ресурслар катнаша ала.

  7. ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.

  8. “Күренекле татар җәүһәрләре” номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.

Бәйгенең төп оештыручылары

  • Татнетны үстерү фонды;
  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;
  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

2016 елда оештыручы-партнерлар:

Гаризаны тапшыру өчен теркәлергә һәм менюда барлыкка килгән Катнашу төймәсенә басарга, интернет-проект һәм аның авторы турында мәгълүматны хәбәр итәргә кирәк.

Гариза тапшырыр алдыннан Бәйгенең Нигезләмәсе белән танышып чыгарга тәкъдим ителә.

Барлык катнашучыларга да уңышлар теләп калабыз! Татар интернеты файдалы һәм сыйфатлы сайтларга бай булсын иде!

Levis X Jordan 6

Фикерләр

Алия исемле кулланучы сурәте

Әгәр дә татар сайты .com, .info, я башка шундый доменда теркәлгән булып, аның .tatar доменында көзгесе булса, ул ике номинациядә катнаша аламы?

Раил Гатауллин исемле кулланучы сурәте

Хөрмәтле Алия!

Сорауны бик урынлы биргәнсез, бу сорауга җавап Нигезләмәдә әлегә кадәр язылмаган иде. Сезнең сорауны исәпкә алып, Нигезләмәгә төзәтмә кертелде.

Ничә көзгесе булуга карамастан, сайт берәү генә дип исәпләнелә, ә бәйгедә бер үк сайт белән берничә номинациядә катнашу рөхсәт ителми. (Сайтны йорт дип күзаллап карагыз. Анда керү өчен ничә генә ишек куйсаң да, без шул ук йортка керәчәкбез. Без ишекләрне түгел, ә йортны бәялибез.)

Әгәр дә сайт әле артык танылмаган булып, аның көзгесен .tatar доменында ачарга уйласагыз - көзгеләр ясамаска, переадресация булдырырга тырышыгыз. Ягъни төп доменны билгеләгез, башка адреслар буенча кергән вакытта ул сылтамалар төп доменга илтә торган булсын.

Инде элеккеге доменыгыз популяр булып, рейтингы югары булса, Вебмастер буларак махсус процедуралар ясарга онытмагыз. Яндекс.Вебмастер һәм башка шундый хезмәтләр кулланып бу турыда күбрәк мәгълүмат ала аласыз. Дөрес переадресация ясаган очракта, сезнең сайтның рейтингы сакланып калыр. Үзебезнең .tatar доменында да югары рейтинглы сайтлар булсын иде, дигән теләктә калам.

Ихтирам белән, бәйгенең җитәкчесе Раил Гатауллин

Фикерләр